Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкы озын кичләрдә

Бу кышкы озын кичләрдә күгелҗем эңгер-меңгер төшкәндә, эч поша, әллә кая барып, әллә ниләр эшлисе килә.

Г.Тукайның:
«Ашыйсым ла килә, ай, әллә ни,
Өй артында торган арбаный...»
дигән шаян сүзләре искә төшә.
– Сиңайтәм, – дидем мин, – әйдә берәрсенә барып, күңел ачып, җилләнеп кайтабыз. Саф һава да суларбыз.
– Йомышсыз уңайсыз бит, – ди хатын.
– Сагындык әле диярбез. Син оек бәйләп утырырсың, телевизор карый-карый, хәл-әхвәл сөйләшербез, эч бушар.
Хатын бәйләнеп бетмәгән оегын сумкага салды, киендек тә чыгып киттек.
– Кемнәргә сугылабыз?
– Әйдә Нәҗипләргә.
Нәҗипләрнең ишеген шакыдык. Орчык буе малайлары, ишекне ачып, папа белән мама кинога китте, диде.
Күңелсез генә урамга чыктык.
– Йөриләр дөмегеп!
– Күрмәгән киномыни инде, тояклары кычытадыр.
– Инде кемнәргә сугылабыз?
– Әйдә Галишаннарга, бер йомыш та бар иде.
Галишаннарның звоногына бастык. Ямьшәйгән тапочка ләштер-ләштер иткәне ишетелми. Тагын звонок бастык, тагын бастык, эһ иткән тавыш та юк.
– Тотарсың боларның койрыкларын!
– Әллә кайда кадалып йөриләрдер әле. Тагын күңелсез генә урамга чыктык.
– Үтмәс товар булдык бит, сиңайтәм.
– Сиңа ияреп чыккан мин юләр. Җылы өемдә генә утырсам, ак сакаллы карт булыр идем.
– Бер шанс бар әле, карчык. Әйдә Җәүдәтләргә сугылабыз, булгач булсын инде!
Җәүдәтләрнең звоногына бастык. Бәләкәй кызлары ишек ачты.
– Әтиең өйдәме, Рәисә?
– Әти эштән кайтмады әле.
– Әниең дә өйдә юкмыни? – дип сорады хатын.
– Әни школга китте, родительский собрание.
– Ярый, сау булып тор алайса!
Тагын күңелсез генә урамга чыктык. Иренеп кенә кар явып тора. Без иренеп кенә өйгә кайттык.
– Давай, карчык, аш пешер, үзебезнекен ашарга язган икән бүген!
– Әйдә, шуларга үч итеп пилмән пешерәбез!
– Була ул, мин дә ясашам.
Хатын камыр басты, фарш әзерләде, мин суган әрчедем, рюмка авызы белән камыр кистем. Эш ходка китте. Бала-чага, мәктәптән кайтып, дәрес хәзерләргә утырды. Пилмән шулпасы кайнап кына чыккан иде, ишекне шакыйлар. Барып ачсам, ай белән кояш кебек, Нәҗип белән Сәрия ханым икән.
– Исәнмесез, хәерле кич!
– Исәнмесез, әйдүк түрдән, әйдүк түрдән!
– Сагындык әле.
– Килеп бик әйбәт иткәнсез, бәхетле авызлар, хәзер пилмән пешә.
Кунаклар чишенеп түргә уздылар да иске газета-журналларны карый башладылар.
Кайнар пилмән, хуш исле буларын чыгарып, өстәлдә утыра. Борыч белән серкә эзли башлаган идем, ишек шакыйлар. Барып ачсам, бәрәкалла, ай белән кояш кебек, Галишан белән Миңнур ханым.
– Исәнмесез, хәерле кич!
– Исәнмесез! Хуш киләсез, әйдәгез түрдән!
– Сагындык әле, бәй, сездә кунаклар да бар икән, исәнмесез!
– Кунак янына кунак сыя ул, әйдә утырыгыз әле!
Кунаклар өстәлне әйләндереп утырыштылар. Хатынның запасы бар икән, буфет почмагыннан бер «алъяпкычлы» чыгып өстәлгә кунды. Чеңгелдәтеп Чехословакия рюмкаларына сала башлаган идем, ишек шакыйлар. Барып ачсам, рәхмәт төшкерләре, Җәүдәт белән Рәйханә икән.
– Исәнмесез, хәерле кичләр!
– Исәнмесез! Без сагынганны белдегезме, үзегез сагынып килдегезме?
– Сагындык әле. Кич тә бик матур, хәлләрен белеп тә кайтыйк, дидек.
– Бик молодецлар икәнсез, әйдә түрдән узыгыз әле!
Кунаклар кысылыбрак утырыштылар. Мәҗлес түгәрәкләнде. Нечкә билле, озын, нәфис рюмкаларга шәраб салып чыктым да, берсен биленнән чеметеп кенә күтәреп, моментка яраклы тост әйтергә тотындым:
– Утырыгыз, балалар, тартынып тормагыз, монда әтиегездән башка барыбыз да үз кешеләр, дип әйткән, ди борын заманда бер ханым...
Кунакларның алларында пилмән, мактый-мактый уралар.
– Ну шушы Нәфисә ханым пилмәнне оста пешерә!
– Нәфисәнең ире дә ничава аның, запаслы мужик...
Мин рюмкаларга тагын салып чыктым да, тост әйтергә генә әзерләнгән идем, ишек шакыйлар. Барып ачсам, Равил белән Рәмзия ханым икән.
– Исәнмесез! Хәерле кич белән!
– Исәнмесез! Бәхетле авызлар икән сез, суыктан да курыкмагансыз.
– Сагындык әле, түзәр хәл калмады.
– Әйдүк түрдән! Кунаклар, кысыла төшегез! Кунаклар белән өй тулды. Мин кухняга чыктым да күп итеп бәрәңге пешерергә куйдым.
Бу кешеләрдә оят та юк инде, сагындым диген дә килеп тул, имеш! Шушы салкында кунакка йөрергә ничек тояклары кычытып торадыр! Эш кешесенә якшәмбе көндә дә ял юк!
 

Гамил АФЗАЛ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

«Мәйдан» № 5, 2017 ел


 

 

 

 

 

 

Комментарийлар