Логотип «Мәйдан» журналы

Һәйкәл (юмореска)

(Лион Измайловдан иркен тәрҗемә)Безнең шәhәр әллә ни зур түгел. Шулай да, көннәрдән бер көнне горком карары буенча шәhәр бакчасының иң урта җиренә hәйкәл куярга булдылар, памятник инде, урысча әйткәнд...

(Лион Измайловдан иркен тәрҗемә)
Безнең шәhәр әллә ни зур түгел. Шулай да, көннәрдән бер көнне горком карары буенча шәhәр бакчасының иң урта җиренә hәйкәл куярга булдылар, памятник инде, урысча әйткәндә. Шунда да, берәр шагыйрь-магыйрнең hәйкәлен түгел – гади бер эшченең сынын. Имеш, читтән килгән кеше белсен: безнең шәhәрдә эчшеләр яшиләр, намуслы хезмәт итеп, бөтен илгә терәк булган кешеләр яшиләр.
Менә бер көн безнең заводка скульптор килде – hәйкәл ясый торган кеше. Килде дә эшчеләр арасыннан үзенә яраклыны сайларга кереште. Ул кеше төз гәүдәле, зифа буйлы, киң күкрәкле булырга тиеш. Скульптор hәйкәлне шуңа карап, шуңа охшатып ясый инде. Озак кына эзләнгәч, скульптор иптәш менә үземне сайлады да куйды. Башыма кепка кигезде, кулыма кувалда тоттырды да тик кенә басып торырга кушты. Шунда үзе балчыктан минем сынымны ясый башлады. Һәм тиздән ясап та бетерде. Бик шәп булып чыкты аның скульптурасы. Һәрбер бер җире нәкъ үземнеке инде. Бигрәк тә чүкеч белән кепкасы.
Аннан соң скульптураны ипләп кенә машинага салып, заводка алып киттеләр – бронзадан койдырырга.
Озакламый һәйкәлнең ачыла торган көне дә җитте. Гәҗитләрдә булачак вакыйга турында зур-зур мәкаләләр басылып чыкты, радиодан шул хәбәр бөтен республикага таралды, башкаладан вәкилләр килеп җитте. Ә һәйкәл юк. Ясалмаган. Белмим, сәбәп нәрсәдә булган икән: бәлки, бронза җитми калгандыр, бәлки, башка берәр нәрсәдер, тик булмагач – юк инде ул. Шунда тоталар да мине чакыралар. Әйтәләр:
– Сиңа, Шәмсетдинов, зур йөкләмә бирелә. Иртәгә һәйкәл ачылырга тиеш, ә ул әле ясалып бетмәгән. Шуңа күрә иртәгә һәйкәл булып син үзең басып торырсың. Кичкә таба аны ясап бетерерләр дә, сине алмаштырырлар.
– Ярый, мин әйтәм, безгә нәрсә? Партия прикажет: надо, комсомол ответит: есть! Эшләрбез.
Иртәгесе көнне иртүк минем өс-башымны, бит-авызымны бронза буявы белән буядылар да постаментка бастырып куйдылар. Кулыма шул ук өч потлы кувалданы тоттырдылар hәм өстемне ак простыня белән яптылар. Торам шулай.
Сәгать уникедә халык җыелды. Митинг башланды. Зур-зур түрәләр мәйданга чыгып сөйләделәр, скульпторны күкләргә чөеп мактадылар. Оркестр тантаналы марш уйнады. Аннан соң өстемдәге простыняны тарта башладылар, шунда башымдагы кепканы тартып төшерә яздылар, көчкә тотып өлгердем.
Карасам, бакча халык белән шыгрым тулган, барысының күзе миндә. Ә мин, бер дә исем китмәгәндәй, аларга каш астыннын гына карап торам. Тавышлар ишетелә:
– Карале, бу бит коеп куйган безнең Шәмсетдинов!
– Әйе, әйе, нәкъ Вәли үзе бит, ә! Күр әле моны, малай, тереләй килеш үзенә памятник куйдырган бит!
Шуннан барысы кул чаптылар да тиздән таралдылар: hәйкәлне, ягъни мине, “юарга”. Ә мин кала бирдем – нишлим инде? Урынны ташлап китеп булмый – көлкегә калырсың. Кичкә кадәр көчкә түздем – үзегез аңлыйсыздыр инде: памятникларга бәдрәфтә утырырга не положенный бит! Караңгы төшкәч, өемә сыздым гына. Өйгә кайтып, унитазны чыжылдатып алып (кичерерсез инде, мин - барысын туры сөйли торган кеше бит!), инде рәхәтләнеп тамак ашыйм дигән генә идем – начальство килеп җитте.
– Зинhар, дускай, харап иттермә! Әлеге каһәр суккан hәйкәлне ясап бетермәделәр бит әле, так что инде ходай өчен яңадан урныңа барып тор! – диләр.
