Логотип «Мәйдан» журналы

"Ни кирәк безгә тагын?.."

 ТАРТАЙ(Мәсәл)Җылы көнне,язлыкта,Кипмәгән бер сазлыкта Ул чыкты күкәйдән.Әйтте: мәм-мәм,мәм-мәм.Ул кечкенә иде,Чебеш кенә иде.Аны туйдырды әнкәсе,Уйнатты әткәсе,Әкият сөйләп юатты әбкәсе.Чистартт...

 
ТАРТАЙ
(Мәсәл)
Җылы көнне,
язлыкта,
Кипмәгән бер сазлыкта
Ул чыкты күкәйдән.
Әйтте: мәм-мәм,
мәм-мәм.
Image converted to PDF format.
Ул кечкенә иде,
Чебеш кенә иде.
Аны туйдырды әнкәсе,
Уйнатты әткәсе,
Әкият сөйләп юатты әбкәсе.
Чистартты нәнкәсе.
Ул көн үсте,
ай үсте.
Һәм оп-олы
Тартай булып җитеште.
Хәзер инде, ай-һай,
Чибәр дә кош тартай.
Кычкыра ул кат-кат:
– Тарт-тарт,
тарт-тарт,
тарт-тарт.
Тимәсен күз генә,
Өй итеп үзенә
Әткәсенең җылы, йомшак оясын,
Көйләгән дөньясын.
Һөнәре шул: кычкырып,
Үзенчә зур эш кырып,
Өйрәнгән ул саздан сазга чабарга
Һәм өзми сайрарга:
– Тарт-тарт,
тарт-тарт,
Яшәргә юк шарт, шарт,
Бөтен дөнья саз, саз,
Рәхәт җир бит аз, аз...
Ә үзенең
Карасана түземен:
Сазлыктан юк чыгып бер кергәне дә,
Бодай пешкән кырларны күргәне дә.
Бар ич чибәр егетләр,
Шушы Тартай кебекләр.
 
ШАЯРУ
Озата килгән
Егет чибәрен.
Беренче кабат
Ачты йөрәген.
– Рөхсәт ит, Сөмбел,
Бер генә үбәм.
– Әй, үбә күрмә,
Үпсәң – мин үләм.
Үзенчә аңлап
Кыз сүзен егет,
Кысты кочакка,
Алды бер үбеп.
Һәм калды шунда
Ул хәйран булып:
Кыз чынлап үлгән
– Күзләре... йомык!
 
 
 
 
ЗАМАН ТҮРӘСЕНЕҢ НОТЫГЫННАН ӨЗЕК
Без дигәнчә бара хәзер дөнья,
Тарткалыйбыз аны уңга-сулга.
Алып кердек илне яңа юлга,
Яңгыр булып доллар ява кулга.
Шул сайлаган юлны нык тотабыз,
Халык мәнфәгатен кайгыртабыз,
Яратыгыз безне, курыкмагыз,
Йомшак җәеп, каты утыртабыз.
 
НИ КИРӘК БЕЗГӘ
СССР илен туздырдык,
Ирекле сайлау уздырдык,
Президентлы да булдык,
Ни кирәк безгә тагын?
Суверен дәүләт төзибез,
Рәсәй көен дә көйлибез,
Мәскәү ни кушса үтибез,
Ни кирәк безгә тагын?
Ясадык ирекле базар,
Бар җаның теләгән товар.
Акча җитмәсә, ваучер бар,
Ни кирәк безгә тагын?
Җитәкчеләр нык кайгырта,
Аллы-гөлле нотык тота,
Җитәрбез, диләр, муллыкка,
Ни кирәк безгә тагын?
Бәяләрне кинәт түгел,
Атналап без үстерәбез,
Базарга йомшак керәбез,
Ни кирәк безгә тагын?
Ризык та бар, чират торсаң,
Кыйммәт, дип, язмадык һуштан,
Тишек булса да, бар ыштан,
Ни кирәк безгә тагын?
Мөстәкыйльлек ныклы сакта,
Алга таба бармасак та,
Киткәнебез юк ич артка,
Ни кирәк безгә тагын?
Ун мең тәңкә акча биреп,
Мөстәкыйль мунчага кереп,
Кайтып киләм рәхәт күреп,
Ни кирәк безгә тагын?
* * *
Син шагыйрьгә чыгып әрәм булдың,
Ә бит... сөйгән иде сәүдәгәр.
Ә бит әнә ничек рәхәт яши
Сәүдәгәрне сөйгән Майбәдәр.
Бик ялгыштың син шагыйрьгә чыгып,
Кага белми йортта кадак та.
Көне-төне җыр һәм ритм эзли,
Синең тормыш үтә газапта.
Син шагыйрьгә чыгып әрәм булдың,
Сөюдән тыш аның ние бар?
Ә бит сәүдәгәрле Майбәдәрнең
Муллыгы бар өйдә, көе бар.
Бик ялгыштың син шагыйрьгә чыгып,
Таптың бары җырлы җанын син.
Байлыгыгыз өйдә – син берүзең,
Көе – иҗат, ритмы аның – син.
 
 
Зәет Мәҗитовның шаян сәхифәдә басылып чыккан шигырьләрен журналның август (№8, 2017) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар