Кырмыска белән Чикерткә
(Крылов мәсәленең заманча рәвеше)
Урманчы-санитар хезмәтен
Җәй буе башкарды Кырмыска.
Һәркемгә билгеле сәләте –
Әлбәттә,
Бу эштә
Ул – оста.
Табигать саулыгын саклап, ул
Бик күпне гамәлгә ашырды:
Тау кадәр чүп-чарны
Бер үзе күтәреп ташыды.
Чисталык аланы ясады;
Кыскасы,
Урманны
Алдынгы
Хуҗалык итәргә ясканды.
Әмма җәй, кызганыч,
Әй, кыска
Һәм тышта
Буранлап килгән шул ак кыш та.
Гел шулай булгалый
Бу фани тормышта,
Яшәүдә-ормышта –
Ничаклы тырышып та,
Әҗерсез калган бит Кырмыска.
Урманнар хуҗасы
Аюның баҗасы,
Беренче ярдәмче Фырт Бүре –
Шөкәтсез бер түрә –
Кырмыска эшендә
Ниндидер хилафлык күрә;
Имештер дә, шуңа күрә
Түләгән бөтенләй мыскаллап.
Фидакарь, уңган белгечне
Бетереп ташлаган мыскыллап.
Ә бит бичара Кырмысканың
Малсыз-чарасыз һәм дә акчасыз
Бик озын кышлауны
Бар әле исән-сау чыгасы.
Җитмәсә, кулында – бер олау
Баласы-чагасы.
Баш катып, аптырап,
Суыктан калтырап
Барган ач Кырмыска
Күршесе Чикерткә катына.
Ә моның эше шәп, карачы!
Атаклы җыр-бию офисы
Башлыгы ләбаса,
Лаеклы
Замана баласы!
Җәй буе ялда ул,
Кызына, коена,
Таганда атына;
Ашамлык – гел мулдан,
Эчкәне – ул ром, ул шампан!
Күңелле
Музыка астында
Эченә сеңдереп тик ята,
Айфонга төрткәләп, хуш исле
Сигара пышкырта.
Әле дә Ялтадан кайткан көйгә
Кәефе бик һәйбәт, уйный да көлә.
Тик менә
Кырмыска әҗәткә сорагач,
Көрсенеп иңнәрен сикертә,
Мәче күк мыегын селкетә.
Күршенең кызганыч халәтен
Тамаша кылгачтын Чикерткә,
Сөйләде нотыгын, кикерә-кикерә:
«И, җаным, соң кайчан
Һәм кайда
Эш эшләп кем баеган?
Кара тир түгүдән ни файда?
Бигрәк тә хәзерге заманда...
Йә, ярар, төкер син эшенә,
Үрнәк ал безнең ишедән!
Сиңа да бик вакыт, ахирәт,
Минем күк җырларга, биергә,
Гитара, мандолин чиртергә...
Яисә – кит инде! –
Скрипкә сыздыру читенме?
Көйләгән-биегәнне
(Үземнән беләмен)
Тамашачы үлепләр ярата.
Үзенә ошаса, алкышлап,
Чәчәген, бүтәнен кочаклап ыргыта.
Һөнәрең булмаса –
һәйбәтләп өйрән дә!
Йомгаклап әйткәндә, син тырыш
Тормышны җиңелчә көйләргә!»
Илдус ДИНДАРОВ
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 3, 2024 ел
Комментарийлар