Логотип «Мәйдан» журналы

Шифалы гөмбә

Кафия түтине, ашый торган дип агулы гөмбә сатканы өчен, шул гөмбәне ашатып үтермәкче булдылар. Әмма түтинең организмы бу гөмбәгә эһ тә итмәде. Хәтта бу агу аның бөтен чирләренең башына җитте.Бу вакыйг...

Кафия түтине, ашый торган дип агулы гөмбә сатканы өчен, шул гөмбәне ашатып үтермәкче булдылар. Әмма түтинең организмы бу гөмбәгә эһ тә итмәде. Хәтта бу агу аның бөтен чирләренең башына җитте.
Бу вакыйгадан соң ул ел героена әйләнде. Горбачевка хәтле: «Их, картада бу авылның барлыгын элегрәк белсәм, Раиса Максимовна бүгенгә хәтле сау-сәламәт булыр иде», – дип әйтә икән.
Хәзер урманда бер генә агулы гөмбәне дә калдырмыйча чүпләп кенә торалар. Ул гөмбә генә ашап көн күргән куян, керпе кебек җәнлекләр нишлидер, анысын берсе дә уйламый. Гөмбәсен генә түгел, үскән урынын да ялмый-ялмый ашыйлар икән, дип тә сөйлиләр.
Урманда ялгызың гына йөрү дә куркыныч. Һәр агач төбе саен гына түгел, һәр куак төбендә дә гөмбә үскәнен сагалап торалар. Төртеп чыга башлау белән, кем өлгер, шул авызына каба. Йотып өлгерсә өлгерә, өлгермәсә – тончыга.
Гөмбә ашагач урман өстендә кош кебек очып йөрүчеләр күбәйде. Гөмбә тәэсире беткәч, кире төшәләр төшүен. Әллә ничә кеше җайсыз төшеп, берничә җирен сындырды. Гөмбә агуы иң табигый, иң тәэсирле, иң арзан һәм иң файдалы наркотик матдә булып чыкты.
Хастаханәләр акчасызлыктан интегәләр иде. Авыр операция алдыннан авыруларга гөмбә генә каптыра башладылар. Бөтен җирләрен тураклаганда да сизмиләр, рәхмәт төшкерләре. Вакыт-вакыт очарга талпынулары белән генә операция вакытында комачаулык тудыра язалар.
Кыска гына вакыт эчендә урмандагы гына түгел, урман тирәсендәге бушлыкларда да гөмбәнең духы да булмаган катламнарга хәтле юкка чыкты. Күктә кошлар кебек очып йөрү ләззәтен татыган кешеләр, теләмәсәләр дә, җирдә йөри башлады.
Тик бер айныгач, аларның организмы агу сорап интектермәде. Сораса да каян аласың – урман зур янгыннан калгандай карайган иде. Вакыт-вакыт аеруча башкисәр егетләр якын-тирәдәге республикаларга чыгып, гөмбә ашап карасалар да, аларның агуы Кафия түти гөмбәсенеке кебек булмады. Шунда ук үтерде.
Кафия түтинең даны тирә-якка таралды. Рәсәйнең бернинди дә дару алмаган хасталары һәм айнымас наркоманнары гөмбә үскән туфрак катламының барлыкка килүен түземсезлек белән көтәләр. Тик белгечләр фаразынча, бу катлам барлыкка килсен өчен бер гасыр вакыт кирәк икән.
Гөмбә яратучылар ул көннәргә хәтле яши алуларына ышаналар. Чөнки Кафия түти йөргән болыннардагы гөмбәләрне ашап берәү дә үлмәде, ә түти үзе унҗиде яшьлек кызлар кыяфәтенә кереп, уналты яшьлек Сабирҗанга кияүгә чыкты, күптән түгел генә берьюлы өч игезәк бәби тапты. Бүтәннәр ул дәрәҗәгә үк барып җитмәде, чөнки алар башта гөмбәне куркыбрак кына капты, файдасын белгәч, әзрәк эләкте. Шулай да, андый гөмбә калган бер чытырманлык бар, диләр. Ихтимал, бу хәбәр дөрестер – йөз яшьлек Хәсән карт унбиш яшьлек Диләрә янына титаклап йөри башламас иде.
 

Сәмига СӘҮБӘНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар