Тагын бер могҗиза
Шаян хикәя.
Аркага әйбер аскан килеш олы юлдан кайтырга читенсендем. Авылдашлар очрап, кайда булуым, нәрсә алып кайтуым белән кызыксына, төпченә башлар, дип уйладым. Караңгы төшкәнче шактый вакыт бар, шулай булгач, сукмактан атлау хәерле булыр. Иң мәслихәте – урман аша кайту. Бу вакытта анда кеше аяк салмас, юк эшен бар итеп йөрмәс...
Шушы фикер белән урманга кердем дә үз-үземне битәрләп куйдым: минем ни гаебем бар, нәрсә урлаган? Участок милиционеры Миркасыймнан башкасы берсе дә чут түгел. Аннан гына җиңел котылып булмас. Төпченүнең чигенә чыгар, кан тамырыңа төшәр. Спирт аппараты алып кайтуыңны белә калганда, бер грамм файдасын күрми торып та, күңеле кырланганчы штраф тондырыр. «Күрше планетада яшәүчеләр музейга кую өчен бирделәр моны», – дип тә ышандыра алмассың. Аңлатма язып, күрсәтмә биреп йөри торгач, аяк табаннарың төшәр. Әлтаһир белән Әлбаһадир турында авыз ачсаң, көләчәкләр генә. Бу юлы район хастаханәсендә генә дә туктатмаслар, ерак озатырлар, кайта алмаслык җиргә тыгып куярлар.
Иң мәслихәте – мыштым гына кайтып керү дә аппаратны яшереп кую. Бераздан файдаланырга җае чыгар. Билгеле, техника белән хәбәрдар түгелләр яки техпаспортын укымаганнар аның спирт чыгару җайланмасы икәнлеген дә белмәячәк. Тышкы кыяфәте белән бездәгегә һич охшамаган. Тышкы металлы да күргән-белгәндәй түгел... Ыспайлыгы ис китмәле! Кечкенә бер спирт заводы инде. Кемгә генә эләгә әле ул? Җир йөзендә аңа ия булучы бер мин генә бит!
Бу горурлык хисе күңелемне күтәреп җибәрде. Яфраклары коелып бетеп барган көзге урман хәтәр сөйкемле, күркәм күренә башлады. Әле генә очрашкандай, яфраклары кызыл төскә манылган чаган очларына үрелеп карадым. Алар арасыннан сөзелеп төшкән кояш нурлары кызыл бизәктән генә тора кебек иде. Соңгы яфракларның лепер-лепер җилпенүләрендә ниндидер моң, сагыш сизелгән кебек. Алар: «Бик тиздән коелабыз, агачлар –шәрәләнеп, урман сирәкләнеп калыр», – диләр сыман. «Яз җитү белән, агачлар тагын яшәрер, урман яшеллеккә чумар. Ә менә болар нишләр?» – дип, төбе-тамыры белән ботарланган юкәләргә, ботаклары чабылып гарипләнгән имәннәргә карыйм. Яфрак азык әзерлибез дип нишләткәннәр мескеннәрне! Бу вәхшилектә минем өлеш тә бар. Яу кырына баргандай коралланып, бөтен авыл белән килеп, әле генә җан кергән ботакларны тураклап, пиннекләр бәйләдек. Әлтаһир белеп әйтә, әйләнә-тирә мохитебезне тырыша-тырыша гамәлдән чыгарабыз да, тиңсез батырлык кылгандай, үз хатабызны төзәтергә керешәбез. Шушы хаталар өчен кемнәрдәндер гаеп эзлибез. ...
Чү! Нәрсә бу? Кемдер миңа текәлеп карый! Карашы белән сөзә диярсең... Тән чемердәп куя. Туктыйм. Шөлли төшеп, әйләнә-тирәгә күз салам... Җан-тын юк. Ә нинди караш соң ул? Телепат яки илаһи көч кенә болай тәэсир итә алыр!..
Кузгалам. Атлар хәл юк – аякка потлы таш тагылганмыни? Якты күздә мондый галәмәт нидән булырга мөмкин? Төнгә калганда җен-фәлән дип сылтау табар идең? Төпле фикергә килергә нигез юклыктан аптырашка калганда, кинәт җиңелчә шыштырдык ишетелде... Димәк, мин саташмыйм. Якында кемдер бар.
Тавыш килгән якка караш ташлыйм. Шикләнерлек нәрсә күзгә чалынмый. Инде кузгалып китәм дигәндә, ешкынлык янында басып торган гыйфрит гәүдәгә күз төште. Электр тогы үткәндәй, бөтен гәүдә чемердәп алды, тез буыннарым хәлсезләнде, куркудан тын кысылды, тамак төбенә бәрәңге чаклы төер утырды. Бу хайвани зат ташлана калганда каршылык күрсәтү ниятенә кереп, кесәдән пәкене алдым. Төшкә керсә куркырлык бу тереклек иясенең бөтен тәнен йон баскан. «Горилла гына булмагае!» – дигән шик йөгереп үтте баштан. Аны бик хәтәр усал, гайрәтле дип ишеткәнем бар. Котыра калганда, мылтык көбәкләрен бөгәрли, кешеләрне изеп, өзгәләп бетерә икән, дип сөйлиләр... Шыпан-шыпан гына читләтеп үтү хәерле. Шул ният белән кузгалам. Ул да минем шәйгә атлый. Туктыйм. Ул да туктый... Нишләргә? Кычкырып, ярдәм чакырыргамы? Авылга ерак кына. Кем ишетер? Урманда да җан-тын юктыр, чөнки мондый гыйфритләр киерелеп йөрер идемени?.. Шүрәле булмагае, дип тә шөлләп куям. Тик аңа тартмаган: бармаклары да озын түгел, маңгаенда мөгезе дә юк...
– И-и-и, Ходаем, бүгенге йөрүләрем үз башыма гына бугай! – дип ачынып зарланып алдым.
– Нәрсәгә ризасызланасың?
Кем әйтте моны? Алан-йолан каранам... Берәү дә күренми. Эчтәрәк шул маймыл гына.
– Әллә кешечә сөйләшә инде? – дидем, үзалдыма кычкырып.
– Ник сөйләшмәскә!
– Кем син?
– Мине төрлечә атыйлар... Кар кешесе турында ишеткәнең бармы?
– Синмени инде ул? Безнең якларга каян килеп чыктың?
– Юл уңай гына, – ди теге, баскан урыныннан кузгалмыйча.
– Шулайдыр. Безнең тирәдә сезнең затны күрүчеләрне ишеткән юк. Газеталардан укып кына беләбез сезнең турыда, – дидем, чынбарлыкны белдереп.
Курку бераз үтте. Кешечә сөйләшә белгәч, ничек тә уртак тел табып булыр, дигән ышаныч барлыкка килде.
– Син нишләп миңа иярдең? Авылга чаклы шулай кайтмакчымы? – дип кызыксындым.
– Юк. Мин авылга аяк басмыйм. Кешеләрдән куркам.
Хәзер безнең белән шулкадәр мавыктылар, эздән калмый йөриләр, безнең барлыкны, ягъни җир йөзендә яшәвебезне раслау өчен, теләсә нәрсә эшләргә әзер торалар. Башыңа җитүләре бик ихтимал. Тыныч урын эзләп, каңгырып йөрергә генә калды. Тик тынлык табып булмый... Минем сиңа иярүнең сәбәбе шул: ярдәм кирәк. Капкынга бастым, – диде маймыл, уң аягын күтәрәсе итеп.
– Сынмадымы?
– Юк. Тиресе нык суерылды. Бәйләргә иде.
– Кил бирегә. Карыйк. Бәлки, берәр әмәлен табарбыз, – дим тегеңә. Кирәге тоткач, куркып-нитеп тормады, килде...
– Коры килеш кенә бәйләсәк, азып китүе ихтимал. Их, йод яки спирт булса иде! – дим, аның аяк җәрәхәтен карап. Шул чак спирт алу мөмкинлегенең барлыгы кылт итеп искә төште. – Кирегә борылып, чөгендер басуына сугылмый булмас...
Кар кешесе ни өчен икәнлеге белән кызыксынмады, миңа иярде. Урман читенә җиткәч, аппарат янында утырып калды, ә мин чөгендер басуына кердем. Ун минут үтмәгәндер, ярты капчык чөгендер җыеп килдем.. Инструкциягә күз төшереп алгач, чөгендерне янәшәдәге күлдә чайкап, аппаратның казанына салдым. Аппарат аккумуляторга да эшли икән. Кирәк вакытта аны кер юу машинасы итеп тә, суыткыч итеп тә файдаланырга мөмкин икән. Инструкциясендә шулай күрсәтелгән. Алтынга биргесез техника! Файдасын күрергә генә язсын!
Аппарат дер-дер килеп, акрын гына эшләп утырганда, без танышуны дәвам иттек.
– Син безнеңчә сөйләшергә каян өйрәндең? – дигән сорау бирәм.
– Кешегә якын яшибез. Ягъни кешеләр безгә якынайды. Урман кисүчеләрнең сүзләренә колак салып, күп нәрсәгә өйрәндек, – диде ул.
– Сездә исем белән йөртү бармы?
– Әлбәттә! Мине, мәсәлән, Аймал дип йөртәләр. Хатыным мәрхүмә шулай атый иде...
– Хатының үлдеме?
– Әйе, Ырынбур далаларында нурланыш авыруы эләктереп, шуннан мантый алмады. Шул якларда, тау-таш араларында яши идек, – диде Аймал моңсу гына.
– Хәзер кай тирәгә сәфәр тотасың соң? – дип кызыксындым.
– Тайга якларына. Анда бераз тынычрак...
Аппарат эшләүдән туктады. Казанын ачтым. Борынны ярып спирт исе керде. Төенчектән көрәшкәне чыгарып, чумырып спирт алдым да ипи кисәкләрен алга куйдым. Ризыкларны күргәч, Аймал борынын җыерып, авыз читен ялап куйды. Ашыйсы килүе сизелеп тора тегенең.
– Башта яраны бәйлик, – дим, төенчек чүпрәген ертып. Аны спиртка манам да Аймал аягындагы ярага каплыйм. Ачыттырды, күрәсең, ул авыр итеп ыңгырашып куйды.
– Түз, аның урынына спирт азып китүдән саклый, микробларны үтерә, – дип аңлатам тегеңә бу сыекчаның тәэсирен. Сызлавы да бардыр, олы капкын булган, каты эләккән. Аяк тиресен нык суерган.
Яраны бәйләп бетергәч, хәлен җиңеләйтү исәбе белән, бер көрешкә спирт салып бирдем.
– Аякны да бик ачыттыра, авызны нишләтер? Куркам. Үзең эчеп күрсәт, – ди Аймал. Безнең оч Әхмәй белән бер. Аның да, кеше эчми торып, авыз итә торган гадәте юк. Гомере кадерле, әллә ни булуыннан шөлли... Нәрсәсен уйлап торырга? Төбенә кадәр чөмереп куйдым да рәхәтләнеп ипи ашый башладым. Бик тәмләп чәйнәдем бугай, Аймал түзмәде, эчәргә риза булды. Рәттән икене бирдем тегеңә.
– Оҗмах эчемлегедер бу! Хәтәр кәефләндереп җибәрде, – диде ул, түгәрәк ипинең яртысын суктырып куйгач. Аракы күзсезне күзле итә, гарипне терелтә, диләр, спирт маймылдан да җырчы ясап куйды. Җиргә сузылып ятты да, «Баламишкин»ны сыздырып җибәрмәсенме...
Без эчәбез балларны,
Бал бетерми малларны.
Атадан бала яшь калса,
Шул бетерә малларны...
Ис-акылларым китте! Каян белә ул безнең җырны?
– Урман кисүчеләрдән отып алдым. Бик матур җыр, – ди теге, бер дә исе китмәгәндәй. Сөйләндерми тор әле дигәндәй, кулын селки, җырын дәвам итә:
Без – алай малай түгел,
Без – болай малай түгел...
Соңгы ике юлны мин дә күтәреп алдым:
Су сипкәнгә тутыгырга,
Без кара калай түгел...
Артыграк мавыгып киттек бугай, Аймал, шомланып, тирә-якка колак салды, каранып алды. Шикләнерлек тавыш ишетелми, хәрәкәт сизелми иде. Шулай да ул:
– Бүре кебек улап утыру файда бирмәс, юлчының юлда булуы хәерле, – дип кузгала башлады. Затлы нигъмәт ашаганнан соң дога кылган мулла кебек укынып алды, күп итеп рәхмәт әйтте. Күңелем эреп тыңлап тордым аны. Хикмәт кыяфәттә түгел икән. Маймылга тартым бу адәми затның эчкерсезлеге, тыйнаклыгы гаҗәпләндерде. Кызганыч, аерылу ямансу булып китте.
– Әллә, – мин әйтәм, – урманда берүзең каңгырып йөргәнче күктәге кешеләрнең төшүен көтеп, алар белән менеп китәсеңме? Анда сиңа бервакытта да куркыныч янамас иде.
– Аларда минем кайгы юк. Киңәшеңә рәхмәт. Мин җиргә күнеккән. Әнә, син дә әйләнеп төштең бит, – ди ул.
– Күрдеңмени?
– Әйе. Артыңнан бер хатын да йөгереп килгән иде, бик аздан җитешми калды. «Урладылар!» – дип кычкыра-бакыра кирегә йөгерде...
Күңел сизенде, йөрәк кысып куйды: ул минем хатын булырга тиеш. Ышанмаган, шикләнгән, арттан күзәтеп килгән инде. Ярый җитешә алмый калган. Хатынын ияртеп килгән дип, мине битәрләрләр иде...
Караңгы төшкәнче авылга кайтып өлгерергә кирәк. Монда кагаеп торудан мәгънә юк. Йөкне иңсәгә салгач, Аймалның кулын рәхәтләндереп кыстым, аңа хәерле юл теләп, үзем дә авылга таба атладым. Аймал авыз эченнән «Карурман»ны көйли-көйли китеп барды, миңа соңгы тапкыр кулын изәп, куе куаклар арасына кереп югалды...
Спирт үзенекен итте. Авылга якынлашканда мин шактый җиңеләйгән идем инде. Кайтып җитәрәк:
Без эчәбез балларны... – дип җырлый ук башладым.
– Хәтәр икән! Авыз күтәреп очар чагың бит! – дип каршылады мине капка төбендә карлыккан тавыш. Мин аны танып алдым.
– Исәнме, мулла абзый? Нинди йомыш ташлады? – дидем.
– Мин синең абруеңны арттырып йөргән булам. «Фәрештәләр күргән», – дим, ә син, эчкән килеш, авыл тутырып бакырып йөрисең! Мөфти янына барырлык кешемени син! – дип битәрли генә бит. Бу сүзләрне ишетүгә, минем кызган баш тагын да җылыныбрак китте.
– Мулла абзый, «Мөфтигә җибәрче», – дип, мин сиңа ялындыммыни? Җыен карт-корыны ияртеп килеп, үзең үгетләдең. Икенчедән, минем фәрештәләр күрүем хак. Фәрештәләрне күрмәсәм дә, изге җан ияләре белән очраштым. Алар белән күзгә-күз карап сөйләштем. Корабларында очтым, ясалма планеталарына төштем, – дип тезеп киттем.
– Төштең фәлән җиремне! – ди бу.
– Чү, мулла абзый, бисмиллалы авызга сүгенү килешми, авызыңнан иман качмасын... Канымны кыздырма. Тегеләр килә калганда, сине биреп җибәрәчәкмен. Әнә, куйсыннар музейларына. Анда нәкъ мулла гына җитми иде. Шунда таш кебек катып торырсың. Аңладыңмы? – дим, Шәмсетдинне куркытырга теләп. Кая ул!
– Чистый хыялый икәнсең, энем Миңнәхәт! – дип гаҗәпләнүеннән башын чайкый мулла абзый.
