Сөенәм
Шаян хикәя.
Сөенәм, җәмәгать, бик сөенәм мин, чөнки хатыным чибәр – дәрәҗәле! Шахмат сөючеләр клубында җыештыручы булып кына эшләсә дә, “Мерседес”ка гына утыртып йөртәләр үзен! Аның сүзен тыңлап, мин дә шунда эшкә урнашырга киттем бер көнне. Мин дә бит шахматлар атаклы ясаучы оста гына түгел, матур итеп ясаган шахматларымда шахмат җене кагылганнарны сокландырырлык дәрәҗәдә уйный белүче дә! Шундый июнь һөнәрне кемнең инде тиешле урында камилләштерәсе килмәсен?! Шулай уйлап барып кердем директорның мәрмәр идәнле, өр-яңа компьютерлы иркен бүлмәсенә. Ә ул – яртылаш ак башлы һәм “с” урынына “ш” әйтеп сөйләшүче Шамат, тфү, Самат – мине генә көтеп торган кебек, әйдә, беренче йөрешне син яса! – димәшен... тьфү, димәсенме.
Тәвәккәлләп мин бу йөрешне ясадым. Уен уртакка тәмамланды. Аннары тагын уйнадык, тагын: нәтиҗә һаман уртак! Унбишенче уен да уртакка төгәлләнгәч, директор компьютер экранында пәйда булган кызыллы-аклы билгеләргә бакты:
– Чыннан да хикмәтле икән син! Эшкә биш куллап кабул итәм! Сөяркәң бармы?
“Юк”, дип әйтмәсәм дә, эчемнән генә “булыр Саматулла бирсә” дидем.
Шуннан мин “Ялкын” дигән ял йортында Шаматтан, тфү, Саматтан башка гына гөрләп үткән шахмат турнирыннан, җилкенеп, өйгә кайтып кердем дә хәләлемнең көпә-көндез эшкә бармыйча, чишенеп, йоклап ятуын күреп, кычкырып җибәрдем:
– Вир-ра!
Флотта флагман булып хезмәт иткән кемсә бит мин!
– Ярый алайса, майна! – дидем дә, дөбердәп, кухняга барып кердем.
Берзаман нечкә тавышлы җефетем өч иякле сөяркәм белән тоткан шикелле чиелдап кычкырып җибәрмәсенме:
– Ә-ә, майлымыни? Майлыдыр шул!..
Җаныма җылы булып китте. Белми икән әле! Мине элеккечә су буенда, вакыт әрәм итеп, балык тотып утырган дип кенә уйлый икән. Мин бу юлы ул балыкларны сатып алып кайттым ич!..
Чү! Хатынкаем шыпырт кына ишеккә таба бара? Әйе, аның шулай ничәдер көнгә өйдән китеп югала торган гадәте юк түгел!
“Ярар!” дидем дә, уң кулыма шахмат тактасын, сулына калын гына теория китабын тотып, идәнгә, палас өстенә утырдым.
Шомарган тиендәй ялт итеп, сөекле хатыным кайтып кергәндә минем кызылча йөзем партизанныкы шикелле йонга төренеп беткән иде инде. Хәләлем-бәгырькәемнең ниндидер сөенечен минем белән бик теләп уртаклашасы килә, ахры.
– ...шул уңайдан файдаланып, янашым, авылга кагылдым да балаларыбызның хәлләрен белеп килдем бит әле! – ди. Аннары муенымнан кочып, җилкәмнән какты һәм: – Ий, акыллы да соң син! – дип, букчасыннан тегесен-монысын чыгарып салгач, хәләлем ак беләгендәге сары чылбырлы бүләк сәгатькә текәлде.
Шул мизгел телефон шалтырады. Шамат, тфү, Самат лабаса!
– Туганкаем, нинди теләгең бар, әйт, үтим! – ди. – тавышыннан кызмачалык сизелә!
Нидер тоеп өлгергән хәләлем нәзек билле гәүдәсе белән миңа елышты:
– Парижны күрәсем килә, әтисе! Парижны...
Мин аның кап-кайнар җиткердем.
– Булыр, көт! – диде хөрмәтле түрәкәем.
Ике атна да үтмәде, без инде менә Көнбатышка... Без дигәнем: мин, Самат һәм җефетем инде! Әтрафымдагы чит ил кешеләренең сөйләшүләренә караганда, Афинага очабыз бугай! Ни өчен Парижга түгел?.. Анысын белмим. Хәер, минем өчен Мадридка очсак та барыбер инде! Чөнки мин ул илләрдә яшәүчеләрнең телләрен аңламыйм: шахматчылары белән акыл көчен сынашыр өчен, үз телемдә уйлый алуым бик җиткән!..
Әнә Шамат, тфү, Самат та, уйларыма теләктәшлек иткән сыман, елмая! Хәләлем исә, ачуымны китереп, гел бер сүзне тәкрарлый:
– Африкада җәй уртасы икән! Бу – бүлеккә бирелгән – калын, авыр ак бозау туным белән нишләрмен инде анда?!
Бәхеткәме, әллә бәхетсезлеккәме, лайнерыбыз кинәт Төньякка таба борылып оча башлады! Озак та үтмәде, без, исән-аман гына, Мурман каласына килеп төштек! Монда кыш шул әле! Хатыным сөенә: чын, тере ак аюны күрдем бая, картым, ди. Шуннан без “Морж” атлы кунакханәдә төнне үткәреп, иртәгесен аэропортка килдек. Билетлар кулларыбызга эләгүгә үк, директорым шундагы бер зур лайнерга менгереп утырткан иде, йоклап киткәнмен! Уянсам, малай, күзләрем әллә нинди якты нурлардан чагылыпмы чагыла! Баксаң, ул нурлар Сөембикә манарасы очындагы алтын айдан кайтарыла икән! Бәрәч, Казан ич бу!.. Ә тегеләр: җефеткәем белән түрәкәем кайда?! Хи, кичә алар мине югалткач, Парижга очучы лайнерга утырып, ап-аяз күккә күтәрелгәннәрдер дә...
Чү! Хатынкаем кайтып килә? Әйе, ул!.. Баксаң, кичә җефетем утырган лайнер кинәт кенә Көньякка борылган да, Волгоградка барып төшкән, имеш. Шахматчылар башлыгы исә, яңадан-яңа шартнамәләр төзү нияте белән, Көнчыгышка төбәлеп очкан!.. Ярый әле сары кашкаемның бирегә ялгызы гына кайтырга башы җиткән, теге шакмакларда уйнаучыларның иң кәттәсенә ияреп, җәһәннәмдәге Токиога китеп бармаган, шуңа сөенәм!
Мансур ШАҺИМӘРДӘНОВ
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар