Логотип «Мәйдан» журналы

Көрәп алабыз

Авылда яшәүче берәүгә яшь чагында бергә уйнап үскән дусты шәһәрдән кунакка кайткан, ди.Чәйләп утырган вакытта, сүз иярә сүз китеп, сорый икән кунак кеше:— Үзең кайларда эшлисең соң, яшьтәш?— Фермада ү...

Авылда яшәүче берәүгә яшь чагында бергә уйнап үскән дусты шәһәрдән кунакка кайткан, ди.
Чәйләп утырган вакытта, сүз иярә сүз китеп, сорый икән кунак кеше:
— Үзең кайларда эшлисең соң, яшьтәш?
— Фермада үгезләр симертәм, — дигән хуҗа.
— Акчаны ничегрәк аласыз соң? — дип сүзен дәвам иткән шәһәрдән кайтучы.
— Акчаны көрәп алабыз, — дигән терлекче.
— Вот да, здорово, как хорошо, әллә безгә дә авылга кайтырга инде, — дип әйткән шәһәр кунагы, гаҗәпләнүеннән үзенең татар икәнлеген дә онытып.
— Яхшысын болай яхшы да, ә менә тирес түгүне механикалаштырсалар тагын да әйбәтрәк булачак, — дигән терлек симертүче.
Кунак кеше авызына китергән чынаягын кире куеп, аптырап калган, ди.
 

Ярулла КӘРИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар