Ир хыялындагы хатын
Үзгәрде заманалар.
Хатыннар хәзер ирләренә һич ярарга теләмиләр, күңелләрен күрә белмиләр... Йә интеллигентлыгы җитешми, йә сөйкемле, ягымлы була белми, йә бәйләнчек, йә тел бистәсе... Мондый чакта кайсы гына ир идеал хатын турында хыялланмый икән? Әнә, гаилә башлыгы Равил дә төшке тәмле аштан соң диванга сузылып ятып әле телевизорга, әле бөгелә-сыгыла идән юган хатынына күз ташлап, нәкъ шул турыда хыяллана.
...Менә ул эштән кайтып керә... Ә хатыны исә каршысына йөгереп килә: «Көн буе эшләп арыгансыңдыр, җимешкәем. Кая, бир портфелеңне, кертеп куйыйм бүлмәңә... Ә үзең ял бүлмәсенә үт... гамак элдем мин анда... тик үпкәләмә инде, бу юлы сине тирбәтә алмыйм... син яраткан өчпочмакны пешермәкче идем. Бәрәңге дә алып керәсем бар икән әле. Аңынчы газны яндырып җибәрим, шырпыңны гына бирсәңче, җимешем... Менә рәхмәт үзеңә. Әйдә тирбән, тирбән... көн буе эшләү уен түгел бит, арыгансыңдыр... Әллә телевизорны кертеп куйыйммы синең янга? Ярар, ярар... алайса күрше Гөлйөземне чакырам, аның белән күңеллерәк булыр сиңа, кадерлем...»
... Икенче көнне болар дусларының дачаларына киттеләр. Равил, яхшы гына төшереп, исереп китте. Бакчага чыгу белән абынды да кура җиләге төбенә капланды... Моңа хатынының ачуы килсә дә, дусларына сиздермәде... Әкрен генә: «Чукынып кит шунда», – дип әйтмәкче булган иде дә, юк – түзде. Ул арада Равил дә тернәкләнеп аягына басарга омтылды... Хатыны исә, шуны гына көткәндәй, кулларын сузып аңа ярдәмгә ашыкты: «Әй, җимешкәем минем, егылдыңмыни соң? Тормакчы буласыңмы? Әйдә, әйдә, тотын миңа... тотын...» Аннары ул иренең чалбарына ябышкан чүпләрне җыеп алды да үзен верандага алып керде... «Менә монда мендәргә ятып тор... Хәзер, хәзер... мин сиңа әче катык алып керәм... Ә бәлки тозлы кыяр рассолы кирәктер? Ни телисең, барсы да бар... Дусларыма алдан әйтеп куйдым... Нигәдер бик еш очкылык тота әле үзеңне, әллә ашыгыч ярдәм машинасын чакырыйкмы? Кирәкмиме? Кил әле, бер суырып үбим әле үзеңне... Рөхсәтме?..»
... Өченче көнне Равил иртә белән генә өенә кайтты. Хатын аны төн буе күз йоммый көтсә дә елмаеп каршы алды: «Кайттың дамыни, минем бәхет кошым... Юк, юк, аклануның кирәге юк. Мин сиңа ышанам, синең шәхси тормышыңа беркайчан да кысылырга җыенмыйм. Ә менә галстугыңның әйбәтрәген тагарга иде. Анда бит хатын-кызларның «элита»сы җыела. Алар алдында сынатмаска иде... Кая, иңсәңдәге менә бу озын чәчне генә алып ташларга рөхсәт ит... О-о, хәтта Гөлйөземнекеннән дә озынрак... ялтырап, алтынланып тора...
Җимешем, әле эшкә кадәр ике сәгать вакыт бар, черем итеп ал... югыйсә, эштә авыр булыр, йокламаган килеш... Ә мин җил дә тидермичә, сиңа сокланып утырырмын. Әй, җимешем минем, җимешкәем!»
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» № 5, 2022 ел
Комментарийлар