Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы тавык

Табигать кочагында, артык уй-хискә бирелүчән, кызыксынучан да бала булып үсте Әсхәдулла.

Очсыз-кырыйсыз күккә төбәлеп, ап-ак хыялларында ап-ак болытлар бишегендә тирбәлеп, яшел үләнгә чалкан төшеп ятарга яратучы иде ул. Шундый сихри, илаһи мизгелләрдә көпә-көндез йолдыз күргәне дә булды. Аның өчен чыклы үләндә ялантәпи йөрү үзе олы бәйрәм иде. Күргәннәрен рәсемгә төшерергә дә азапланды. Тик... рәсем сәнгате аңа йозагын күрсәтсә дә, ачкычын тапшырмады – иң-иң зур уңышы алма белән байрак ясаудан узмады. Биергә дә омтылып карады ул. Болай үзе җиңел сөякле булса да, бию сәләте дә аңа ачык чырай күрсәтмәде. Үзе гаҗәеп оста моң иясе булган әтисе: «Улым, бәлки гармунда уйнарга өйрәнеп карарсың», – дигән чакларда кулына гармун алып көй чыгарырга да азапланып карады. Әтисе уйнаганда, бирелеп, йотылып, тезләнепләр тыңласа да, төннәрен кара мунчага барып та, (җеннәр дә ярдәм итмәде, күрәсең) гармун күрекләрен өзелгәнче тартып гыжылдатудан уза алмады. Хәзер инде аның өздереп, бар дөньясын онытып җырлыйсы килә! Тумыштан ук колагына аю басканын чамаламый, таш бәгырьләрне дә эретерлек, уятырлык, авыруларны да терелтерлек итеп җырлыйсы килә аның. Берьялгызы яланнарга чыкса да, якындагы урманга барса да, кояшка тия язган, бөркетләр генә кунарга батырчылык иткән таулар түбәсенә күтәрелсә дә, бәрәңге бакчасында китмән тотып җир эшкәрткәндә дә, онытылып бүреләрчә улыйсы түгел, җырлыйсы килә! Бернигә дә карамый, шушы теләге, чыбык-чабык өстәлеп торган учак кебек, очкын чәчеп дөрли дә дөрли. Җыр-моңга һәвәслеге белән беркемнән дә аерылып тормаса да, үзе генә белгән көйне ярты тавышка, ә кайвакыт кычкырып та көйләргә, шуннан канәгатьлек табарга да күнегеп китте беркатлы авыл нарасые. Әллә чынлап, әллә шаяртып, аның тавышын ишеткән өлкәнрәк авылдашлары, хәтта кайбер яшьтәшләре дә ышандырдылар: Имеш... Ул – олы талант иясе! «Тавышың – тургай сайравын хәтерләтә. Җырла! Бөтен авылдашларыңны да, халкыбызны да сөендер, моңга тиендер, даныбызны ерак-еракларга тарат!» – диделәр. Әсхәдулланың буйга бәләкәйлеге комачауламады... Мактаулардан үсенеп, тубал кадәр аксыл башы тургай каурыена тиеп, үзенең дә иңнәрендә канат шытканын тоеп, моңарчы татымаган ләззәттән оеп, якты көндәй балку кемгә генә килешмәсен дә, кемнең күңеленә хуш килмәсен! Әлбәттә... килешә... Килешү генәме? Алда хәл ителмәгән, күп сораулы авыр мәсьәлә: нинди җыр башкарырга?.. Әмма дә ләкин, кызганычка каршы, Әсхәдулланың җыр исемлеге озынлыгы белән һич тә күкрәк кагып мактанырлык түгел шул. Яраткан һәм яттан белгән бердәнбер җыры – артистлыкка укып кайткан күршесе, кара карлыгач канатын хәтерләткән, сызылып киткән кыйгач кашлы, соры күзле, кызларның төшенә кереп, йокыларыннан яздырырлык мәһабәт буй-сынлы чибәр егет – Рәмзил абыйсыннан отып алган «Кара тавык». Ул шушы җырның төбенә төшеп, бөтен нечкәлеге белән инде ничәнче ай өйрәнә. Хезмәте бушка китәргә тиешме соң? Юк! Йөз кабат юк! Ул шушы җырны бәгырьләрне айкап-чайкап чыгарырлык камил дәрәҗәдә тыңлаучыларга җиткерергә ант эчте.
2
...Әсхәдулла бишенче сыйныфта, күрше авылга йөреп укый. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да, бар дөньясын онытып, «Кара тавык»ны көйли. Ул җырлый дигән хәбәр, көне-сәгатендә яшен ташыдай тизлектә мәктәпкә дә җитеп, мәктәпнең ишегалдына төшеп ярылды. Ярылды да... бөтен тирә-юньгә бәлзәм булып таралды. Җирдә көз хакимлек итүгә карамастан, мәктәп бакчасындагы каеннар да алтын җилләрдә яздагыча дәртлерәк, җанлырак шаулаштылар. Хәтта... сандугач та сайрап алды шикелле.
Бу хәбәр, әлбәттә, Әсхәдулланың сыйныф җитәкчесенә – үзе баянда өздереп елатырлык уйнап, тирә-як авылларда, хәтта районның үзендә дә халык тарафыннан танылу яулаган Гәүһәр Хафиз кызына да ишетелми калмады.
– Нишләп, үзеңнең сәләтеңне яшерәсең әле син болай? Бүлешергә кирәк! Җырлыйсың икән, тавышыңны һәммәбез дә ишетергә, җитмәгән җире булса, киңәш бирергә тиешбез. Аңладыңмы? – Билгеле, аның шелтәле карашына ягымлылык балкышы да кушылган иде.
– Мин ни-и-и...
Әсхәдулла, ык-мык килеп тотлыгып торганнан соң, хәрбиләрчә үрә катып, өзелгән сүзен дәвам итте:
– Юк, яшермим. Минем үземнең дә, бик тә, бик тә җырлыйсым килә! Бу күптәнге теләк-хыялым. Кайда, кайчан җырларга соң?
Гөнаһ шомлыгына каршы, Әсхәдулла нинди җыр җырлаячагын әйтеп торуны кирәксенмәде...
– Мәдәният йортында. Октябрь бәйрәменә матур да, эчтәлекле дә, халыкчан да җыр әзерлә! Йөзебезгә кызыллык китермә! Безгә, залда утырып бәһаләүчеләргә дә, бөтен тамашачыга да синнән кабатланмас бүләк булсын! – диде Гәүһәр апасы өндәү билгеседәй тураеп.
Нигә җырламаска?! Ул кемнән ким? Әйе, ул һичшиксез, җырлаячак! Киләчәктә исемле, танылган җырчы булачак! Менә күрерсез!
Халык алдына чыгып танылырга форсат та җил генә кысылып үтәрлек арада, шулкадәр дә, шулкадәр дә якын инде. Әллә... ерак идеме?
3
Октябрь бәйрәме алдыннан, таң әтәче гөлчәчәк таҗыдай кикриген сузып күкрәк киереп кычкырырга әзерләнгәндә, Әсхәдулла гаҗәеп матур, санап бетермәслек төрле-төрле табигый төсләр кушып чигелгән, чишмә челтерәвен, салават күперен дә үз эченә алган әкияти төш күрде. Имеш... ул үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый. Аннан... җырны тәмамлый да җиңүче Алыптай горур кыяфәттә сәхнә уртасында басып тора. Әтисе белән әнисе дә сөенеп, бәхет кошын тоткандай, аңа карыйлар, имеш. Залдагылар берсен-берсе узып, алкышлап, аякларын тыпырдатып, акылыннан язып кул чаба. Кайберәүләр чәчәк бәйләме суза. Кемнәрдер, күңелләре нечкәреп, үксеп елый. Имеш, аның пәрдә артына кереп чумарга өлгермәгән гәүдәсен моңнан әсирләнгән халык түшәмгә кадәр, юк, тургайлар сайраган биеклеккә, киңлеккә кадәр чөя. Кояш нурлары тәрәзә аша хуҗаларча кереп, Әсхәдулланың күз-керфекләрен ялаган чакта, ул елмайды да, кәефе күк капусы кебек ачылган халәттә, күңел күтәренкелеге белән уянып китте. Рәхәт итеп киерелеп, уң аягын идәнгә тидерде һәм күз ачып йомганчы торып та утырды.
– Әле вакыт бар, әзерләнергә кирәк, – дип, уйлады ул. Чабыш атын Сабантуйга ничек әзерлиләр, Әсхәдулла үзен дә, нәкъ шулай әзерләргә карар кылды. Юкка түгелдер лә, өй эче дә тоташ нурлар белән каймаланган иде...
Коймак пешереп мич алдында мәш килгән әнисе дә:
– Бик матур төшләр күрдең бугай. Иртән йөзеңдә яктылык уйнатып елмая идең. Сөйлә, улым!
Әсхәдулла ялындырып тормады. Кабалана-кабалана, тагын да куерак төсләр өстәп, татлы төшен сөекле әнисенә дә сөйләде. Әлбәттә, яхшыга юрадылар...
4
Ниһаять... Зарыгып көткән Октябрь бәйрәме дә җитте! Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнәгә чыгып, кемдер шигырь укый, кемдер бии.
Әсхәдулла тирләп-пешеп үз чираты җиткәнен көтте. Кинәт... колакларны ярырлык яңгыравык тавыш белән сабакташы Әминә Әсхәдулла Әлимов тарафыннан «Кара тавык» җыры башкарылачагын тантаналы рәвештә игълан итеп тә өлгерде. Залда тыенкы гына тыйнак көлү авазлары ишетелеп китте. Әллә... шактый каушаган Әсхәдуллага гына шулай тоелдымы? Дулкынланудан тамагы кипте, күз аллары томаланып, караңгыланып алды. Күкрәк читлеген җимерә язып дөп-дөп типкән йөрәгенең тавышы залдагы бөтен халыкка да ишетеләдер кебек тоелды.
«Бисмилла»сын кат-кат әйтеп, солтан кебек вәкарь атлап, Әсхәдулла сәхнә хозурына аяк басты. Бергә уйнап үскән якын дусты, тиендәй җитез яшьтәше, гармунда уйнаячак Мөрсәлим инде сәхнә түрендәге урындыкка оялап та өлгергән. Үзе баян артыннан чак-чак кына күренеп, әмма илһамлы йөзен ихлас балкытып, җырны иң югары ноктага җиткереп башкарырга әзерләнеп утыра. Ул башын текә тотып, карашын моң илә мөлдерәмә тутырып, озын, нәфис бармакларын баян телләренә тидереп тә өлгермәде, Әсхәдулла... җир селкенерлек, мәдәният йортының тәрәзә пыялалары ватылып, чәчри-чәчри коелырлык, яшелле-күкле тавыш, үзенчә кабатланмас сагыш белән җырлап та җибәрде. Җырның кайбер юлы – читәнгә кысылган кәҗә бәтие кычкыруын, кайбер юлы – майланмаган арба тәгәрмәче ыңгырашуын, кайбер юлы – тутыккан ишек шыгырдавын, кайбер юлы нәсел үгезе үкерүен хәтерләтеп, бөтен залның тешенә тиде... Алгы рәттә утыручы жюри-укытучылар ирексездән колакларын капларга мәҗбүр булдылар.
Дустым чакырды кунакка,
Тавык бирде бүләккә.
Сайлап алдым ошаганын
Үзем менеп кетәккә.
Бернигә дә карамый, Әсхәдулла кетәккә кунган тавык сурәтенә дә кереп, кыткылдап та күрсәтте. Җырның иң-иң җаваплы, иң-иң тәэсирле урыны, әлбәттә әтәч булып кычкыру иде.
Кик-ри-и-и-күүүккк!..Кик-ри-и-и-күүүккк!.. Кик-ри-и-и-күүүккк!..
Әйтерсең лә, залга бер түгел, йөз әтәч керде. Шундый тәэсир калдырып, Әсхәдулла сәхнә артында эреп югалды. Бу вакытта гармунчы сабакташы һаман да уйнавын дәвам итә иде әле. Кул чаптылармы, аяк тибеп алкышладылармы, әллә юкмы? Ул ишетмәде... Чәчәк бәйләме бирүче дә табылмады. Шулкадәр тырышты югыйсә! Шул ук көнне жюри рәисе Галия Сабитовна аңа көлемсерәп карады да:
– Искиткеч матур җырладың, ләкин җырның эчтәлеге бәйрәмгә туры килмәү сәбәпле, «дүртле»гә тиңләшерлек зу-у-ур «өчле» билгесе кую белән генә чикләндек, үпкәләмә тагы, үскәнем, – диде.
Әсхәдулла башта кызарды, аннан агарды. Юешләнгән борын очын сыпырып:
– Юк, апа, ни өчен үпкәлим инде, үпкәләү егет кешегә хас эш түгел лә, – дип күз карашының яшьле сөңгесен идәнгә кадады. Күңеле таудан үзәнгә таба авышкан Әсхәдулланың төне дә, көне кебек, тынгысызлыкта узды. Күзенә ялгышып та йокы күбәләге кунмады. Ничек мәктәпкә барыр да, иптәшләренә нинди йөз белән күренер? Әллә инде, бөтенләй дә бармаска микән? Алай итсә, куркаклыкта гаепләмәсләрме?
5
Мәктәп аны көлеп, күкәй салырга җыенган тавыктай кыткылдап каршылады. Һәрбер ташы:
– Исәнме, «Кара тавык», – дип дәште дә бугай әле. Һәрхәлдә, Әсхәдуллага шулай тоелды. Авыр аякларын көчкә-көчкә сөйрәп, класс ишеген ачып керүгә, шаккатты ул: кызлар тавык булып кыткылдарга маташса, малайлар берсен-берсе узып әтәч булып кычкырып кәефләнәләр. Ишектә Әсхәдулла күренүгә, тавышлар тагын да көчәйде. Болай да бәләкәй буйлы малай бөрешеп, йомарланып йомгак кадәр генә калды.Тәгәрәп тә китә язды бугай. Озын сүзнең кыскасы, аңа чак кына «Кара тавык» кушаматы тагылмады. Ләкин, бернигә дә карамый, күңелендә җырлау теләге озак вакытлар басылмады әле.
Әтисе әйтмешли, тормыш тоташы белән көрәш ләбаса! Җырчы да, биюче дә, рәссам да чыкмады миннән, дип ник көенергә? Бар да алда! Әсхәдулла, җиң сызганып, күзләрен шардай ачып, яңа талант офыкларын эзләде. Офыклар тарафында, таулар тезмәсе өстендә юмарт нурларын чәчеп туптай кояш тәгәри, ике катлы салават күпере балкый, аналарча җирне иркәләп, ләйсән яңгыр ява иде.
 

Айрат СУФИЯНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» № 3, 2022 ел

 

Комментарийлар