– Ышанасыңмы-юкмы – анысы үз ихтыярыңда. Иллә мәгәр алар изге җан икән, бу сүзеңне гафу итмәсәләр, сине бәхилләмәсләр. Тәмуг кисәвенә әйләнүең бар. Фани дөньяда кылган гыйбадәтләреңнең берсе дә кабул булмас, – дип, тегене шүрләтергә телим. Һич кенә дә шикләнергә уйламый.
– Тәмам шайтан икәнсең! Шайтанның да иң олысы – Иблисе. Икегез дә хыялый: үзең дә, хатының да...
– Син хатынга сүкәлмә. Монда аның катнашы юк. Әнә, үзеңнең мичкәң белән булыш, – дидем, тәмам ачуым кабаргач. Төртелсен әле, аның хатыны яңгыр суы җыярга куела торган колачлы мичкә юанлыгы бар.
– Килбәттә түгел мәсьәлә, акылда, – дип үзенчә сукалый бирде Шәмсетдин. – Әнә, хатының хыялыйга әйләнеп, бүлнистә ята.
...Мин айнып киттем. Өйгә ашыктым. Ләкин ишек бикле иде. Тәрәзәгә дә күз салмаганмын. Эчтә ут юклык әллә кайчан шөбһәләндерергә тиеш иде югыйсә...
– Син аның хастаханәдә икәнлеген каян беләсең? – дип сорадым капка төбендә үзалдына сөйләнеп торган Шәмсетдиннән.
– Алып киткәннәрен күрдем. Машина белән килделәр, – диде ул, үпкәле тавыш белән.
– Әйдә, кереп сөйләшик, бүрәнә аркылы бүре кугандай булмасын, – дип, авыл мулласын өйгә әйдәкләдем. Ут кабызгач, Шәмсетдинне түргә утырттым. Ул дога кылган арада, ашау бүлмәсенә алып чыгып, аппараттан спиртны агызып бетереп, ике стаканга салып, Шәмсетдин каршысына китереп куйдым.
– Кайгы-хәсрәтне йомшартыйк, ичмасам, берәрне тотыйк, – дим аңа.
– Дөньяда юк бу хикмәтне каян таптың? – дип сорый мулла, аптырап. Гаҗәпләнерлеге дә бар шул. Район үзәгеннән килеп, авыл җыены җыйдырдылар һәм аеклар зонасына керәбез, кибетләрдә аракы затын саттырмыйбыз, эчмибез, дип тәүбә иттереп, кул күтәрттеләр. Ирләр каршы чыгып караганнар иде, кая инде аларга! Хатын-кызлар авызларын да ачтырмадылар. «Аракының авылга духы да кермәсен», – дип кара яу кордылар. Аларча булды, аеклык зонасы ясадылар. Шуннан бирле авылга исерткеч эчемлекләр кайтмый. Тик эчкәннәр һаман шөгыльләрен дәвам итәләр. Күрше авылдан алып кайталар. Аракы эзләүче хатыннар да күбәйде. Хәзер алар үз ялгышларын аңладылар аңлавын, ләкин соң инде. Утын, печән кайтарту өчен ярты таба алмый тилмереп йөриләр. Кунак килсә, шәһәрдән туган-тумача кайтса, башка кайгы төшә. Оятыңны артка куеп, көмешкә куучыларга, бал коючыларга баш иеп барырга мәҗбүр буласың...
Шәмсетдин абзыйның менә шундый хәлләргә аптырап әйтүе иде. Хәзер аракы табу зур батырлыкка чутлана бит...
– Кешесенә күрә бар икән! – дип юри мактанасы иттем.
– Сыйлау теләгең өчен рәхмәт, әмма сиңа артыгын эчәргә ярамый, – диде Шәмсетдин, минем күзгә карап. – Күзеңә тәлинкәләр генә түгел, табаклар да күренә башлавы ихтимал...
– Нигә алай әйтәсең, Шәмсетдин абзый? Мин алкашмы?.. Түгел! Саташып йөргәнемне әллә күргәнең бар? Ә?
– Юк.
– Шулай булгач, гөнаһтан шүрлә. Миңа нахак бәла тагасың бит.
