Нигә кичә килмәдегез?
Татарстанның халык артисты Ринат Мифтахов Күчмә театрның бер группасы белән Дөбъяз якларында гастрольдә йөри икән. Яңа хуҗабикә аларны төчеләнеп:– Әйдәгез, әйдә җанки...
Татарстанның халык артисты Ринат Мифтахов Күчмә театрның бер группасы белән Дөбъяз якларында гастрольдә йөри икән. Яңа хуҗабикә аларны төчеләнеп:
– Әйдәгез, әйдә җанкисәкләрем, әйдәгез түрдән үтегез, җулда бик туңгансыздыр, алҗыгансыздыр инде, балакайларым, – дип каршы ала. Хәл-әхвәлләр алышалар, кемнең кайда туганлыгын белешәләр. Хуҗабикә бертуктаусыз бытылдаса да, кунакларны чәй эчертеп алырга уйламый да икән. Үзе һаман ике сүзнең берендә: «И балакайларым, кичә килгән булсагыз, кичә килгән булсагыз, тавык суеп, шулпа да пешергән идек, мунча да яккан идек, ник кичә килмәдегез?» – дип төчеләнсә дә, нәтиҗә генә юк икән. Инде буш сүз генә сөйләшеп утырган ападан туйган Ринат Мифтахов түзми:
– Апа җаныем, мунчагызны бүген дә кичәге кебек үк ягып, соңыннан бер рәхәтләнеп үзегез белән чәй янында сөйләшеп утырып булмас микән? – дип куя. Апаның чыраендагы ачыклык төсмерләре юкка чыкса да: «Шулай дисезме, җаныйларым», – дип куя. Озак та үтми, мунча морҗасыннан төтен күтәрелә, аш бүлмәсендә самавыр да җырлый башлый. Бу хәлләрне читтән генә күзәтеп торган артист җегетләр дә хуҗабикәгә берәр күчтәнәч-мазар алырга дип кибеткә юнәләләр.
Бу көнне алар, рәхәтләнеп мунча чабынып, тавык шулпасыннан да авыз итәләр.
Җегетләрнең сәхнәдә уйнауларын да, үзләрен дә бик ошаткан апа, икенче көнне исә җегетләрне юлга озатырга чыккач:
– Көзгә дә килегез, җаныкайларым, каз суеп бәлеш тә пешереп ашатырмын, – дип кала.

Рәдиф СӘГЪДИ
Фото: Султан Исхаков
«Мәйдан» № 2, 2020 ел
Комментарийлар