Логотип «Мәйдан» журналы

Тәртипле сатучы илә намуслы талаучы

Кибеткә карак керде, ди. Ул нишли?

Ул сатып алучы булып кыланып, тегесен-бусын сайланып маташа да, шул арада шыпырт кына күзе-күңеле төшкән берәр нәрсәне кесәсенә яки изүенә, яки җиң эченә шудыра. Артык шома, оста  карак булса, сумкасына ук яшерүе бар. Аннары ул арзан гына берәр товар ала да, дөньяда бер намуслы кешедәй кассага акча түләргә юнәлә. Гөнаһсыз, сабый карашын кассирга туп-туры төбәп, акчасын соңгы тиененә хәтле түләп, тавыш-тынсыз гына чыгып китә. Беркемгә тими, беркемне кимсетми-рәнҗетми. Сезнең каршыда әүлиянең үзе, күктән төшкән фәрештә булыр. Әгәр ялгышып тотылса да, ул бу хәлгә гадәттән тыш аптыраган-рәнҗегән кыяфәт белән басып торыр, әлеге гөнаһлы гамәлдә үзенең  бернинди катышы булмавына бар булмышы, йөзе-сүзе белән сезне тәмам ышандырыр. Ул түгел, сез аңардан гафу  үтенердәй булырсыз.
Ә талаучы андый түгел, ул артистланып, кыланып тормый. Аның мәкерле, яман уйлары йөзенә язылган. Ул үзенең гөнаһсыз бәндә түгеллеген алдан ук белдереп, башына кара капрон оек яки бәйләгән кара башлык киеп керә, һич оялып-уңайсызланып тормыйча, сатучы яки кассирның бугазына берәр нинди корал китереп тери. Күп очракта ул пәке яки пычак була. Ләкин хәзерге алга киткән техника чорында чып-чын пистолет, автомат белән керүчеләр дә җитәрлек. Болар белән шаярырга ярамый. Талаучылар кызу канлы, җитди халык. Алар гел ашыгалар, аларның эшләре гаять мөһим, вакытлары тыгыз. Кибет басу өчен алар шул мөһим эшләрен калдырып торырга мәҗбүр, шуңа күрә бу эшем кешеләрен тоткарламавыгыз, юлларын бүлмәвегез хәерле.  Алар беркем белән дә исәпләшеп тормый. Таларга кергәннәр икән, талыйлар, ике төрле сүз булуы да мөмкин түгел. Талаучыны хөрмәт итәргә кирәк. Әгәр хөрмәт итмисең икән, үзеңә үпкәлә.
Заман үзенекен итә. Безнең сатучыларыбыз да американнардан калышмый, талаучыларга күнделәр кебек инде. Озаграк күренми торсалар хәтта аптырый, борчыла ук  башлыйлар: “Кая югалды соң болар? Бер-бер хәл булмагандыр бит?”
Ясирә нәкъ шундый кайгыртучыларның берсе иде. Шуңы күрә ишектә кара башлыклы кемсә күренү белән, аны күптән көткәндәй, касса тартмасын киереп ачып, андагы акчаларын талаучының сумкасына күндәм генә  тутыра да башлады. Ике арада дусларча сөйләшү булып алды:
- Бүген безне генә талыйсызмы?
- Өлгерсәм, күрше кибеткә дә кереп чыгам.
- Тотмаслармы соң үзеңне?
- Кайгырма, тоттырмабыз.
- Вак акчаларны салып тормыйм.
- Салма. Алары үзеңә калсын, сдачага кирәк булыр.
- Безгә кабат тиз генә килмәссең инде.
- Карарбыз, җай ничек булыр.
Кассада бакыр тиеннәрдән башка берни калмагач, Кара Башлык сумкасын бәйли-бәйли уфтанып куйды:
- Арытты, нервыларның рәте юк. Әллә берәрне җиффәрергә инде? Бир  әле бер акны.
Әле генә талаучының һәр сүзен күндәм генә үтәп торган кызны кычыткан чактымыни,  бөтен эшне бозып, кинәт кенә сату кагыйдәләрен искә төшерде бу:
- Тавышың бик яшь, унсигез юктыр әле сиңа. Күрмисеңмени, язып куйган: унсигезе тулмаганнарга спиртлы эчемлек сату тыела.
- Нишләп тулмасын ди, миңа инде егерме яшь.
- Ышанмыйм! – диде сатучы кыз киреләнеп.
Кара Башлыкның ачуы килде:
- Ышанмасаң мә, кара! – диде ул, кыз алдында паспортын җәеп салып. – Куша белсәң, сана! Сиңа тагын нәрсә кирәк? Давай, сал бер шешәне, түлке яхшысын бир, “Старая Казань”ны. Без бит - патриотлар! Ха-ха-ха!
... Ярты сәгать тә үтмәде “Казан патриотын” үз өенә килеп, кулга да алдылар. Ул бернинди хәвеф-фәлән сизмичә, беркемгә комаучауламыйча, тыныч кына сумкасындагы акчаларын таслап, пакетларга тутырып утыра иде. Чакырылмаган кунакларны күргәч, шаккатудан хәтта катып калды: “Вәт эшләп тә куя болар! Шул арада ничек, кайдан  белгәннәр?” Бу сорау аңа юл буе тынгы бирмәде, кайда ялгыш җибәрүе хакында баш ватты.
Безнең халык Остап Бендер кебек, закон бозмый, хөкүмәт карарларын хөрмәт итә, намуслы гражданин буларак, таларга барганда да паспортын үзе белән ала. Шул илдә дә тәртип булмасын ди инде!!! Кеше ышанырлык хәлмени?!
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар