Сатканнар
Шәүкәт белән Фаик бик дуслар була.
Фаик абыйлар (безгә туганнан туган) күршебездә тора иделәр. Әни аларны укытты. Бервакыт Шәүкәт өенә кайтып килгәндә, әнинең алардан чыгып баруын күрә. Шик корты төшә бит инде хәзер: укытучы тиккә генә йөрмәс.
Әнинең күздән югалганын качып кына карап тора да абыйсы Фәргатьтән:
– Сурия апа нишләп йөри бездә? – дип сорый.
– Сез бит мунча тәрәзәсеннән карагансыз аларның! – ди абыйсы күз дә йоммыйча. Элек андый гадәт тә була.
Шәүкәт «юк» ди инде, тизрәк Фаикларга йөгерә. Шулай-шулай дип әйткән Сурия апа, без бит аларның тәрәзәсеннән карамадык, нишләп безгә алай килеп әйткән, ди. Мәктәпкә барырга куркалар хәзер. Җыеналар да безгә киләләр.
– Сурия апа, сез безгә килгән булгансыз. Без сезнең мунча тәрәзәсеннән карамадык бит, нишләп алай әйттегез? – диләр.
– Абау! – ди әни. – Сезнең әле шундый гадәтегез дә бармыни? – ди, шаккатып.
Ул Шәрифә апаны, Шәүкәтләрнең әнисен, ашка дәшәргә барган була.
Лилия ФӘТТАХОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
«Мәйдан» № 1, 2024 ел
Комментарийлар