Логотип «Мәйдан» журналы

КУКМАРА МӘЗӘКЛӘРЕ - ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Искиткеч тырыш, эчкерсез, Җор күңелле якташларым истәлегенә.Безнең авылда кичке аштан соң ирләрнең көндә урамга чыгып, берәр бүрәнә өстенә утырып гәпләшү, дөнья хәлләрен сөйләшү гадәте бар иде. Шулай...

Искиткеч тырыш, эчкерсез,
Җор күңелле якташларым истәлегенә.
Безнең авылда кичке аштан соң ирләрнең көндә урамга чыгып, берәр бүрәнә өстенә утырып гәпләшү, дөнья хәлләрен сөйләшү гадәте бар иде. Шулай бер көнне колхозны сүгеп утырганда, бик җор телле, гомере буе тимерче булып эшләгән Минемулла абзый, шулай сөйләп китте: “ Сез зрә сүгәсез колхозны, әй шәп нәрсә бит ул колхоз, сезнең аерым хуҗалык заманында яшәп караганыгыз булмады шул. Менә ул вакытта “күрдек без” - күршеләрдән алдарак кузгалыр өчен, әче таңнан атыңны җигеп басыуыңа чыгып чабасың, чөнки ахырдан кузгалган кешедән бөтен авыл халкы ялкаулыкта гаепләп көлә иде. Эх, колхозга кергәч китте “рәхәт” тормыш - ашыкмыйсың, үзеңнең җирең юк, эшкә баргач та йөрисең эленке – салынкы гына – “арба ватылса утын, ат егылса ит” - ни булса да алай кайгырмыйсың, синеке түгел, колхозныкы, аның өчен прсидәтел бар”.
Менә шулай итеп, Минемулла абзый үзенең бик оста сүзләре белән тормышның олы “үзгәрешләрен” аңлатты да бирде...
 
***
 Тормыш белемнәрен ул заманнарда урам, мәктәп белән беррәттән базар да бирә иде. Безнең авылдашлар күбрәк Янил базарына йөрделәр. Анда ни генә сатылмый, базар гөж килеп тора, бәйрәмне хәтерләтә, базар читендәрәк, күрше авылның бер сукыр музыкантының озын курайда, скрипкәдә бик моңлы борынгы татар көйләрен уйнаганы хәтердә калган... Ата-аналар балаларын кечкенәдән базарга йөртергә тырышалар, безгә дә базарга бару зур вакыйга була, күргәннәр мактанырга озакка җитә.
Элек авыл кешесенә ат тоту катгый тыелган иде. Нинди этлек – мең еллар буена ат өстендә туып, ат өстендә үлгән татарны аттан аеру!). Безнең әти райпо системасында эшләгәч, ат тотарга рөхсәте бар иде – сабантуйларда беренче килә торган “Машка” исемле ат, озак еллар бездә булды. Аны карау, ашату күбрәк минем өстә. Җәй көннәрендә “Иске зират” башына арканлыйм, көндез су эчерергә алып барам, кичен алып кайтам.  Арканны ычкындырып, өстенә сикереп атлануга, бөтерелеп куш аяклап чаба башлый, күз ачып йомганчы чишмә буена төшеп җитә иде. Кеше акыллары бар иде үзендә.
Әнинең абыйсы Галимбик абыйның да аты бар – ул да заготовитель иде. Базарга аның белән бергәләп күршесе Хаҗи абый бара. Безнең әтинең арба – чанасына якын дусты Минемулла абый,  Әхәт абыйлар иярә иделәр. Еш кына чана башында печән арасында миңа да урын табыла...  Шунысы кызык – әтиләр иртән базарга барышлай авыл зиратын узганда догаларын укып, әби-бабаларыбыз рухына дога кылып узалар иде. Кайтканда  инде алар дога кылмыйлар – чөнки базардагы дуслары белән очрашу бер матур бәйрәмгә әйләнә.
Бәйрәм белән бәйләнгән бер кызыклы хәлне дә языйм әле: Шулай әти базардан кайтып ял итеп алгач, бездән бәрән таптыра – базарда алганын, ат чанасында алып кайтканын яхшы хәтерли, тик бәрән кайтып җитмәгән.  Шулай баш ватып торганда, бер авылдаш теге бәрәнне җитәкләп безгә килеп керде. “Мортый абыйдан башка Олыязда бәрән югалтырдай кеше юк, шуңа сезгә алып килдем” - дип сөендергән иде ул.
Янил базары белән бәйләнгән үземнең дә бер истәлегемне  язасым килә: Әти, Минемулла абый һәм мин (7-9яшьләр булдымы икән) Янил базарыннан җиккән атта  кайтып киләбез. Әти бер сыер алган иде, бәйләгән бавы минем кулда – шулай сыер адымы белән әкрен генә кайтабыз. Кышкы аяз, кояшлы матур көн. Бераз баргач, әти “без кайта торабыз, сыерны үзең җитәкләп алып кайт авылга” - диде миңа. Мин киреләндем, елый башладым – басуда бер үзем ят сыер белән калудан курыктыммы, чанада рәхәтләнеп утырып кайтасы да килгәндер... Тик алар озак үгетләп тормадылар, типтеләр дә төшерделәр чанадан. Кайсы икәнен хәтерләмим, әтидер инде. Һәм атларын чаптырып китеп тә бардылар – мин акырып елап калдым. Бераз елагач туктадым бугай – бер кем ишетмәгәч, күпме елап була инде ул, сыер да аптырап карап тора. Тора-бара кузгалдык, сыер тыныч, әкрен генә атлый, юл чиста, такыр – язга таба булса кирәк – көн салкын түгел, җилсез дә.  Шулай кайта торгач, күңел күтәрелеп китте, Олыяз авылы зираты да еракта күренә башлады. Инде авылга кайтып җиткәндә, үземне җиңүче - герой итеп сизә идем, авызым да ерык иде. Әтинең “Маладис, улым зур үскән инде” – диюе, “Еламадың да бугай” – диюенә - “Юук” дигәнем хәтердә калган.
Еш искә алам мин ул хәтерне – ӘТИНЕҢ  кырыс дәресен.  Мөгаен  балаларны вакытында “чанадан тибеп төшерү дә” кирәктер шул, югыйсә гел әти-әни  итәгенә ябышып калырга мөмкиннәр бит, азмыни андыйлар...
 
***
 Без яшь чакта Олыязда бик матур, күркәм кеше ветфельдшер булып эшләүче Вагыйз абый Нигматуллин бар иде, хатыны Мәдинә апа гомер буе балалар укытты. Барлык мал врачлары кебек бераз “салырга” ярата иде ул. Бераз салып алса, клубта кино барганда кереп бөтен залга шар ярып, “военный ветеринарный врач Нигматуллин булыр бу!”,- диеп халыкны җанландырып җибәрә торган иде. Ул чыннан да кавалериядә хезмәт иткән булган икән. Кешеләр аның төнлә белән хатыныннан көнбагышны чистартырып, кыздыртып ашый икән дип, шаяртып сөйлиләр иде.
 
***
Өченче күршебез Хөрмәтулла (аны авылда Хөрми дип йөртәләр иде) абый белән Әминә апалар бик күп кызлар үстереп гомер иттеләр. Әминә апа зур таза гәүдәле, сугыш елларында, аннан соңгы елларда да тракторист булып эшләде, арт тәгәрмәче зур тешле НАТИ тракторы иде аның. Ә Хөрми абый бик ябык, чандыр гәүдәле, салырга да яратучан, хыялый гына кеше иде. Шулай бер вакыт Әминә апа өйдә юк вакытта Хөрми абый Баян исемле яшь хатын алып кайткан ди. Болар мунчага киткәч Әминә апа ишетеп кайтып, мунча ишеген тыштан терәткән дә, мунчаның бер почмагыннан күтәреп, аты – юлы белән хәзер шунда күмәм мин сезне,- дип, бөтен мунчаны селкетә башлаган ди. Инде ялварып, антлар иткәч кенә чыгарган тегеләрне – бүтән Хөрми абыйның андый гадәте ишетелмәде, тик бу мәзәк авыл халкына сөйләргә гомер буена җитте. Хөрми абый алай итек тә бик басмады, тазалыгы юк иде, күбрәк йорт арасында, каз, сыер саклап көнен уздыра иде минемчә. Без малайлар өчен Хөрми абый белән сыер сакларга бару иң зур бәхет булды. Ул безгә караңгылар төшкәнче әкият сөйли иде, аны тыңлап маллар таралып уҗымнарга кереп беткән чаклары да аз булмады. Әкиятне ишетмичә калабыз,- дип малайларны аерып булмый иде. Инде Хөрми абый:“Ярар мин туктап торам, бар малларны куыгыз” - дигәч кенә бара идек. Аның ул әкиятләре искиткеч мавыктыргыч, бер – берсенә охшамаган иде. Аларда нинди генә батырлар юк – агач батыр, шикәр батыр, әрем батыр, борчак батыр, куян батырлар, алар бихисап, аларның маҗаралары искиткеч кызыклы һәм бердә кабатланмыйлар да. Ул әкиятләр кайдандыр укыган, ишеткән түгел, “к*теннән” чыгарып сөйли дип, әйтәләр иде безнең якта.
Әле бүген дә оныкларга кечкенә генә әкият тә сөйли алмыйча тилмергәндә, Хөрми абыйның ул заманда авылда искиткеч әдәби - шигъри - хыялый – моңлы җанлы кеше булганын хәзер аңлыйм, сагынып искә алам. Гади гына тоелган халкыбызның нинди талантлы кешеләре булуына сокланам.
 

Зиннур ЗАКИРОВ


Фото: https://ru.freepik.com


 
 

Комментарийлар