Логотип «Мәйдан» журналы

Куаклыктан килеп чыккан...

Сәгыйтьме? Сәгыйть — авылның бер дигән егете.

Ул буй-сын, ул каракучкыл чибәр йөз, ул уңганлык...
Бирсә бирә бит Ходай! Гармунда да теттерә, җырда, биюдә дә төшеп калганнардан түгел, ә тәмле итеп сөйләшү дигәндә — тел тегермәне җилсез көнне дә шәп әйләнә. Шуңа күрә авылның бар кызлары аңа аһ итеп торалар — шаяртып күз кысса, шунда ук муенына барып асылынырга әзерләр. Инде түбән очтан берсенең, югары очтан икенчесенең алданганы, гыйффәтсез калганы булды — барыбер аны гаепләмәделәр, бар ачуларын көндәшләреннән алдылар. Тик Сәгыйть һаман да төп максатына ирешмәде — Гөлмәрьямнең кирелеген сындыра алганы юк. Ул, Сәгыйть сүз башласа, «Мир үгезе» дип кенә җибәрә дә читкә качу ягын чамалый. Сәгыйть инде нинди чаралар кулланып карамады: аңа өйләнергә ниятенең чын күңелдән булуын әйтеп кат-кат антлар итте, туганнарының уйларын белергә тырышты, әллә нинди вәгъдәләр бирде, үтенде, үгетләде һәм, ахыр чиктә, янап та карады — Гөлмәрьямнең үз туксаны туксан иде. Башка кызлардан артык җире дә юк югыйсә, гади бер савымчы. Ә Сәгыйть, ни әйтсәң дә, нәчәлник кеше — югары белемле экономист. Җен ачуларың чыкмаслык та түгел.
Көтмәгәндә-уйламаганда кыздан үч алу мөмкинлеге туды. Район газетасында Гөлмәрьямнең фоторәсеме басылып чыкты. Хикмәте шунда: кыз карамагындагы «Сандугач» дигән сыерның бер мөгезеннән Гөлмәрьям, икенчесеннән авылга терлек каралтылары төзергә дип килгән әрмән шабашчыларының Ованес исемлесе тоткан иде. Менә шул сурәт харап итте дә инде кызны!
Сәгыйть үзе белепме, каладагы язучы туганыннан ишетепме, Гөлмәрьям турында бәет чыгарды һәм аны җае чыккан саен кабатлый торган булды:
Җәйләүләргә барган чакта Гөлмәрьям,
Куаклыктан килеп чыккан бер әрмән...
Җырның әле әрмән радиосы мәзәкләрендә генә була торган затсыз җире дә бар иде. Гөлмәрьям белән әлеге әрмән арасында, әлбәттә, берни дә булганы юк, фотога да алар бергәләп очраклы гына эләккәннәр иде — юньсез корреспондент нәкъ менә шул сурәтне сайлап биргән бит, әй! Әлеге Ованес — аны авылда Әнис дип йөртәләр иде — баш экономист Сәгыйть белән бик каты сөйләшеп карарга булды, әмма:
— Ыслушай, ни нады аскарбиләт чисный дивушка... — дигәннән артыгын әйтә алмады, чөнки инде төзелеп беткән каралты өчен озакка сузмый гына акча аласы калган иде...
Ниһаять, Гөлмәрьямнең дә үч алыр көннәре килеп җитте. Берзаман Сәгыйть һич уйламаганда, инде шактый күптәннән югалып торгач, кире авылга әйләнеп кайткан Жаннеттага өйләнеп җибәрде. Мәктәп директорының бер кашык су белән йотардай бу иркә кызы, мәхәббәт дәрьяларын аркылыга-буйга кичсә дә, теләсә кайсы егетнең башын әйләндерерлек иде әле. Сәгыйть апаларының, «ул бит инде негрдан да аерылып кайткан», диюләренә дә колак салмады — бөтенесен Африка эсселәрен хәтерләткән шашкын вә ялкынлы бер төн хәл итте. Һәй ул төн! Ауган бүрәнә кебек түшәктә нәрсәдер көтеп ятучы авыл кызларыннан аерыла иде шул Җәннәт-Жаннетта! Ирдән аерылу түгел, чурттан аерылган булсын — аның белән төн үткәрү үзе генә дә бәхетнең аръягы иде. Яратышуның андый сихри тылсымнарыннан кем генә баш тартыр икән?!
Вакыт Гөлмәрьямнең яраларын дәвалады. Әллә нинди гайбәтләргә карамастан, яшерен генә яратып йөргән егетенә кияүгә чыкты. Бәби тапты. Озакламый Жаннеттаны да районның бала тудыру йортына озаттылар. Берничә көннән аннан: «Сәгыйть хатыны негр тапкан», — дигән коточкыч хәбәр килде. Бу хәбәр чыннан да чын идеме — фән хәзер «геннар мутациясе» дигән хикмәтләр уйлап чыгарды бит, — әллә әтисе һәм әнисенең каракучкыллыгы сабыйга күчкән идеме яисә берәрсе тараткан ялган гына идеме — кемдер гөнаһына кермик! — бала үсеп җиткәч барысы да ачыкланыр әле. Аның каравы Гөлмәрьямнең күңеле шат, ул тантана итә иде. Сәгыйть яныннан да ул: «Негр!», «Негр!» — дип үртәп уза торган булды.
 

Әхмәт РӘШИТ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар