«Мөдир» битлеге
Шаян хикәя.
Җиңел түгел мөдирлек эше. Кешеләр белән эшләргә кирәк: җитәкләргә, кабул итәргә, һәркемнең күңел ачкычын таба белергә кирәк. Барысының да көенә биергә туры килә.
...Бер тотынгач, бүленеп булмас, эш башлаганчы дип, мөдир өенә шалтыратты:
– Алло, алло, улым, улыкаем! И-и-и бәбекәем, уяттыммыни? Гафу ит, балам. Улыкаем, сине утыз яшең белән котлыйм! Әйе. Ак бәхетләр, шатлыклар, уңышлар телим. Бар теләкләрең дә тормышка ашсын. Әйе. Ярар, балакаем, арыгансыңдыр, комачауламыйм, йокла рәхәтләнеп. Тәмле төшләр сиңа. Әйе. Сәгать ун гына әле. Пока, улыкаем, пока.
Трубканы куйгач та, улы шуның эчендә утырамыни, телефонга ана мәхәббәте белән сөеп карап:
– Пока, бәбекәем, пока, – дип сөйләнеп торды, аңлапмы-юкмы, «и-и-и аны» дип, кулы белән баласының аркасыннан сөйгән хәрәкәт ясап алды хәтта.
Шулвакыт кесә телефоныннан гомер юлдашы, тормыш иптәше, ягъни, икейөзлеләнеп маташмасак, ире шалтыратты. Бар кыяфәтен балкыткан мәхәббәт нурын канәгатьсезлек билгеләре алыштырды.
– Ни булды? Эшем күп. Төшке ашка мине килеп алырсың. Пока.
Мөдир үз кешесенең «күңел ачкычын» эзләп азапланмады, кәгазьләренә чумды. Күп тә үтми, башын күтәрергә мәҗбүр итеп, бүлеккә пенсионер карчык килеп керде. Җәмгыятькә кагылышлы төрле мәсьәләләр, проблемаларны яктыртуга, аларны чишүгә бәйле вазыйфа башкарганлыктан, гозер белән йөрүчеләрне еш кабул итәргә туры килә. Мөдир, өтәләнеп торып, әбигә урындык китереп бирде, әйе, әйе шул дия-дия, ярты сәгатьләп бүлдерми тыңлады. Шул арада сөенде, хәсрәтләнде, кызганды, кыскасы, төрлечә теләктәшлек белдерде. Ахырда, китмәгез, утырыгыз әле тагы бераз дип кыстады, онытмагыз, килештереп йөрегез диде, тышкы ишеккә кадәр үк барып озатып калды. Ә әбекәй бернинди йомышсыз, эче пошканнан, «по пути» гына керергә исәпләгән икән. Бигрәк ихлас тыңлагач, күңеле булып, менә чәй эчәргә аз гына күчтәнәч дип, зур гына төенчек калдырып китте.
Ишекне генә япкан иде, улы шалтыратты.
– И-и-и, бәбекәччәем, юындыңмы? Тамагыңны туйдыр. Синең өчен генә сәгать биштән торып пешерендем. И-и-и, бәбекәчкәем. Юк-юк, бер эш тә юк. Үзем бәйләгән башмак куеп киттем, күрдеңме? Суык идәнгә яланаяк басма, балам. Ярар, улым, үзем шалтыратырмын әле тагын. Пока, пока...
Мөдир, үз алдына елмаеп, хыялында ниләрдер сурәтләп, беравык уйларына чумып торды.
Шуннан эчке телефоннан «главный» дәште. Мөдир, тын да алалмый, үрә басты.
– Әйе. Әйе. Әлбәттә, әлбәттә, берсүзсез. Ярар, ярар, үтәрмен.
«Ләббәйкә», «баш өсте» дип торучы роле һәрвакыттагыча кыйбатка төште – туры каткан аркасын хәтсез вакыт яза алмый торды. Чөнки башлыкның дәшүе гел көтмәгәндә, кинәт була, зиһенне тарата, кылдай тартылырга мәҗбүр итә.
Төштән соң бер сәгатьләп вакыт үткәч, икенче яртысы, йөрәк мае, җанын үртәп, янә элемтәгә чыкты.
– Тагын нәрсә инде? Суны салып киттем, итне әзерләдем, токмач киселгән, тозны үзең чамала. Ярар, анысы кайткач. Миңа шалтыраталар.
«Пока» да эләкмәде хәләл җефеткә.
– Шундый ул – минсез аш та пешерә белми, – кашларын җыерып, кесә телефонына ачулы караш ташлады мөдир.
Гомер юлдашларын ара-тирә «чәйнәштергәләү» бүлектәгеләрнең яраткан шөгыльләреннән берсе. Хәзер дә:
– Аш пешерә белмәгән ирең ике катлы йорт салды, менә минем ир... – дип, элеп алдылар. Аннары, күршенең күркәсе каз булып күренә ди, үзләренекен онытып, ярыша-ярыша, бер-берсенекен үтереп мактарга керештеләр.
Мөдир кинәт өстәл телефонына ябышты. Теге очтагы кешене таныгач, тоташ куштанлыкның үзенә әверелде, тезләренә төшә язды. Моның кебек шалтыратучыларның «күңел ачкычын» һәрчак янында тота ул.
– Алло! Исәнмесез! Сезмени бу? Әле генә уйлап куйган идем үзегезне. Хәлләрегез ничек? Нигә килеп чыкмыйсыз?
...Авыр, авыр мөдирлек эше. Көн буена йөз төрлегә керә. Эт була кичкелеккә. Артистлана, уйный бу, дия күрмәгез. Андый таланты юк аның. Бар булмышы белән ихлас. Безнең мөдир таләпчән, бигрәк тә үзенә карата: ялган кыланышка һич юл куя торган кеше түгел.
Зимфира ГАЛИМОВА
Фото: https://ru.freepik.com/photos/woman'>Woman фото создан(а) karlyukav - ru.freepik.com
Комментарийлар