Логотип «Мәйдан» журналы

Монысы да сәңа боерган (Хөрмәтулла бабай монологы)

– Шулай бер заман без... яшь чакта инде... өч-дүрт кеше җыелдык та, җәяүләп кенә ерак җирләргә сәфәр чыгып киттек.

Ул вакытта абзагыз баскан җирдән утлар чыгарып атлый иде. Хәзерге кебек таякка таянып йөрү искә дә кермәгән, дәртле чак, көчле чак.
Бара торгач, казак даласына килеп җиттек. Исеме хәтеремдә калмаган, анысына исегез китмәсен, бер елга буена урнаштык, шактый ук ачыкканлыктан, барлы-юклы акчаларыбызга юнәтеп алган итне пешерергә керештек. Нишләсен, дөрләп янган ут өстенә куелган чуен чүлмәк эчендә, хуш исләр чыгара-чыгара пеште ит.
Әгәр исән булмаса, авыр туфрагы җиңел булсын, арабыздан берәү, ит бүләргә һәвәслегем бик зур дип, пычак алды да, күлмәк җиңнәрен сызганып эшкә дә кереште. Әйбәт төшләрен генә кисеп ала да итнең, монысы мәңа боерган, дип авызына шудыра, яхшы төшләрен генә кыйгачлап кыеп төшерә дә бу, монысы мәңа боерган, дип авызына озата.
Көлмәгез, көлмәгез, ул чагында мондый хәлләр көлке түгел иде. Ышанмасагыз, итнең тәм-томын тоймыйм, чын инде, чын...
Кызыгып торам моңа, һәйбәтләп кенә берне чәпәп җибәрергә, әмма кул бармый. Ничек барсын, абзагыз бит, ул заманда ук итагатьле кеше иде. Кечкенә гәүдәле булуыма карамастан, ике потлы герне эһ тә итмичә күтәрә идем.
Бүлүчебез «монысы мәңа боерган»ны инде бишенчеме, алтынчымы мәртәбә кабатлап маташа иде, ...була бит инде дуамал кешеләр... минем кырыйда утырган бик кызу канлы иптәшебез түзмәде, тегенең яңагына сугып җибәрде бит. Менә нишләтә ул ит! Алай гынамы әле!.. Шул чакта ул аңа:
– Аның менә монысы да сәңа боерган, – диде.
И-и-и, оланнар, онытып та торам икән, үзегез беләсез бит, Мәфтүха әбиегез тавык шулпасы пешерергә калган иде. Тизрәк шуның итен бүлергә кайтасым бар, лабаса. Юкса, озаклабрак та сөйләгән булыр идем. Хушыгыз хәзергә, хушыгыз! Ит бүлү бит ул шуткы эш түгел.
 

Нәҗип МӘДИЯРОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар