Нурлат мәзәкләре
Комиссия һәм... «Их, исемең матур. Рәйхан!»Бу чын хикәятне Нурлат районының Биккол авылы мәктәбендә директор булып эшләгән Салих ага Усманов фани дөньядан күчкән педагог...
Комиссия һәм... «Их, исемең матур. Рәйхан!»
Бу чын хикәятне Нурлат районының Биккол авылы мәктәбендә директор булып эшләгән Салих ага Усманов фани дөньядан күчкән педагогларны искә алу кичәсендә сөйләгән иде. Хезмәттәшен сагынып һәм тапкырлыгына сокланып.
Илленче еллар. Мәктәпкә РОНОдан махсус комиссия килеп төшә. Минем әтием Хәйдәргали Галимдар улы Диндаров алып барган тарих дәресенә дә күзлеге ялт-йолт килеп торган, усал гына рус инспекторы кереп утыра. Укучыларның белем ягын чамалап, сыйныф җитәкчесенең «кәҗә маен» чыгарырга алдан ниятләп куйган, әлбәттә. «Өйгә эш»тән җавап алу өчен «корбан»ын шәхсән үзе сайлый. Гөнаһ шомлыгы, очраклы рәвештә бөтенләй надан бер кызыйга туктала бу. Ә тегесе ык-мык, уклау йоткандай үрә катып, тик басып торган көне. Явыз инспекторга карый-карый шыр җибәреп, белгәнен дә онытып җибәрә бахыр. Инде нишләргә, бәладән ничек йолып калырга нарасыйны?
Укытучы тозакка капкан баланы тынычландыра да:
– Сеңелем, «Рәйхан» җырының сүзләрен беләсеңме? Юк, юк, җырларга кирәк түгел әлегә. Яле, сөйләп чык шуны ашыкмыйча гына, – дип, инспекторга сиздерми генә күз кыса.
Белмиме соң ул вакыттагы авыл баласы халык җырларын? Кызыйга җан иңә һәм ул чатырдатып сөйләп бирә атаклы «Рәйхан»ны. Тикшерүче агай һични аңламый, әлбәттә, әмма җитди, канәгать кыяфәт белән кәгазенә нидер сызгалый. Теманы әйбәт үзләштергәннәр, әнә ич, теле-телгә йокмый бу кызыйның да, янәсе. Аңардан битәр сыйныфташлар шат, тапкыр укытучы абыйлары да астыртын гына елмая. Әнә шулай котылалар бу юлы, атна саен авылга көтмәгәндә килеп, тәмам теңкәгә тиеп беткән бәйләнчек бюрократтан...
Батыр карчык такмагы
Корыч бабай заманасы. Сабый теле «Сталин» сүзе белән ачылган, һәрбер эш-гамәлдә аның данлы-шанлы исеме катнашкан хәтәр дәвердә булган вакыйга бу... Авылда кемнәрдәдер аш мәҗлесе бара икән. Тик берәү генә, бүтәннәр аракы чөмергәндә, ашказаны сырхавына сылтап, тыйнаклык күрсәтә, ди.
Моның «кыңгыр» эшен күреп алган табынчы, теге кешегә атап, тост-җыру әйтә икән:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Сталин.
Безне яратсаң – эчәрсең,
Яратмасаң, кыстамыйм!
Сталин исеме белән шәрәфләнгән тостка кушылмый кара инде син хәзер! Эчелмәгән хәмереңне дошман тегермәненә койган сыман булып чыга ич болай. Шулай да моннан котылу җаен тапкан теге аекбаш-хәйләкәр; тамадага каршы болай дип көйләп биргән:
Сталин да Сталин, дисең –
Сталин аракы эчми ич.
Юлбашчыдан үрнәк алам,
Миннән башка гына эч!
Табындагылар бермәл тынып калалар. Җәмәгать, стаканнарын учлап, тораташтай катып калган. Һәммәсе дә уйга баткан. Мондый сүзләрдән соң әллә эчмәвең хәерлеме? Нишләргә?
Шул вакыт баядан бирле кызыл сүз әйтергә кыбырсынган активист Җамал карчык, бу паузадан файдаланып, чәчрәп торган да, бик гайрәтле генә такмак әйтеп ташлаган. Тешсез авызы белән сакаулап, ярып салган бу:
Ишегалдында кояшта
Кибә шоңгы ыштаным,
Безне шылай шөйгән өшен
Мәңге яшә, Ышталин!

Комментарийлар