Логотип «Мәйдан» журналы

Текә тачка.

Фәрит эштән кайтып килгәндә дустын очратты. Римал аңа үз үтенече белән килгән икән:– Дустым ярдәм ит инде. Минем бит тачкамны урладылар, - дип, чак-чак күз яшьләрен генә чыгармый, ялварырга тотынды.Ду...

Фәрит эштән кайтып килгәндә дустын очратты. Римал аңа үз үтенече белән килгән икән:
– Дустым ярдәм ит инде. Минем бит тачкамны урладылар, - дип, чак-чак күз яшьләрен генә чыгармый, ялварырга тотынды.
Дустының өстендәге сәләмә киемнәрен күрсә дә Фәрит аптырамады:
– Ярар, кемнәр урлады? Нинди тачка? – дип сораша башлады.
– Мин беләм аларны. Әле  универмаг артында торалар алар, – дип Фәритне үзе артыннан ашыктырды. – Тәгәрмәчләре дә япунскийлар иде. Ике кулсыз-аяксыз калдым бит...
Дустының зарын тыңлый-тыңлый Фәрит рация аркылы дежурныйга шалтыратып «подкрепление» чакыртты.
– Ике кулсыз-аяксыз калдым бит, – дип зарланды һаман дусты.
Фәрит дусты Римал һәм бер төркем милиция белән универмаг артына килеп кергәндә бомжлар гына тапкан «табышларын» бүлешәләр иде. Милицияләр берәм-берәм дөмбәсләп ташлагач тегеләр хәзер үк тачканы китереп чыгардылар.
Япунский тәгәрмәчле балалар коляскасын китереп чыгаргач барысы да аптырап калдылар.
Римал гына үзенең текә тачкасын кочаклый кочаклый:
– Менә бит минем тамак туйдыргычым. Япунский тәгәрмәчле бит ул, ике кулым, ике аягым бит ул минем, - дип коляска тирәли йөгергәләде.
Баксаң, Римал, бөлгенлеккә төшкән дә, менә шушы коляскасы белән чүплекләрдән шешә җыеп йөри икән.
Коляска эчен дә карады да:
– Монда минем штык-көрәк тә бар иде? – дип көрәк таптыра башлады.
Милиционерлардан куркып, кыйналган бер бомж:
– Аны алып торганнар иде. «Эштә» бит әле ул. Кайту белән сиңа тапшырырбыз, процент белән, – дип калды.
Римал үзенең «эш коралы» табылуга шатланып бетә алмый, урам буйлап коляскасын этә-этә паркка табан атлады.
Фәрит  тә үзенең  элекке дустына «ярдәм» итүенә күңеле булды.
 

Халит ӘБДЕЛМАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от standret

Комментарийлар