Онытылмас минутлар
Хикәя.
Кәрим абзый белән Рәмзия ханым — гашыйклар. Ихтимал, шунлыктандыр, алар бер-берсенә гаҗәп тиң, пар килгәннәр. Кәрим абзагыз иллеләр өстендәге буе-сыны бик төз, бик егәрле, чын ир кеше — ир солтаны! Ә Рәмзия ханым кырыклар тирәсендәге гаҗәеп сылу, нәфис, мөлаем бер хатын. Йөзе дә аның кызларныкы кебек чиста, алсу, күзләре якты, кашлары нечкә. Картая белми торган токымнан булса кирәк.
Имештер, кешеләр туган чакта ук үзләренә билгеләнгән ишләре белән туалар, тик күп очракта алар бер-берсен таба гына алмыйлар. Ә менә Кәрим абзый белән Рәмзия ханым бик соңга калып булса да, ниһаять, бер-берсен тапканнар һәм, табигый инде, ялкынлы дәрт белән яратышып-якынаеп та киткәннәр.
Ләкин без капчыкта ятмаган шикелле, яшерен мәхәббәт тә озак билгесез булып кала алмый, иртәме-соңмы барыбер төртеп чыга ул. Моның өчен берәр таныш-белешнең ишетеп яки күреп алуы гына кирәк — шомлы хәбәр шунда ук тиешле җиренә барып та җитә.
Шуннан соң инде... Шуннан соң менә алар, ягъни Кәрим абзый белән Рәмзия ханым, заманча бик шәп җиһазлы иркен квартираның бер бүлмәсендә икәү генә утыралар. Дөрес, бер-берсеннән читтәрәк утыралар һәм бер-берсенә карамаска тырышалар. Әмма тыныч үзләре... Бәйрәмчә киенгәннәр: Кәрим абзыйның өстендә ак нейлон күлмәк белән бик килешле утырган кара костюм, ә Рәмзия ханымда ачык изүле, тар билле күк күлмәк, аягында французский туфлилар.
Алар көтәләр, әйе, каушамыйча сабыр гына үзләренә хөкем чыгарылуын көтәләр, чөнки күрше залда гына ике гаиләнең әгъзалары бу ике гашыйкның язмышын хәл итәр өчен үзара җитди киңәш корып утыралар. Ябылып бетмәгән ишектән аларның сөйләшүләре ишетелә. Гаҗәеп нәрсәләр ишетелә аннан...
Мәсәлән, Кәрим абзыйның хатыны Бану апа ашыкмыйча, тыныч кына болай сөйли:
— Мәхәббәткә каршы нәрсә әйтеп була? Мәхәббәтне кешенең иң саф, иң изге хисе, диләр. Мин үзем дә моңа ышанам. Шулай булгач, кешене кемгәдер гашыйк булганы өчен генә гаепләргә, хөкем итәргә ярыймы, мөмкинме? Аны яратудан тыярга, тиргәргә, каргарга, җәнҗал куптарырга, кыскасы, төрле кыргый чаралар белән аны мәхәббәттән ваз кичтерергә безнең хакыбыз бармы? Аннары бит, әгәр дә аның мәхәббәте чын икән, ниләр генә эшләсәң дә, нинди генә җәһәннәм газапларына салсаң да, аны барыбер мәхәббәтеннән ваз кичтереп булмаячак. Минем янымда калган тәкъдирдә дә ул барыбер үзенең икенче берәүгә булган мәхәббәте белән яшиячәк. Шулай булгач, нигә аны да, үзеңне дә гомерлек газапка дучар итәргә, нигә тормышның астын-өскә китереп, ямьсезләнеп, дошманлашып бетәргә? Иң яхшысы — бу эшне зур фаҗигагә әйләндермичә, тату гына, тыныч кына аерылып куймаскамы? Менә мин шул хакта уйланам.
Бану апа, аз гына тынып торганнан соң тирән сулап, янә болай диде:
— Тагын шуны да әйтәсем килә, Кәрим абыегыз бик тә әйбәт, бик тә намуслы, инсафлы кеше. Әйе, әйе, инсафлы кеше!.. Менә утыз ел бергә торып, ул мине бер генә тапкыр да авыр, нахак сүз әйтеп рәнҗетмәде, ялгыш кына да, ичмасам, чәнчи бармагы белән дә ул миңа тимәде. Бик бәхетле яшәдем мин аның белән, рәхмәт аңа шуның өчен! Әмма, әмма... нишлисең, язмыштыр инде, ул хәзер бүтәнне ярата… Бүтәнгә күчте аның күңеле... Бу хәбәрне ишеткәч, мин аңардан: «Дөресме, Кәрим?» — дип сорадым, ә ул һич тә икеләнмичә: «Әйе, дөрес, Бану!» — диде. Намуслы кеше шул — алдашу юлына басмады. Менә шуңа күрә дә мин аның теләгенә каршы килә алмыйм, бик авыр булса да, юк, килә алмыйм... Мин аның Рәмзия ханымга булган мәхәббәтен хөрмәт итәм, мин... кыскасы, дусларым, миннән аларга фатиха!..
Бәхетле яшәсеннәр!.. Бер мәлгә киеренке тынлык урнашты. Бану апаның сүзләре көчле тәэсир иткән булырга тиеш, ләкин берәү дә моны ни өчендер сиздерергә теләми. Шулай ук Кәрим абзый белән Рәмзия ханым да әүвәлгечә бер-берсенә карамаска тырышып, тын да алмыйча утыралар, әмма икесе дә Бану апа турында ихтыярсыздан: «Кара, нинди олы җанлы хатын икән!» дип эчләреннән генә уйларга мәҗбүрләр.
Ниһаять, сөйләшүне алып баручы Булат — Кәрим абзыйның улы, математик, фәннәр кандидаты — урыныннан кузгала биреп:
— Мәсьәлә ачык! — дип куйды.— Инде Гыймран абзыйны тыңлап карыйк.
Гыймран абзый, Рәмзия ханымның ире, төп кебек таза, йомры бер кеше... Аны, кайсыдыр заводның әрҗәләр цехында мастер булып эшли, диләр. Җыелыштагы шикелле, ул урыныннан ук торып, сөйләргә тотынды:
— Монда Кәрим абзыйны бик мактап ташладылар әле... Алайга китсә, мин дә хатынны яманлый алмыйм. Минем хатын да шәп, хәтта ки бик шәп!.. Моңарчы алай-болай шаярганы да сизелмәде. Ә хәзер… әнә нишләгән, оятсыз!.. Ну, үзегез беләсез, моның өчен хатынны ишекле-түрле йөгертеп, дуңгыз урынына ярып булмый бит — заманасы ул түгел. Аннары, дөресен генә әйткәндә, хатын минем үземә кирәк, какже, бик кирәк!.. Кәрим агай шәп кеше икән дип, Рәмзия аны ярата икән дип, ансат кына кулдан ычкындырасы килми шул... Түлке менә ничек иттереп аны, оятсызны, тотарга?! Карават аягына чылбыр белән беркетеп куеп булмый бит — китим дисә, караватыңны сөйрәп тә китеп барыр, ышан син аңа! Сыер дуласа, аттан уздыра, диләр... аннары тагын шунысы да бар: мин үзем коллектив сүзенә буйсынып өйрәнгән кеше… Партия безне шулай өйрәтте, ийе, менәтерә!.. Әгәр дә ки сез монда, мәхәббәт зур нәрсә ул, тыярга ярамый, торсыннар, дип әйтәсез икән, миңа ни эшләргә кала? Әйдә, чукынып китсеннәр, дип кул селтәргә генә кала, заманасы шулай булгач ни…
Гыймран абзый йомры, каты башын уң кулы белән бераз сыпырып торды да, башка әйтер сүз таба алмагач, әкрен генә урынына утырды. Булат шунда ук аңардан сорады:
— Димәк, сез дә риза!
— Нәрсәгә? — диде Гыймран абзый, күзләрен түгәрәкләндереп.
— Ну, Рәмзия апаның минем әти белән кушылуына.
— Үзегез шулай кирәк дисез ләбаса!.. Мин ни... коллективка буйсынып өйрәнгән кеше инде...
— Мәсьәлә ачык,— диде Булат, Гыймран абзыйның мескен кыяфәтенә карап та тормыйча.— Ике як та гашыйкларның кушылуына каршы түгел, димәк... Сүзнең кыска булуы яхшы, бигрәк тә бу темага сөйләшкәндә...
— Туктагыз әле,— диде Рәмзия ханымның студентка кызы Эмма, сикереп торып. Ул чия кебек кызарган, ул яна, ул кабалана иде:
— Мин дә әйтмәкче булам... Минем әтигә рәхмәт әйтәсем килә. Ул да, наконец, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлаган... Бу бит, бу бит бик важно. Скандал юк, угроза юк, барысы да бик мирно... Мин даже бу турыда курсовой эш язарга да уйлап утырдым. Например, «Яңа кешеләрнең яңа сыйфатлары» или «Иске
кешеләрнең яңа сыйфатлары...» Ну, эш исемдә түгел, ә...Булат кыргый рәвештә аның сүзен бүлде:
— Сез риза, шулаймы?
— Конечно, конечно, мин әнием өчен бик шатмын! — диде кыз, ашыгып.
— Алайса нокта куйдык. Мәсьәлә хәл ителде. Әни, давай, бокалларны китер, шампанскийны чыгар!.. Гашыйкларны чакырып, тәбрик итик!
...Нәкъ шушы урында Кәрим абзый, кара тиргә батып, уянып китте. Башта, ни булганын аңламыйча, бертын сыны катып ятты, аннары кинәт кенә исенә килде. Йә Хода, төш икән, төш кенә икән ләбаса! Мең шөкер!.. Йә, шуннан мондый хәл өнеңдә була калса, нишләрсең, әкәмәт?! Бр-р, куркыныч!.. Ярый, Кәрим абзагызның бәхете әле, Бану апагыз аңардан мәхәббәт турындагы хыялларны күптән инде бәреп чыгарып бетерде. Башыңны читкәрәк борсаң да: «Карама кеше хатынына, күзләреңне умырып алырмын!» дип кенә җибәрә. Хәзер менә абзагызның җаны тыныч... Исән генә була күрсен инде Бану апагыз!
Әмирхан ЕНИКИ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
Комментарийлар