Нәрсә кирәк?
Шаян хикәя.
Кемгә нәрсә кирәк бит. Берәүләр балык каптыру белән мавыга, икенчеләргә бакчада казыну күбрәк ошый. Хәмзә Гамбәрыч исә төрле мәҗлесләргә йөрергә ярата. Дөрес, аның хәләл җефете иренең бу гадәтен бик үк өнәп бетерми. Аның уйлавынча, Хәмзә Гамбәрыч кунаклар арасында үзен бөтенләй тота белми икән.
– Кеше ирләре кызык мәзәкләр сөйләп, матур тостлар әйткәндә, син, уклау йоткандай, дәшми утырасың,– дип тирги ул ирен.
Әмма Хәмзә Гамбәрычның моңа аз гына да исе китми. Бер уйласаң, ул кунакка корсак тулганчы ашап, аракы чөмерер өчен йөрми. Киресенчә, кайбер кунакларның ашау-эчү белән артык мавыгуын күреп, эче поша аның. Хәмзә Гамбәрыч үзен гадел һәм тәртипле кешегә чутлаганга, андый туймас җаннарга тирән нәфрәт белән карый. Күз алдына китерегез, өстәлгә кырык төрле салат куелган, өеме белән ит, колбаса, сыр, балык тора. Әле бит токмачлы тавык шулпасы, ит бәлеше, гөбәдия чыгарасылары бар. Шулчакны нәфесен тыя алмаган бер ир, алдында шулкадәр ризык булуга карамастан, «кая, монысын да кабып карыйк әле» дип, өстәл очындагы уылдыкка үрелә башлый. Моны күреп утырган Хәмзә Гамбәрычның бу ирне, якасыннан эләктереп, болгап атасы килә. Әмма ул үзенең интеллигент булуын беркайчан да онытмый һәм теге кунак уылдык ашавын оятсызларча дәвам итә.
Дөресен әйткәндә, өстәлдәге сый-нигъмәтне күрүгә, Хәмзә Гамбәрычның да күзләре яна башлый. Тик табибның «сездә язва, ашаганда чамасын белегез», дигән сүзләре әле дә колакта яңгырап тора. Аннан, бер кунак өчен генә кәстрүле белән суда пешкән солы боткасы китереп куймаслар бит инде. Бер карасаң, узең сыйлана алмагач, мәҗлесләргә йөрүнең мәгънәсе дә калмый кебек. Әмма Хәмзә Гамбәрыч моның белән Һич тә килешә алмый. Дөрестән дә, табын артында бер нәфесләренә хуҗа була алмаучыларны кемдер тыярга тиештер бит инде.
Шулай ниндидер мәҗлес барышында кунакларның берсе, рюмкасын тутырып, тост әйтергә җыена башлады. Тик шешәдәге этикетканы күреп өлгергән Хәмзә Гамбәрыч:
– Безнең күрше шушындый аракы эчеп үлә язды, – дип, җирәнгәндәй йөзен чытты.
Табын артында бер мәлгә сәер тынлык урнашты. Дөрес, бераздан аңга килделәр-килүен. Кемдер хәтта җыр сузып карамакчы булды. Әмма мәҗлеснең яме беткән иде, һәм кунаклар кайсы нинди сәбәп табып, таралыша башлады.
Тагын бер мәҗлеснең иң кызган чагында табынга түшкәсе белән кыздырылган каз чыгардылар. Кунаклар авыз суларын йотып, симез казга карап утырганда, Хәмзә Гамбәрыч:
– Менә, жәмәгать, карагыз, дөньяда иң зыянлы ризык шушы була инде. Бавырны бетерә икән, кичә телевизордан әйттеләр, – дип кычкырып җибәрде.
Күпләр моны уен-көлкегә алды, кемдер «каз ите ашап, берәүнең дә үлгәне юк әле», дип тә карады. Әмма күпме кызыксалар да, каз түшкәсенә кагылучы булмады. Кунаклар әле озак кына усал карашлары белән Хәмзә Гамбәрычны бораулап утырдылар. Алга таба ул бик озаклап бәлеш ашап үтләгән бер танышы турында сөйләде, тозлы балык яратучыларны бөер чире белән куркытты. Иң борычлы сүзләр пилмәнгә мөкиббән булучыларга эләкте. Аларга Хәмзә Гамбәрыч ашказаны ялкынсынуы һәм әллә ниткән куркыныч эчәк чирләре вәгъдә итте.
Тора-бара аны мәҗлесләргә чакырмый башладылар. Моның сәбәбен ул, күпме тырышса да, аңлый алмады.
– Синең белән кунакка йөрергә куркыныч, юк-бар сөйләп, кеше куркытып утырасың, – дип ачуланды хатыны.
– Надан булганга куркалар, культура җитми, – дип акланды Хәмзә Гамбәрыч, бик белдекле кыяфәт белән. Нарсә инде бу? Кунакка баргач, аракы эчми, бәйләнеп тавыш чыгармый, артыгын ашап чирләмәсеннәр дип борчыла. Ә аңа ашка төшкән тараканга караган кебек карыйлар. Аңламассың, нәрсә кирәктер бу кешегә?!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар