Логотип «Мәйдан» журналы

Кунакта

Редакциягә килгән кәгазьләр бары да безгә – хатлар бүлегенә өелә.

Нинди генә моң-зарларын сөйләми дә, нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итми кешеләр. Берсе, иремнең әнисе усал, нишләргә икән, дип киңәш сорый. Икенчесе, йоклаганда хатынның борыны сызгыра, хәвеф-хәтәр булмагае, дип шикләнә. Ә өченчесе, ни өчен сыерчыкларга оя ясыйлар, ә чыпчыкларга юк дип теңкәгә тия. Бүген шуларга җавап язып, баш катты. Эш сәгате беткәнен сизми дә калганмын. Бәби туена барасы гел истән чыккан.
Хатын:
– Сине көтә-көтә, күзләр күгәреп бетте. Шулчаклы дөньяңны онытып йөрмәсәң, – дип сукранып та алды.
Соң булса да, уң булсын дигәндәй, шулай да киттек. Кеше сыман бер рәхәтләнеп ял итеп кайтырмын, ичмаса.
Без баҗайларга барып кергәндә, кунаклар, телефон чыбыгындагы чыпчыклар кебек, өстәл тирәли утырганнар иде инде. Безне бер пеләш башлы агай янына утырттылар. Барыбыз да урнашып беткәч, баҗай бик вәкарь генә тамак кырып алды да, кунаклар белән таныштыра башлады. Безгә чират килеп җиткәч, ул үтә дә тантаналы итеп:
– Ә монысы, хөрмәтле кунаклар, минем иң яраткан баҗам Хөрмәтулла була, – дип әйтеп салды. – Редакциядә эшли! – дип тә өстәде.
Редакция сүзен ишетүгә минем янда утырган пеләш башка «җан керде».
– Корреспондент иптәш! Карале, корреспондент иптәш! – диде ул утырган урындыгын миңа таба борып, әйтерсең, бүлмәдә без икәүдән-икәү генә калганбыз. – Газетада чәч үстерү турында хәбәр чыккан диләр. Шул дөресме?
Ярый әле «Файдалы киңәшләр» китабыннан укыган идем, чәч тәрбияләү хакында кайбер киңәшләр бирдем.
Пеләш башның икенче соравына җавап биреп өлгермәдем, чуар күлмәгенә күбәләк таккан ир «Һөҗүмгә» күчте.
– Иптәш журналист, менә сез әйтегез әле, кыргаякның аягы ничә? – диде ул шактый көр тавыш белән. Чөнки без пеләш башлы агай белән аңлашкан арада кунаклар шактый сыйланып өлгергәннәр иде инде.
Ул арада икенче яктан мине туп кебек түгәрәк ханым эләктереп алды.
– Иптәш редактор! Менә сез әйтегез әле, укучыларны мәктәптә нигә эшләтәләр? Бу дөрес түгел бит!
Мин аңа хезмәт дәресләренең педагогикада тоткан урынын аңлаткан арада, өстәлгә ит белән бәрәңге куйдылар. Каклаган каз килде. Ә мин Һаман сөйлим дә сөйлим. Инде телем кибеп, аңкауга ябышты. Берәр чәшке чәй бирүче дә юк, ичмаса. Хатынга әйткән идем. Ул да:
– Чәйгә ерак әле. Әле бәлеш чыкмаган, – дип, авызны томалады.
Безнең каршыда утырган кара мыек ишетеп калган икән, миңа күз кысып:
– Алда җимеш суы чемердәп торганда, нинди чәй ул? Әйдә, агай-эне, тартынма! Кыюрак бул! – дигән иде диюен. Соң ничек инде, авыз күтәреп, берүзең ширбәт чөмереп утырасың. Телемне тешләдем.
Ә мәҗлес гөрли, кызганнан-кыза бара. Миңа сораулар явып кына тора. Хуҗалар шат, кунаклар да канәгать. Менә, ниҺаять, кызарып пешкән бәлеш килде. Аны кистеләр. Авызга су китерә торган тәмле ис белән бүлмә тулды. Минем ашказанында, кем әйтмешли, әллә кайчан инде бүреләр улый башлаган иде. НиҺаять, мин дә... Бәлеш катысына үрелүем булды, өстәлнең аргы башыннан икенде күләгәсе кебек озын ир калкынды.
– Менә син, иптәш я-язучы... – Теле көрмәкләнгәнгә, ул сүзләрен тагын кабатлады. – Менә син, иптәш язучы. Әйт әле, малай. Кайда дөреслек?
Ул инде минем янга ук килеп утырган иде. Әйтерсең, мин аның өч борынга кергән шешәдәше. Көрәктәй кулы белән минем аркама гөпелдәтеп алды.
– Менә, син, әйт әле, малай. Нигә минем унөченче зарплатаны кискәннәр, ә? Бер гаепсезгә. Ышанмыйсыңмы? Прогулың бардыр дисеңме? Һе, подумаешь, анда баш авыртып өч көн эшкә чыкмаганмын икән, нәрсә, дөньяның чите кителгәнме? Ә менә ай буе больницада ятса да, Җамалыйга түләгәннәр. Кайда дөреслек?
Утыра-утыра, без сукыр тычканнар турында да, күзле тычканнар турында да фәлсәфә саттык. Зәңгәр диңгезләр артына да сәфәр кылдык. Һималай тавының түбәсен дә айкап төштек.
Ул арада (вакыт җиткәндер) кунаклар таралыша башлады. Башкалар киенгәндә, минем әле һаман ниндидер ханымга нидер аңлатуымны көтеп утырырга хатынның сабырлыгы җитмәде.
– Шушының белән берәр җиргә барсаң, лыгырдаудан бушамый. Син бүген кайтасыңмы, юкмы? – дип, тупас кына итеп кулга плащымны тоттырды.
Дөрестән дә, без генә Алланың кашка тәкәсе түгел, башкалар таралышканда ничек утырып каласың инде, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, кузгалдык.
Ә өстәлдә... Килгәннән бирле каршымда утырган итле шулпа гына, миңа үпкәләгәндәй, мөлдерәп карап калды.
 

Фәтхулла АБДУЛЛИН

 

Фото: vk.com 

 

Комментарийлар