Логотип «Мәйдан» журналы

Сыер койрыгы

Шаян хикәя.

Бу Гомәрнең нәфесе һич туя белмәде. Гаражында тузан җыеп яткан машинасы янына буявы да кибеп өлгермәгән өр-яңасын алып кайтып куйды. Шәһәрдән төн уртасында кайткангамы, Гомәр яңа машинасын урамда, капка турында гына калдырды. Ә иртәгесен күршесе Кәҗә Камиленең мүкләк сыеры, көтүгә чыгып килгәндә, елкылдап торган машина янында гаҗәпсенеп туктап калды. Нишләмәк кирәк, сыер һәрчак сыер булып кала инде ул. Бераз шаккатып торгач, мүкләк зур кытыршы теле белән машинаны ялап карады да чыбыркыдай иләмсез койрыгы белән тәрәзәсенә шартлатып сугып та җибәрде. Бу хәлне тәрәзәдән күреп өлгергән Гомәр хатыны Фәхерниса, әрнүенә чыдый алмыйча, тимер көрәк болгап, урамга атылып чыкты. Чыгып кына калмады, җан ачуы белән мүкләкнең сыртына берне кундырды да. Юкка рәнҗетелгән хайван, койрыгын кысып, көтүгә чапты, Фәхерниса тынычланып капкасына борылды. Шушы урында бу вакыйгага нокта гына куясы да бит. Булмастыр шул.
Әнә чатан Әсмабикә, мин генә күрдемме икән дип, як-ягына каранып, аксарга да онытып, Кәҗә Камиле капкаларына титаклады. Хуҗаның өйдә булмавы аның өчен бигрәкләр дә шәп булды. Ир-ат рәхәтләнеп сөйләшергә ирек бирәме соң ул? Әсмабикә сүзен үз киленен тиргәүдән башлады. Сөйли торгач, Фәхернисаның ничек итеп тимер көрәк белән мүкләк сыерның сыртына сугуы турына җиткәч, Кәҗә Камиле хатыны нечкә ирен Фәния безгә утыргандай чәрелдәп куйды. Аннан:
– Бетерде сыерымны, сөтсез калдырды буаз Фәхерниса, – дип кычкыра-кычкыра, урамга йөгерде. Ярсуыннан акны карадан аермаган Фәния койма буенда яткан күгәргән торба кисәген күтәреп алды да Гомәрнең яңа машинасының түбәсенә берне тондырды.
Ходай шулай яраткангамы, хатын-кыз заты башта гамәлен кыла, аннан соң гына, дөрес эшләдемме икән, дип уйлап куя. Фәния дә, кызыбрак киттем, ахрысы, дип уйлап куйды куюын, һәй, ирем яклап калыр әле, шул буаз Фәхерниса Гомәреннән дә өркеп торырга монда, диде ул, үзен үзе юаткандай.
Чыннан да, тыныч кына йоклап яткан Гомәрнең кай җиреннән куркасың ди. Әнә Фәхерниса үзе дә тәмам иза чикте ирен уята алмыйча. Ахыр чиктә: «Фәния яңа машинаңны тимер белән сугып урталай өзде», – дип колагына акыргач кына, уктай урамга атылып чыкты.
– Инде нишләргә, – дип үкерде ачуыннан тилергән Гомәр, машинасы тирәсендә сикергәләп. – Фәниянең үзен урталай өзәргәме, әллә өйләренә ут төртергәме?! Юк-юк, өйләре рәттән тора, икебезнеке дә утырып көлгә әйләнер. «Лутчы шәһәрдәгечә кыланырга кирәк», – дип уйлады ул, бераз тынычлана төшкәч. Шәһәрдә авария-фәлән булып, машиналар бәрелешә калса, ике як та «түбә» эзли башлый. Кемнең «түбә»се көчлерәк, шул җиңә. Монда, парин, ничек итеп сыйлыйсың инде, эш үзеңнән тора. Бу Кәҗә Камиле хатыны тимер белән алай ук нык бәрмәгән бәрүен, шулай да эзе калган. Ызначит, түләтергә кирәк. Әнә, бер дә булмаса, сыерларын сатсыннар.
Шул ук көнне Гомәр, шәһәр базарына барып, иң «кызу» егетләрне машинасына утыртып өенә алып кайтты. Тик нечкә ирен Фәния дә йоклап ятмады шул. Этлек эшләү дигәндә, хатын-кыз заты һәрчак алдыра ул. Иренә генә ышанып бетмичә, саллырак егетләрне Фәния шул ук шәһәрнең икенче базарыннан яллады. Авылга таксида гына элдерттеләр. Шулай итеп, ике як та ныклап торып, русчалап сукалаганда, «разбурка»га әзерләнде. Алдан ук шәһәрдән теге бәндәләр генә чөмерә торган кыйммәтле аракы кайтартылды. Кадерле кунаклар көткәндәй, симез тәкәләр суелды, мунчалар ягылды, мичкә бәлешләр куелды. Моңа тикле күз күрмәгән, колак ишетмәгән сый-нигъмәттән тәмам рәхәтләнделәр ул кичне базар йолкышлары. Ике як күршедә дә бу пәри туе таң атканчы дәвам итте. Нәрсәләр генә вәгъдә иткәндер бу сәрхушләр, анысы хуҗаларга гына билгеле. Тик ике күрше дә бу төнне йодрыкларын төйнәп йоклап киттеләр. Янәсе, иртәгә күрербез кем көчлерәк икәнен.
Ә иртәгесен исә шәһәр зимагурларының эзләре суынган булып чыкты. Гомәрнекеләр хуҗаның өр-яңа машинасына гына утырып элдерткәннәр. Фәния кунаклары да буш кул белән китмәгәннәр: истәлеккә дипме, мүкләк сыерны эләктергәннәр, мөртәтләр!
– Барыбер сөте юк иде аның, – дип зарланган булды күршесенә Фәния, күз яшьләрен сөртеп, буш лапастан чыкканда.
Гомәр исә:
– Түбәсе дим, түбәсе җимерек иде бит машинаның, шуны да күрмәгәннәр, күршекәем, – дип өзгәләнде, сер бирәсе килмичә.
Инде шушы урында, шәт иншалла, нокта да куеп буладыр. Ни дисәң дә, ике күрше дә яңадан дуслашып, бер-берсеннән бик канәгать булып калды лабаса. Ә бу – иң мөһиме, җәмәгать!

 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар