Кайчан туктатырга?
Урам капкасы кинәт шапылдап ачылды, кемнеңдер ахылдаганы-уфылдаганы, ыңгырашканы ишетелде.
Бакчада помидор сабаклары бәйләп йөргән Рәхилә, керүчедән дә битәр авыр сулап, ишегалдына атылды. «Тагын берәр җире бәрелгәндер, сынгандыр, тайгандыр!» Хатынның уйлары төпчеге – әле агач башыннан тәгәрәп төшәргә, әле койма башыннан мәтәлергә, әле абзар түбәсеннән егылырга җай гына эзләп йөргән шук малае турында иде. Эчен тотып урталай бөгелгән Хәбирне – күрше урамда яшәүче ирне күргәч, башта сөенде: шөкер, малае бәла-казага тарымаган икән. Аннан борчуга калды: ирнең йөзеннән бөтенләй кан качып, көл төсенә кергән, куллары дер-дер калтырый, үзе еш-еш сулый. Ничә еллар медпунктта эшләп, төрлесен күрергә өлгергән булса да, бу минутта Рәхилә куркып ук куйды, Хәбир менә-менә егылып җан бирер төсле тоелды. Тиз генә ирне култыклап алды да ипләп кенә баскычка утыртты.
– Хәбир абый, башта өч тапкыр әкрен генә тирән сулыш ал, тынычлан... Хәзер сөйлә: нәрсә булды? Эчең авыртамы?
– Пока авыртмый... – Рәхилә әйткәнчә, тирән сулыш алган Хәбир ыңгырашудан туктаган, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан иде.
Рәхилә аптырап аның йөзенә текәлде.
– Эчеңне тоткансың бит... Ни булды, кай җирең борчый?
– Пока бер җир дә борчымый... – Хәбир тагын да тынычлана төште, кулын эченнән алды, тураебрак утырды.
– Соң, борчымагач, нигә дип дөнья бетереп ыңгырашасың?
– Әле авыртмаса да, бераздан авырта башлар инде ул... – Хәбирнең җавабыннан берни аңламаган Рәхилә ирнең маңгаена кулын тигереп карады – юк, температурасы-мазар сизелми.
– Рәхилә, сеңлем, авылдаш була торып, күрәләтә үләргә ирек куймассың бит, ә? – Ир инәлеп-инәлеп Рәхиләнең күзләренә текәлде. Баш төзәтергә тилмереп кергән дисәң, андыйга охшамаган, карашында чыннан да курку чагыла.
– Хәбир абый, кырык эшем кырык якта таралып ята, башымны катырма, нәрсә булды, әйтсәң әйт, әйтмәсәң... – «Чыгып кит» дигәнне өстәп тормастан, Рәхилә капкага ымлады.
Гаепле кешедәй башын иеп, күзләрен яшереп азапланган Хәбир тамак кырып куйды.
– Әй, үзем инде... Кичә күбрәккә киткән... Апаңның яшереп куйган берәр бәлзәме табылмасмы, дип бүген өйне әйләнгәләп йөргән идем...
– Соң? Шуннан? – Ачуы чыга башлаганны сиздермәскә тырышып, Рәхилә читкә борылды.
– Таптым табуын. Газ миче артында кукраеп утыра, минсиңәйтим, өйдә куган нәмәрсә... Сөенә-сөенә гурлысыннан гына чөмерсәм... Көмешкә дигәнем, тфу, жидки мыло булып чыккан бит, сыек сабын, ягъни мәсәлән... Рәхилә, дөресен әйт, мин үләрмен микәнни, ә? Карчык шулай диде, кул гына селтәде. «Булдыргансың, үләр сәгатеңне көтеп утыр хәзер», – диде. Уйнап әйтмәде, билләһи, чын әйтте бит, сеңлем... Үләсе килми бит, ә?
Рәхилә, ирен читенә таралган елмаюын яшереп, кашларын җыерган булды:
– Эч авыртмый дисең.
– Пока авыртмый... – Бераздан һичшиксез авырта башлаячагына инанган кыяфәттә, Хәбир уң кулын кендек тирәли йөртеп, эчен угалый башлады. – Мин үләмме, юкмы – шуны әйт дим, сеңлем.
«Синең кебекләргә чуртым булсынмыни» дигән уен кычкырып әйтүдән чак тыелып калган Рәхилә, вакыт әрәм итеп утырырга теләмичә, урыныннан кузгалды.
– Үләсең килмәсә, Хәбир абый, тиз генә өеңә кайт та сөт эч, – диде ул, ирне дә ашыктырып.
– Сөт булышамы? – Үз аякларына абына-сөртенә торып баскан Хәбирнең күзләренә өмет чаткысы йөгерде, ул, эчен тотарга да онытып, ашыга-кабалана капкага юнәлде.
Рәхилә дә, эшен калдырганга үртәлеп, бакчага кереп китте.
Бу хәлдән берәр ай вакыт узгач, беркөнне медпунктка Хәбирнең хатыны Гөлзифа килеп керде. Рәхиләдән исәнлек-саулык сорашкач, капыл гына:
– Рәхилә, үскәнкәем, ул сөтне кайчан туктатырга соң? – дип сорап куйды.
Хатынның сәер сүзләреннән һични төшенмәгән Рәхилә, күзләрен аптыраулы ачып:
– Нинди сөт ул, Гөлзифа апа? – дип сорауга сорау белән җавап кайтарасы итте.
– Бәй, нинди сөт дип... Хәбир абыеңа үзең кушып кайтаргансың бит, үләсең килмәсә, сөт эч дип...
Ул вакыйганы теге чакта Хәбир артыннан капка ябылуга онытырга өлгергән Рәхилә кычкырып көлеп җибәрүдән чак тыелып калды.
– Нәрсә, Хәбир абый һаман терелмәдемени? – дип сораган булды ул, бик каты гаҗәпләнгән кыяфәттә.
– Терелмәдемени дип... Алай чирләгән дә кебек булмады үзе. Ну үләсе килми иркәемнең! Иртәнгесе сөт, абиты сөт, кичкесе сөт – үзе дә тәмам надаел булды инде, Рәхиләкәем. Шуңа сорарга дип җибәрде: ул сөтне кайчан туктатырга соң? Мужыт җиткәндер инде, ә?
– Җиткәндер, Гөлзифа апа, җиткәндер... – Рәхилә шулай да түзмәде, кыңгырау урынына чыңлап көлеп җибәрде. – Ул кадәр сөт эчкәч, башкасына урын да калмагандыр инде алайса.
– Әйтәсең бармы, Рәхиләкәем, илләм дә минем башкайларым ял итте айнык ир белән. – Гөлзифа, фельдшерга кушылып кеткелдәгән җиреннән кырт туктап, сикереп торды. – Кара әле мин җүләрне, авыртмаган башыма тимер тарак эзләп йөрим түгелме? Кайтам да әйтәм үзенә: «Сөт эчүне туктатасы түгел», диде филшер, дим. Икебез бер сүздә булыйк, Рәхиләкәем, мине ялганчыга чыгара күрмә!
Үзалдына күгәрчен урынына гөрли-гөрли чыгып киткән Гөлзифаны Рәхиләнең: «Чиләгенә күрә капкачы да соң» дигән күңелле уйлары гына озатып калды.
Айгөл Әхмәтгалиева
Фото: Man фото создан(а) 8photo - ru.freepik.com
Комментарийлар