Логотип «Мәйдан» журналы

Шүләпәй

«Авылым мәзәкләре»

Кушаматларның ниндие генә юк бездә! 

Нәбиулла әбзи сүз саен:

– Малай (кыз), шул әпәй, дөрес! – дип сөйли икән. Үзенчә шулай ипи тотып ант иткән инде, алай сөйләшү бар иде бит.

Шүләпәй кушаматы озын гомерле булып, малаена да күчкән.

Бервакыт менә шул Шүләпәй Раиф (туганнан туган иде ул безнең) мәктәптән качкан. Укырга бик яратмый иде. Класс җитәкчесе Шура апа «Раиф кайда?» дип сорый, ди.

– Кайтам да асылынам, дип әйтте ул, – дигән бер усал телле классташы, аны-моны уйламыйча.

Укытучы мондый сүзләрне ишеткәч, нишли инде? Коты очып, аларга йөгерә. Мәктәп авылның бер башында, Раифларның өе икенче башта. Өйдә әнисе Фәүзия апа гына, малай күренми.

– Ах, анаңны икән! – ди дә Фәүзия апа Шура апа белән бергә малаен эзләргә чыга. Дөньясын онытып уйнап йөргән малай үзенә таба килгән чәчләре-башлары тузган әнисе белән укытучысын күрә дә башка якка элдертә.

Классташ малаеның нәрсә әйткәнен белмәсә дә, дәрестән качкан өчен анасыннан яхшы ук эләгәчәген белә бит инде.

 

Лилия ФӘТТАХОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pikisuperstar

«Мәйдан» № 2, 2024 ел

 

 

Комментарийлар