Логотип «Мәйдан» журналы

Мужик йокысы

Шаян хикәя.

Һәрбер кешенең тормышында янәшәсендә генә яшәп яткан, бәлки инде, бары сагынып искә алырлык мәзәк кешеләре бардыр. Андыйлар булмаса, безнең тормыш кызыксыз, бертөрле соры булып калыр иде. Аларның авыл халкы тарафыннан яратып бирелгән кушаматлары гына ни тора: Токмач Закир, Шадра Хафиз, Әтәч Зәйни!..
Үткән тормышка әйләнеп карыйм да тагын бер кат сокланып куям: безнең авыл халкы никадәр җор телле, сүзгә бай, киң күңелле булган икән! Билгеле бер вакыт арасында узган вакыйгаларны искә төшергән саен, моңа кат-кат инанасың.
Авыл мәктәбе. Җиденче сыйныфта физика дәресе бара. Ул көнне, ни сәбәпледер, анысын хәтерләмим, ике сыйныфны бергә кушып дәрес үткәрделәр. Без физика дәресендә өстәл артында өчәүләшеп утырабыз. Әйе, өстәл артында. Бу кабинетта өстәлләр, ә башка сыйныф бүлмәләрендә ул чакта ачылмалы агач парталар иде. Без өч малай – иң арткы өстәлдә, ә безнең алда өч кыз утыра. Кызларның уртадагысы – Гөлйөзем. Гадәттән тыш салмак, әкрен булганга, малайлар «Мужик йокысы» дип кушамат тактылар үзенә.
Дәрес бара. Укытучы, тирләп-пешеп, Ом законын аңлата, соңыннан «тәҗрибә ясарбыз» дип тә кызыктыра безне. Кемдер тыңлый, кемдер яза. Тик безнең Гальминең генә Ом законы белән вакланып торасы килмәде. Тәҗрибәне ул үзе үткәрергә булды. Өстәлгә бераз иелә төшеп:
– Егетләр! Әйдәгез, «Мужик йокысын» сынап карыйк, безнең кайсыбыз аңа ошый икән? – дип әйтеп салды.
Бу бик мәзәк тоелды. Бездә инде Ом законы кайгысы калмаган иде. Гөлйөземнең ак тасма белән үргән чәч толымын беренче булып Самат тартты. Самат безнең сыйныфта гына түгел, бөтен авылда иң чибәр егетләрдән санала иде. Кыяфәте дә французларның Жан Поль Бельмондосына гел охшап тора инде менә! Без, нәрсә булыр дип, кәмит көтеп утырабыз. Гөлйөзем борылды, аны кем борчыганын аңлагач, наз тулы күз карашын Саматка төбәде, керфекләрен сирпеп алды да бик мөлаем гына:
– Сама-а...ат, – дип сузды.
Без әкрен генә хихылдашып алдык. Чират миңа җитте. Тәртибем бик мактанырлык булмаса да, мин яхшы укучылар рәтендә йөри идем. Шуңа күрә, чәченә кем кагылуын белгәч, Гөлйөзем бик җитди кыяфәт белән:
– Нишлисең син, Айдар?! – дип, миңа кырыс кына карап куйды.
Без тагын хихылдаштык. Хәзер инде бу кәмитнең авторы – минем Гальми дус – безне шаккатырырга тиеш иде. Әллә ул чәч толымын бик каты тартты, әллә Гөлйөземнең тәкате инде тәмам беткән иде – Гальминең авыз ерган кыяфәтен күрү белән кыз сикереп торды да, өстәлдә яткан физика китабын алып, бар көченә «бөек экспериментатор»ның түбәсенә сылады. Сабакташыбызның күзләреннән утлар чәчрәде. Әмма иң аянычы шул: ачуыннан кызарып бүртенгән Гөлйөзем авызыннан безнең дуска берсеннән-берсе «назлы» сүзләр сибелде:
– Ну, Әтәч тәре! Хәзер бәреп үтерәм бит үзеңне!
