Котлыйбыз
Шаян хикәя.
– Гадел, Гадел, дим, күр әле, күр! Тәрәзәдән генә кара. Әхмәт мунчага килә. Кулына ике себерке тоткан. Нишләргә икәнен белә... Марс Галихановичны чабындырырга бара инде ул. Нәчәлнигенә массаж ясарга. Массажын да ясар ул, әйбәтләп чабындырыр да... Менә күр дә тор, Әхмәтең атказанган исемгә тизрәк лаек булачак. Булмый ни... Гадел, Гадел, дим, ни, кара әле, бар, син дә кер мунчага. Киемнәреңне җәҺәт кенә әзерләп бирәм. Марс Галихановичның, Һич югында, җилкәсен булса да уарсың. Әхмәттән кай җирең ким?! Бераз син дә ярый бел кешегә. Кайтышлый, чәйгә алып керерсең үзләрен. Мин әзерләнеп торырмын... И-и, синең шул булыр инде: җиттеме дә җиттеме! Җитми генә торсын әле! Иделгә балыкка баргач, үзең дә күреп тордың. Әхмәтең Марс Галиханович каршында боргаланып-сыргаланып кына йөрде. БилләҺи, бу кадәр тормыш артисты булып яралыр икән! Өтәләнә генә: монысы болай да, тегесе тегеләй! Марс Галиханович та Марс Галиханович! Кармакның да анысы түгел, монысы әйбәтрәк. Исең китәр, кармагына селәүчәннәренә кадәр кигертеп бирә. Берне генә түгел, икене, өчне... Тере килеш! Белдеңме? «Тере килеш шәбрәк, зуррак балыклар каба», – ди. Ул эләктергән балыкларны үтереп мактый. Каршысында биеп кенә тора. Ә син? Ләм-мим... Күңеленә ошаган бер генә сүз дә кыстырып җибәрә алмыйсың бит шунда. Эчеңнән бикләнеп йөри-йөри, исәпләү машиналарың белән саташып беткәнсең бит инде. Берәр хикмәтле нәрсә уйлап таба алсаң иде. Юк бит, юк! Ичмасам, Әхмәт кебек була бел... Йә, керәсеңме мунчага?.. И-и, синең шул каш җыеру булыр инде, бернәрсә булса! Нәчәлство тирәсендәрәк булганың начармы әллә? Дан, шөҺрәт күктән төшми ул. Төннәр буе казынып утыруларың йөрәк итемне ашап бетерде инде... Кара, кара... Нишләп тыйыйм ди мин телемне? Һе, тапкан! Син инженер булып эшләгән акчаны мин сагыз сатып та алам. Әнә безнең ишеләрнең өйләренә керсәң исең китәр, җитешмәгән җирләре юк. Ничәмә машиналары, дачалары бар... Нигә? Әллә дөрес түгелме?.. Йә-йә, турсаеп торма әле... Әнә Әхмәт мунча чатыннан борылды... Безгә кереп килә. Бер дә юкка түгелдер. Мунчага чакырырга микән?..
Кереп тә җитте. Әбәү! Кыңгырауга шулай каты басмаса!..
Исәнмесез, Әхмәт, исәнмесез! Әйдүк, әйдүк. Түрдән узыгыз! Гаделме? Өйдә, өйдә. Түр бүлмәдә. Әле сезнең мунчага килгәнне тәрәзәдән карап тора идек. Узыгыз, уз... Яңалык алып килдем? Безгәме? Китсәнә!.. Хәтта сөенче! Ә-ә, шулаймыни? Рәхмәт инде сезгә, рәхмәт Гаделнең ачышын яклап чыкканыгыз өчен... Гадел! Гадел! Ишеттеңме? Котлыйм, бәгърем, үзеңне котлыйм. Әйткән идем бит, мин сине барыбер галим кеше итәм әле, дип. Рас килдеме минем сүзләр!.. Менә хәзер Әхмәт белән әйбәтләп мунчага кереп чыгыгыз. Анда сезне Марс Галихано-вич та көтәдер инде... Нәрсә дисең, Әхмәт? Марс Галихановичны мунчада очратканым юк, дисезме? Бүтән эшкә күчерделәр? Пәрәмәч!.. Кем соң хәзер нәчәлнигегез? Гадел Шакурович! Минем иремме? И-и, Әхмәт, ник соң аны алдан ук әйтми торасың? Бу бит икеләтә шатлык! Гаделем нәчәлник булсын да!.. Хәзер тиз генә мунчага кереп чыгыгыз да – туры безгә... Барыгыз, бар...
Гадел! Гадел, дим!.. Ни, кара аны, дәрәҗәңне төшерәсе булма! Мунчада Әхмәттән аркаңны яхшырак ышкыт, яме!
Нурислам ХӘСӘНОВ
Фото: vk.com
Комментарийлар