Логотип «Мәйдан» журналы

Һәркемнең үз чәчәге

Пенсиягә чыккач, өйдә тик ятасы килми. Чәчәкләр сату белән шөгыльләнә башладым.

Хәрәкәттә бәрәкәт диләр бит.

Шулай беркөнне, минем янга таякка таянган, түгәрәк ак сакаллы, күркәм йөзле карт килеп туктады. Чәчәкләрнең барсын да күзе белән барлап чыкканнан соң:
– Мин чәчәктән дә матуррак, минем өчен һаман яшь булган бер кешене туган көне белән котларга телим. Нинди чәчәк бүләк итим икән соң? – дип сорады.
– Андый очракта сезгә өч розадан букет ясап бирә алам.
– Ай, рәхмәт яугыры, карчыгымның да исеме Роза бит минем.
– Алай булгач, исеме җисеменә туры килә икән. Аңа ничә яшь соң?
– Яшь әле ул, аңа бүген нибары җитмеш биш тулды.
Бабай акчасын түләде дә, букетын бик кадерләп сумкасына салды. Үзе букет кырындагы “шампан”га ымлап, миңа күз кысып куйды. Шуннан соң, таягына да таянырга онытып, яшьләрчә йөгерә-атлый үз Чәчәге янына ашыкты.
 

 

 

Бари ИСЛАМ

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

 

Комментарийлар