Кем арбасына утырсаң...
Бу дөньяның кеме юк: усалы, шаяны, тупасы, әрсезе, итәгатьлесе.
Бәлки шуңа ‒ кешеләр төрле холыклы булганга, дөнья ямьледер дә. Менә без ‒ өч дус ‒ бер-беребезгә һич тә охшамаганбыз. Мин – күп сөйләшмәс, шырык-шырык көлеп йөрүчеләргә гаҗәпләнебрәк карый торган кеше. Сәйфи дусым исә, фәлсәфә сатарга, акны кара дип ышандырырга ярата. Ә менә Сафа дус – үзе бер кәмит. Һәр сүзне шаяртуга борып, җиңелчә фикер йөртә.
Болай өчегез өч төрле характерда булгач, ничек дуслаштыгыз, дисезме? Сәйфи дус әйтмешли, адәм баласы һәрвакыт үзендә булмаганны башкадан эзли. Чынлап та шулай: юаш ‒ усалга, надан ‒ укыганга, сәләтсез ‒ сәләтлегә, акчасыз ‒ акчалыга, фатирсыз ‒ фатирлыга, хәтта юан ‒ нәзеккә, кыска ‒ озынга, ялкау ‒ уңганга өмет итә, эзли, таба һәм, ниһаять, теләгенә ирешә. Андый парлар озын гомерле, тату була. Ике усалның бергә тату яшәгәнен кемнең күргәне бар? Иртәме, соңмы икесе ике якка юл ала. Без дә шулай бер-беребезне тулылындырып, гомерлек дуска әйләндек. Дөрес, беренче карашка шыр тиле булып күренгән шаян дустым Сафа белән күңелсез минутлар кичергәнебез дә бар. Нишлисең, дуска үпкәләп булмый.
Бервакыт шулай троллейбуска утырдык. Сәйфи дустым белән Сафа дустым минем артта, ә мин чибәр генә бер ханым каршында басып торам. Борылыр идем, уңайсыз. Хатын-кызга арт белән басу бер дә килешә торган эш түгел. Дусларым нәрсәдер сөйләшеп көлешкән була. Билет өчен акчага кесәгә керер идем, чибәр ханым белән терәлешеп дигәндәй торабыз. Әллә ни уйлавы бар...
Шулчак бер кул, минем кабырга яныннан узып, чибәр ханымның билен кочаклап алмасынмы. Белеп торам: Сафа эше бу. Чибәр ханым кулындагы сумкасы белән шап минем яңакка! Күзләремнән утлар очты.
‒ Гафу итегез, аңламадым?
‒ Нахал! Җитмәсә, сөйләнеп тора...
Сүземне тәмамлый алмадым, ханым ярсыган эттәй, өстемә менәрдәй булып:
‒ Тагын бер сүз, оятсыз... ‒ дип, сумкасын күтәрде. Эшнең мөшкел икәнен аңлап, күз карашымны читкә бордым. Бөтен кеше миңа караган кебек. Ничек инде «мин түгел, Сафа дустымның эше бу», дип әйтим. Ярый, төшик кенә әле... Киләсе тукталышта теге ханым төшеп калды. Троллейбус иркенәеп китте. Сафага рәнҗешемне белдерергә торганда, контролер килеп керде. Ишеккә якын тору сәбәпле, билет сорап, иң беренче миңа эндәште. Мин баягыдан да ныграк кызарып:
‒ Алырга өлгермәдем, ‒ дигән булдым.
‒ Сездән штраф, башка вакыт өлгерергә тырышыгыз.
Акчамны чыгарып биргәч, дусларымның да билетлары юк икәнен шәйләп алдым. Тик ни күрим: боларны танырлык түгел. Сәйфи дустым сукыр рәвешенә кергән. Ә Сафа, күзен-башын кыйшайтып, иреннәрен дерелдәтеп, паралич сукканнан калган кеше кебек басып тора. Йөзләрендә мескенлек. Контролер аларга кызгану хисе белән карап алды да, алда утырган яшьләргә:
‒ Оятсызлар, гарипләргә урын бирер идегез! ‒ дип җикерде. Беренче рәтләр сикереп дигәндәй торды. Сафа дустым, кыйшайган авызын чак-чак ачып, «чыгабыз» дип әйтә алды. Кешеләр аларга кызганып карый.
‒ Яп-яшь кенә көе...
‒ Бәхетсезлек инде...
‒ Ходай ярдәм бирсен...
Троллейбустан төшкәч, дусларым күзләренә яшь килгәнче, эчләре катканчы көлделәр. Сафага булган ачуымны, яңагымдагы сумка эзен һәм штрафны онытып, аларга мин дә кушылдым.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от master1305 на Freepik
«Мәйдан» № 7, 2023 ел
Комментарийлар