Логотип «Мәйдан» журналы

Нечкә күңел

Булды, җитте, кансирт дигәннәренә моннан соң ике аягымның берсен дә атлыйсым юк!

Булды, җитте, кансирт дигәннәренә моннан соң ике аягымның берсен дә атлыйсым юк! Минем күңелем шулкадәр нечкә, шулкадәр нечкә – җыр тыңласам, сүзе дә, көе дә тәэсир итеп, бөтен җанымны айкап ташлый. Йөр аннан ике көн буе йөрәк даруы ашап. Кичә дә Назлыбикәмнең хакын хаклап кына барган идем.
– Эш урынында мәҗбүри тараттылар, билет акчасын барыбер тотып калалар, – дип күз яше белән ялынгач, түзмәдем инде, кайсыдыр заманда чегәннәрдән ваучерга алмашып алган кара кәчтүмемне киеп, хатынга иярдем.
Иске көзге берни дәшми,
Саумы, саумы, балам, дими.
Бер җырчының шулай дип сузып җибәрүе булды, күземнән атылып яшь бәреп чыкты. Келәттә бабайдан калган иске көзге, шкаф тартмасында бер өем иске сәгать, гаражда үтильгә тапшыруны көткән иске машина, яшь чакта алга кызлар утыртып урам әйләнгән иске вилсәпид ята бит, шайтан алгыры! Аларның да берни дәшкәне, хәл сорашканы юк. Эх, дөньясы, беркемдә, бернәрсәдә башкалар кайгысы юк. Алай дисәң…
Рәхәт миңа гына түгел,
Сиңа да рәхәт булсын.
Рәхәт бер көнлек булмасын,
Артып-өстәлеп торсын.
Менә бит, үзе турында гына уйлый, бүтәннәрне кайгыртмый дип әйтеп кара син!
Ул да булмады, сәхнә түреннән колакларны иркәли, күңелне җылыта торган таныш моң агыла башлады. Кушылып җырлап җибәргәнемне үзем дә сизми калдым:
Акты ярсып, акты ташып
кар сулары…
Элегрәк Фидан абыегыз өзә иде үзәкне шушы җыры белән.
Чү, әллә мин саташам, әллә җырчы кыз сүзләрне бутады:
Әллә миңа рәхәт дисеңме син...
Эх, иң кирәктә хатын үлде дигәндәй... Шулай инде, каян яңа көй җиткереп бетерсеннәр, ничә санасаң да шул җиде нота бит ул... Чираттагы номерны игълан иттеләр.
Җылысы да, салкыны да кинәт,
Барсы да Ходай кулында.
Баштарак мин бу кызны «Татарстан яшьләре»ннән кычкырып мәкалә укый дип торам, «Табигатьнең ямьсез чагы булмый», дип сузып җибәргәч ни...
Уйлап-уйлап утырдым да, тагын бер уйлап куйдым: карале, хәзер бөтен кеше сүзен, көен үзе язып, сәхнәдән үзе җиффәргәндә, нигә әле мин генә читтә калырга тиеш ди? Дөрес, хатын тагын әйтер инде, слухың юк, колагыңа аю баскан, дигән булыр. Әйтмәгәе, монда аю түгел, фил басканнар да чыгып җырлаганда... Ходайның хикмәте, җыр сүзләре үзеннән-үзе телемә килеп тора түгелме:
Өй артындагы бакчама
Сәнәк тотып тирес таратам.
Баш очында безелдәп йөргән
Чебеннәргә хәтле яратам.
Менә, өр-яңа тема, өр-яңа җыр! Чебен дигәннән, әле чебен-черки, бака, елан, авылдагы сазлык, чытырманлык турында берәү дә язарга өлгермәде бугай. Кеше-кара җитешкәнче, кайту белән берәр дистә җыр язып атарга кирәк.
Авылдагы сазлыкларны, бакаларны искә төшергәч, борыным тагын йомшарып, күземнән яшьләр тәгәрәде. Әйтәм бит, күңелем шундый нечкә, шундый нечкә минем – җыр тыңласам, елыйсым гына килеп тора...
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/hand'>Hand фото создан(а) nakaridore - ru.freepik.com


Архив («Мәйдан» №05, 2020 ел)

 

Комментарийлар