Мичче Гата
Бүлмәдә ике кеше сөйләшеп утыра.
Берсе – бүлек мөдире Әхсән, икенчесе – аның кул астында эшләүче Гата. Быгырдый-быгырдый пешерә торгач, боларның сүз боткасы Гатаның җәй көне бакча өендә чыгарып куйган миченә килеп терәлде.
– Бәй, син мич чыгара беләсеңмени, Гата абый? – диде бүлек мөдире кинәт җанланып. Чөнки аның үзенең дә бакчадагы мунчасына мич чыгарасы бар иде.
– Шуны да белмәскә, беләм, кәнишне, – дип җавап бирде Гата, мөмкин кадәр тыйнак күренергә тырышып. – Түлке миңа бөтен эшне ике тапкыр эшләргә туры килә. Бетте дигәч кенә берәр гаебе табыла шунда, шайтан.
– Бакчадагы мичеңне дә ике тапкыр чыгардыңмы?
– Юк, ансын өч тапкыр.
– Ничек инде өч тапкыр, сөйлә әле, сөйлә, – диде мөдир эче катып көлүдән туктагач.
– Сөйлә, дип, сөйлисе юк инде аны – диде Гата. Әмма үзенең тизрәк сөйләргә тамак төбе кытыкланып, теле кычытып тора иде. – Башта мич чыгарасы урынны билгеләдем. Кирпечен керттем. Комын, дигәндәй, ташып куйдым гел урамга чыгып йөрмәс өчен. Бисмилла әйтеп җиңне сызгандым да, боламык ясап, кирпечләрне тезә башладым. Ике көн дигәндә чыгарып та бетердем, ягып та җибәрдем. Кичкә таба мичем җимерелеп тә төште. Боламыгыма ком гына салганмын, балчык салырга онытканмын.
Әхсән куллары белән корсагын уа-уа, йодрыгы белән яшьле күзләрен сөртеп, аяклары белән идәнне таптый-таптый көлде дә, сакау кеше кебек тотлыга-тотлыга, көч-хәл белән генә «шуннан, шуннан» дип куйды.
– Шуннан шул инде. Боламыкка ике өлеш балчык, бер өлеш ком кушып мичне яңадан чыгарырга туры килде. Бу юлы бераз яңалык кертеп җибәрдем. Кайсыдыр илдә төтен юлын идән астыннан уратып үткәрәләр икән дигәнне ишеткәнем бар иде. Алай итсәң, баз да коры идән дә җылы була икән. Кирпеч күбрәк китсә китте, монсының да ике көн дигәндә торбасын өй түбәсенә менгереп куйдым. Ягып җибәрүем булды, өй эче кара төтен белән тулды. Тартмый гына бит төтенне мичем.
– Аннары өченче тапкыр чыгардыңмы?
– Чыгармый кая барасың. Ну, ансында бик нык уйлап, бөтен шартын китереп, чит-ят яңалыклар кертмичә генә, морҗасын да турыдан гына менгереп куйдым тегенең. Трактор кебек гөрләп эшли, төтенне дә кайтармый. Утынны гына күбрәк ашый. Ну ансы бәла түгел, урман якын.
– Карале, Гата абый, минем дә мунча миче чыгарасы бар бит. Әллә ял көннәрендә барып эшләп кайтабызмы?
– Ә нигә ял көнен көтәргә! Әлегә бүлектә барыбер юньле эш юк. Иртәгә үк китәм. Ял көнне килүеңә мунча мичең әзер булыр.
Ризалаштылар. Бүлек мөдиренең күңелен күрер өчен Гата куна-төнә эшләде. Мичне чыннан да бик матур итеп, җиренә җиткереп чыгарды. Махсус состав белән боламык ясап, шоп-шома итеп сылап та куйды.
– Әйдә, ягып җибәр мичеңә, – диде Гата Әхсән килеп керүгә. – Ансына мин өлгермәдем.
Әхсән мичнең матурлыгына сокланып туя алмады. Бөтен җире килгән. Кияүгә чыгасы кыз кебек төп-төз утыра. Мондый мичне мунчага түгел, өйгә чыгарсаң да ким-хур булмассың.
Әхсән бер кочак коры утын күтәреп керде дә идәнгә ташлады. Кесәсеннән шырпы чыгаргач, бер мичкә, бер миччегә гаҗәпләнеп карады.
– Кая соң моның авызы? Утынны каян тутырырга? – диде ул хәлсез тавыш белән.
– Бәй, авызын калдырмаганмынмыни? Әйттем бит мин сиңа, миңа бөтен нәрсәне кабат эшләргә туры килә дип. Монсын да сүтеп яңасын мәтәштерергә туры килә инде.
– Әллә калсын гынамы, Гата абый. Бигрәк матур утыра бит, – диде Әхсән яшьле күзләрен сөртә-сөртә.
Аның кычкырып көлгән тавышыннан шикләнеп, бакчаның теге башындагы этләр куак астына кереп качтылар.
Индус СИРМАТОВ
Фото: Анна Садовская
(https://galina-lukas.ru/article/1012/tatarskiy-etnograficheskiy-muzey-tatar-avyly-ili-kak-zhili-tatary-v-starinu?lang=ru)
Комментарийлар