Логотип «Мәйдан» журналы

Мин ничек телгә кердем?

Шаян хикәя.

Шулай бервакыт авылга кайттым. Үзебезгә. Студент вакыт. Ялга. Өйгә килеп керүем булды, абый белән җизни: «О-о! Менә Алмаз да кайтты, хәзер мунча керәбез!» — диделәр. Беләм инде мин аларның ничек кергәннәрен. Башка — бүрек, кулга бияләй киеп, икешәр себерке болгап чабыналар. Минем дә сынатасым килми. Сыкранып кына кереп киттем болар артыннан. Сиздермим, чыдарга кирәк. Менә ләүкәгә абый менеп китте. Ташка бер-ике чүмеч су сипкәннән соң, мин идәннән бусагага таба шуыштым. Ухыра-ухыра чабына, малай, абый. Чабына-чабына да тагын су чажылдата ташка. Идәндә ятып колак пешә. Әйе, мәйтәм, абый таза! Әле бит җизни менмәгән!.. Нишләргә? Менә абый ләүкәдән төште дә, өстенә бер чиләк су коеп, өйалдына чыгып китте. Мен әйдә, җизни! Абыйның чабынуы чүп кенә икән. Менә, ичмасам, җизни чабына! Ике себеркене ташка куйды да, бүрек-бияләйләрне киеп өстенә су бөрки башлады. Син нишлисең дип сорагыз! Мин идән ярыгына кереп китәрдәй булдым, аннан салкынча һава килгән кебек. Шуны исним. Куллар белән колакны капладым — пешә. Җизни үзе чабына, үзе су сибә, үзе су сибә, үзе чабына. Әллә юри кылана инде. Алай дисәң, бу хәтле кызуга кыланып булмый ул. Бер биш минутлап ухырганнан соң, җизни, себеркеләрен миңа ташлап: «Мә, чабын!» — диде дә абый янына чыгып ятты. Нишләргә? Чабыну түгел, торып та булмый. Тегеләр сөйләшә: янәсе, мин нишләрмен икән? Сынатырга ярамый. Яткан килеш кенә чүмечне үрелеп алдым да идәндәге чиләктән ташка су бөркеп җибәрдем. Тавышы әйбәт чыкты, эссе дә галәмәт. Кул пешә. Себеркеләрне алдым да стена белән мичне төяргә тотындым. Үзем анда-монда «эх!» дип куям. Тагын су сибәм, тагын стена тукмыйм. Байтак шулай кылангач, тегеләр янына чыгып егылдым. Куа чыккан кызу күт битләрен пешереп алды. Абый: «Молодец, безгә охшагансың, тазалык бар», — диде. Җизни: «Нәселегез шундый, әле җүнләп кызармаган да», — дип өстәп куйды. Абыйның бер җайлы философиясе бар. «Ныгытып чабынгач, сабынлап юынырга кирәкми», — янәсе. Ул шулай итте дә, киенеп чыгып китте. Җизни әле тагын бер мәртәбә чабынып алды, аннан ныгытып юынып, миңа җиңел пар теләп, трусигын гына киеп, калган әйберләрен кочаклап, өйгә шылды. Мин аның артыннан: «Тагын бер-ике мәртәбә чабынасым бар», — дип калдым. Өйгә чыкканда минем геройлык инде бөтен авылга таралган иде. Чөнки мин мунчада чагында безгә Нурдидә килгән булган, абый белән җизнинең: «Безнеке чабынумыни ул, менә, ичмасам, Алмаз чабына ул», — дигәннәрен авыл буйлап таратып та йөри башлаган. Абый белән җизни минем хәйләне инде күптән белделәр, ләкин бу хәлнең мәзәге кызык. Миңа шулай тоела.
 

Алмаз ХӘМЗИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pvproductions

 

Комментарийлар