– Миннән генә калса ярар иде дә соң, халык сөйли бит. «Әхмәтнең күзенә җеннәр күренә икән. Оча торган тәлинкәләр белән саташа. Хатыны да үзенә иярә башлаган, җиңеләйгән», – дип авыл тутырып сөйлиләр... Син шуңа нәрсә әйтерсең?..
Аның белән бәхәскә кермәдем. Мин күргәннәрне үз башыннан үткәрмәгәннәр аңларлык маҗаралар түгел шул. Ничек исбатлыйсың? Кем ышаныр? Әлбәттә, мине җүләргә санаячаклар. Мөгаен, эндәшми калуың, хисләргә бирелеп китеп, сәер сәяхәтчеләр белән очрашуны искә алмау хәерледер? Вакыты җиткәч, бөтенесе дә ачыкланыр. Тәлинкәләрне күрүчеләр дә табылыр...
Шушы фикергә килеп, тәлинкә, кар кешесе хакында ләм-мим сүз ычкындырмаска, дигән төпле карарга килдем...
Иртән хастаханә ачылганчы, мин бусага катында идем инде. Хәрәкәт башлануын көтәм. Ара-тирә тәрәзәләргә күз салам: хатынны күрмәмме дип өметләнәм. Тәрәзәләрдә, ичмасам, берәр шәүлә чалынса иде! Авыру кеше кузгалыр чакмыни! Сау-сәламәтләр дә рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Мин җүләр генә аяк өсте. Үзем китереп чыгарган хәсрәт үземнең башка төште. Хәзер берни кылыр хәл юк...
Чү! Кем шәүләсе бу? Минем хатын түгелме? Юк, икенче хатын-кыз. Ишарә дә ясый алмый калдым, хатынны тәрәзә янына чакырттырасы иде... Тагын икенче кыяфәт... Монысы таныш сөяк, минем Гөлсинәм... Якын килеп, тәрәзә пыяласына капланам. Хатын, мине беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпсенеп карый. Үз күзенә үзе ышанмагандай кылана. Әллә танымады инде? Ишеккә килергә өндәп, мин аңа кул изәдем. Үзем дә шунда киттем. Хатын атылып килеп чыкты да минем муенга асылынды, үкереп еларга тотынды. Һич кенә дә тынычландырыр җаен тапмыйм. Мин әйткәннәрне колагына да элми.
Елау аңа бераз җиңеллек бирде. Тынычлана төшкәч, мине битәрли башлады:
– Син мине тәмам хыялландырасың инде! Мин бит барысын да күрдем. Сине алып киткәннәрен дә... Нигә миңа әйтмәдең, нигә яшердең? – дип кыса.
– Син барыбер ышанмас идең, – дим.
– Сиңа анда ни калган иде соң? – ди хатын, бармагы белән югарыга төртеп күрсәтеп.
– Менеп төшәсем килде. Музейларында булдым... Спирт чыгара торган аппарат та алып кайттым...
– Шунда менеп алмасаң, көмешкә кугычлар җирдә беткәнмени? – ди хатын, мине битәрләп. Аппаратның күп һөнәргә ия булуы да аны гаҗәпләндермәде.
– Өйгә дә кертмә! Суыткычыбыз да, кер юу машинабыз да бар. Савыт-сабаны кулдан да юа алам, – дип кырт кисте.
– Хәзер илтеп бирә алмыйм бит инде, – дип, хатынны калыпка кайтармакчы булам.
– Хет сат! – дип үзенекен сөйли...
Аппаратны кая да булса олактырырга килешендек. Шуннан соң гына хатын тынычлана төште. Ни өчен монда эләгүе белән кызыксындым. Минем менеп киткәнне күргәннән соң, аның йөрәге тоткан. Көч-хәл белән кайтып килгән чакта, юлда авылдашлар очрап, машинага утыртып алып кайтканнар да хастаханәгә илткәннәр. Минем тәлинкәдә очуны сөйли башлагач, саташа дип шикләнгәннәр дә әле. Ярый, тирәнгә кергәнче туктап калган. Югыйсә Казанга ук җибәрү ниятенә кергән булганнар. Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, дип юкка әйтмәгәннәр шул!
Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от LipikStockMedia на Freepik
Комментарийлар