Бу юлы инде бөтен класс егылып көлә иде. Әллә түбәсенә шактый ук төшкәнгә, әллә барчасы да шырык-шырык көлгәнгә, Гальми ни көләргә, ни еларга белмичә аптырап торды. Экспериментның болай ук килеп чыгасын ул көтмәгән иде шул.
Гөлйөземнең «Әтәч» дип әйтүе бер дә юкка түгел. Гальминең атасы Зәйнинең дә мәңгелек кушаматы ул «Әтәч». Бу аларның нәселенә беркетелгән гомерлек тамга иде. Зәйни абзый үзе бер кәмит оясы булды.
Ул вакытларда авылыбызның Мәдәният йорты бик әйбәт эшләп килә иде. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Сәкинә апа ниләр генә уйлап чыгармады заманында! Халыкны культуралы итү өчен вакытын да, көчен дә жәлләмәде. Авыл яшьләре, укытучылар әледән-әле концертлар, спектакльләр куеп торды. Хәтта күрше авылларга да «гастроль »гә барып кайткалыйлар иде. Миңа алты-җиде яшьләр чагында әткәй белән әнкәйнең Хәлил-Галиябану булып кара-каршы җырлаганын сәхнә артыннан карап торуым әлегәчә хәтердә. Шулай ук район үзәгеннән, хәтта Казаннан да төрле артистлар, лекторлар килгәли иде. Безне, бала-чаганы, андый чараларга кертмиләр. Әгәр иртәрәк килеп, хәйләләп залга уза алсаң, ул зур бәхет инде. Ишек яныннан ераграк урында урындык астына кереп качасың. Менә, ниһаять, утлар сүнә, тамаша башлана. Бер биш-алты минут үткәч, астан чыгып, иркенләп утырасың. Күпмедер вакыттан соң залда кинәт кенә ут кабына, һәм мәктәп директоры безне, урындык астына мыштым гына шуарга өлгермәгәннәрне, берәмләп чүпләп чыгара иде.
Ул көнне дә без урындык астында шыпырт кына кичә башланганны көтеп яттык. Мәктәп директоры никтер күренмәде. Кунакка киткәндер, мөгаен. Хәзер лекция укыячаклар икән. Без, яшеренгән җирдән чыгып, иркенләп утырдык. Каладан яңа гына педучилище тәмамлап килгән яшь кыз мәхәббәт турында бик матур итеп сөйләде. Дөнья әдәбиятыннан, классикадан мисаллар китерде. Лекцияне укып бетерде дә, залга мөрәҗәгать итеп:
– Сорауларыгыз бармы? – диде.
Никләр генә әйткән икән ул бу сүзләрне?! Бүрегенең бер колагы күтәрелгән, икенчесе төшкән Зәйни абзый кулын күтәреп торып басты:
– Менә минем бер соравым бар иде, сеңлем! Әйтегез әле, әгәр менә сукыр булсаң, мәхәббәтне каян күреп, ничек белеп була, ә?
Лектор кыз оялуыннан кып-кызыл булды, каушап калды. Мондый сорауны ул һич тә көтмәгән иде. Килеп тулган хәлне Сәкинә апа җайларга булды. Сәхнәгә чыгып басты да:
– Син, Ә... Зәйни, кайт та, утыңны сүндереп, хатының Мәчтүрәдән сора, ул барысын да аңлатып бирер! – диде.
Барча халык дәррәү күтәрелеп көлә башлады. Бу көлүдән хәтта клуб түбәсенә кунаклаган күгәрченнәр сискәнеп, пырхылдап очып киттеләр. «Әтәч» сүзен халык алдында кычкырып әйтмәсә дә, Сәкинә апаның нәрсә әйтергә теләгәнен барыбыз да бик яхшы аңладык. Ни дисәң дә, культура учагы мөдире бит!
Еллар узды. Мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралыштык. Самат ул вакытта бик шаулаган «КАМАЗ» төзелешенә китте. Мин университетка укырга кердем. Мужик йокысы Гөлйөзем белән Әтәч Гальми колхозда калдылар. Кыз сыер сауды, егет машина йөртүче булып эшләде. Унсигез яше тулуга, Гальмине армиягә алдылар. Безнең чор егетләренә Әфганстан эләкте. Аңа да чит ил тузанын иснәргә, әфган ташлары арасында йөрергә насыйп булган икән. Бергә хезмәт иткән малайлар Туган илдән, сөйгән кызларыннан җылы-җылы хатлар ала. Гальминең дә кызлар белән хат алышасы килә. Уйлап та тормый, авылда калган бердәнбер классташ кызы Гөлйөземгә кызык өчен хат язып сала. Ни гаҗәп, Гөлйөзем аңа шунда ук җавап та бирә. Менә шуннан китә инде хат алышулар. Авылдан — Әфганга, Әфганнан — авылга... Ләкин бервакыт солдат хатлары килүдән туктый. Нәрсә булды, ник язмый икән ул? Борчулы көннәр, йокысыз төннәр үтә тора. Ә хат һаман юк та юк. Кыз, хафаланып, егетнең әткәсе белән әнкәсе янына бара, тик аларга да Гальминең бер хәбәре дә юк икән. Кыз ике дә уйлап тормый, машина йөртүче булырга карар кыла. Алай гына да түгел, нәкъ менә Гальминең машинасында эшләргә! Колхоз председателе дә каршы килми, рөхсәт итә. Каникул вакытларында Гөлйөземнең тракторда да, машинада да үз әтисе белән эшләгән чаклары күп була. Бу эш аңа таныш. Җитмәсә, Гальминең дә машинасы, йөртүчесе булмагач, хуҗасы армиягә киткәннән бирле тутыгып утыра иде.
Гөлйөзем аны өр-яңадан ремонтлап чыкты, тиешле урыннарын әйбәтләп майлады, көйләде. Ян-як бортлары күтәртелгән «ГАЗ-53» йөк машинасында печән-салам ташыды, күрше авыл урманыннан агачлар төяп кайтты, колхоз пекарнясына капчык-капчык он китерде. Шулай итеп, авылда бик кирәкле кешегә әйләнде. Көнаралаш язган сәлам хатларында кыз эш барышын түкми-чәчми язуын дәвам итте.
Алай гынамы соң! Армия сафларына киткәнче, Гальми бик оста итеп гармунда уйный торган иде. Авыл клубында үткәрелгән бер генә кичә дә, концерт та аннан башка узмады. Ул киткәч, авыл ничектер моңаеп калгандай булды. Юк, гармунчылар авылда бар ул барлыгын, кич җиткәч, урамнарда гармун тавышы тынмады, әмма Гальми кебек иләсләнеп, сыздырып уйнаучы юк иде шул! Ул уйнаганда, гармунының тылсымлы моңнары җаны булган һәр адәм баласының күңелен ярсытып, югарыга, зәңгәр күкләргә алып менеп китә, бик тирән елга-суларга төшерә, иксез-чиксез урман-кырларга ике канатлы кош сыман очыра иде.
Гөлйөзем бик сагына бу моңнарны. Ник, ичмасам, кош теледәй генә булса да хаты юк соң Гальмиеннән? Гөлйөзем белә, җаны-тәне белән сизә – ул тиздән кайтачак, авыл урамнарын сихри моңнарга күмеп, бер уйнады! Кечерәк чакларында, әтисенә карап, ул үзе дә бик теләп гармунда уйный торган иде. Әткәсе үзенең трактор, машинасыннан бушаган арада, гармунында озын-озын халык көйләрен бик моңлы итеп суза иде. Бераз үсә төшкәч, «гармун күреген тарткалау кызлар эше түгел» дип, аны кулына алмас булды. Ә бүген ул фикерен үзгәртте. Гальминең әткәсе белән сөйләшкәндә, аның башыннан бер йөгерек уй очып үтте. Бердәнбер улы Әфган җирләрендә югалганнан бирле, Зәйни абзый бик бетереште, бу хәлне авыр кичерә иде. Солдаттан хат-хәбәр һаман юк иде шул! Менә шунда, бар кыюлыгын җыеп, Гөлйөзем Зәйни абзыйдан Гальминең гармунын сорап алды. Тегесе юк-бар сораулар биреп тинтерәтмәде, тавыш-тынсыз гына түр бүлмәдән алып чыгып, кызның кулына тоттырды. Менә шул көннән башлап Гөлйөзем һәр буш минутында Гальмиенең гармунында уйный торган булды. Күңелен биләп алган иксез-чиксез сагыну хисләрен, бар сагышын шушы тылсымлы тальян гармуны телләре аша белгертә иде. Башта мәзәк тоелса да, авыл халкы моны кабул итте. Уйнаган саен, Гөлйөзем остара төшә, гармуны да, хуҗасы уйнагандагы кебек, сихри моңнарны тирә-якка мул итеп тарата иде. Әйтерсең лә бар да әйбәт, Гальмие янында, беркая да китмәгән!
Көн артыннан көн узды. Ходайның рәхмәте, дүрт ай дигәндә Гальмидән хат килеп төште. Ул әсирлектә булган икән, аннан госпитальдә ятып чыккан. Сәлам урынына хатның беренче юллары болай башланган иде:
– Син, Мужик йокысы, машинаны сак йөрт! Машина ул сабый бала кебек – карасаң гына машина!
Авылдан Әфганстанга җавап хаты очты:
– Син анда үзеңне бел, Әтәч Гальми! Моторны дөрес карамагансың, әле дә ярый алдан үзем тикшердем!
Соңыннан беленгәнчә, әсирлеккә эләккәч тә, яраланып госпитальдә яткан чакта да, аның колагында гел тальян гармунында уйналган үзебезнең искитмәле, сихри татар моңнары яңгыраган. Шушы моңнар аңа яшәргә көч биргән, әсирлектән качып китәргә ярдәм иткән, хәтта үлемнән дә саклап кала алган.
Еллар үтә торды. Гальминең Әфганстаннан исән-сау кайтып, Гөлйөзем белән матур итеп тормыш коруларына да инде байтак гомер узды. Балалары үсеп җитеп, бер-бер артлы оныклары туды.
...Авылга күптән кайтмагангамы, сагынып, балачагым үткән сукмакларда елга буйларын, шомырт, бөрлегән җыйган әрәмәләрне урап кайттым. Хәлләрен белешим дип, сабакташларым Гальми белән Гөлйөзем янына кереп чыгарга булдым. Тәрәзә йөзлекләре сырлап ясалган матур зур йортлары ерактан ук балкып тора. Күрешү шатлыгын көтеп, урам капкасының келәсенә үрелгән генә идем, капка үзе ачылып китте. Сискәнеп кырыйга тайпылдым. Капкадан яшен тизлегендә җиде-сигез яшьләр тирәсендәге җирән чәчле малай, ә аның артыннан шул ук тизлектә чәч толымчыкларына ак тасма бәйләгән кыз бала үтеп китте. Кыз, кулындагы тал чыбыгын болгый-болгый:
– Күрсәтәм әле мин сиңа «Мужик йокысын»! Әтәч тәре! Миңа нәрсә дигән була бит! – дип, томырылып малай артыннан чапты.
Соңыннан аңлашылганча, бу җирән чәчле малай – Гальми дусның оныгы Җәмил, ә ак тасмалы кыз бала аның партадашы, күрше кызы Тәслимә булып чыкты. Ихтыярсыздан елмаеп куйдым. Якын-тирәбездә әле хәзер дә мәзәк хәлләр булып тора, яшәешебезгә ямь биреп торучы сокландыргыч кызык кешеләр бар һәм булачак та икән әле! Димәк, тормыш дәвам итә!

Резидә ШӘРИФУЛЛИНА

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

Комментарийлар