– Ух, әйтер идем мин сезгә пару ласковых, мин әйтәм. Ярый инде – кирәк булгач кирәк инде ул. Төнгелеккә hәйкәл урынына бакчаның сакчысын бастырып куегыз, чүкеч урынына себеркесен тотып торыр, ә инде иртүк үзем барырмын. Тик карагыз аны: тагын бер генә көн торам да, аннары шабаш!
Бер генә көн тордым да, ике генә көн тордым да, өч кенә дә тордым. Дүртенче көнне яныма пионерларны бастырып куйдылар: почетлы каравыл, имеш. Шуннан китте инде: көн саен көндез памятник булып торам, караңгы төшкәч, өемә кайтып кунам да, иртүк яңадан үземнең вахтама барам.
Бер атна-ун көн узгач, мин әйтәм:
– Юк, җегетләр, болай булмый: көне буе ач торам, ябыктым, скелетка әйләнәм инде озакламый. Сез, давай, ничек булса да, мине көндез ашатыгыз, югыйсә, халык алдында ыштаным төшеп калса, нишләрсез?
Шуннан минем яныма хатынымны җыештыручы итеп куйдылар. Ул бер кулы белән өстемнән тузанны сөрткән була, ә икенче кулы белән әкрен генә авызыма тамак тыгып җибәрә. Шуны бер пионер күреп калмасынмы! Авызын чабата сыярлык итеп ачкан, үземә текәлеп тора.
– Нәрсә, мин әйтәм, әллә бер дә памятникларның тамак ашаганын күрмәдеңме?
Бала күзен челт-мелт йомды да табанын гына ялтыратты.
Бер көн үз бригадабызның җегетләре килде.
– Син, Вәли, бернәрсәгә дә борчылма, тыныч кына басып тор, - диләр. - Без сине бригадабызның почетлы члены итеп сайладык, синең исәбеңә эшлибез, ә зарплатаңны – аны инде үз арабызда бүлеп алабыз!
Бераздан соң минем яныма экскурсиялар килә башладылар, туй алдыннан яшьләр, каршыма басып, чәчәкләр сала башладылар. Ә мин торам, hаман торам. Җил искәндә да торам, яңгыр яуганда да. Җитмәсә, күгәрченнәр теңкәгә тияләр бит, ә! Башыма куналар да, шунда нишләгәннәрен беләсез инде... Энҗе бөртекләре муенымнан агып кына тора... Ә мин торам, hаман торам.
Бер көн кинәт билем катты авыртып китте. Ярый әле, хатыным янымда иде, тиз генә врач чакыртып, ыштан аркылы укол ясаттырды... Ә мин торам, hаман торам...
Һәм, бер яктан караганда, гел шулай басып торсаң да ярар иде шикелле. Ә нәрсәсе бар? Бөтен кеше сине хөрмәтли. Горком, вакытлыча үзенең штатына алып, зарплатаны түләп тора, бик матур басып торасың дип анда-санда премия дә биреп куя. Тик болар мине бер дә куандырмый, дуслар. Нигә дисәгез, мин бит эшче, балачактан эшләп яшәргә өйрәнгәнмен. Ә хәзер менә гади бер тимер кисәген алып, аны игәү белән ышкып алыр өчен зар-интизар булып торасың.
Җитмәсә, күптән түгел хатыным балага узды. Китте инде шунда төрле имеш-мимеш сүзләр:
– Күр әле моны, малай, ә! Көндез, тораташ булып, бер дә кузгалмыйча торса да, төнлә кыймылдый белә икән! Тик моның баласы ниндирәк булып туар икән: бронзавай микән, әллә чугунный микән?
Шунда инде түземем бетте. Кич җиткәнен көчкә көтеп алдым да горкомга очтым гына.
– Ышанычыгызга бик зур рәхмәт, иптәшләр, дидем. Памятник булып эшләү – ул, кәнишне, күңелле дә, рәхәт тә, тик аның рәхәтенә мин бөтенләй туйдым. Так что, теләсәгез нишләгез, тик мин шул урынга башка якын да бармыйм.
Бу сүзләремне ишетүе белән, секретарь, күзләрен акайтып, танауларын киертеп, иманымны укытырга җыенган гына иде – заводтан шалтыраттылар. Бик күңелле хәбәр җиткерделәр бит, туганнар, әйтсәм – ышанмассыз да! Имеш, заводның иң алдынгы бригадасы эшчеләре, бар көчләрен салып, кара тиргә батып, биш ай буе ударникларча эшләп, шул бер бичара hәйкәлне ясап бетергәннәр бит, ә! Төнлә аны бакчага алып килеп, постаментка урнаштырдылар.
Иртә белән халык килсә, минем урынымда чын hәйкәл басып тора. Шунда кайсыберсе, һәйкәлгә карап, телен шартлатып кына әйтте:
– Юк, җегетләр, безнең Вәли, бу тимер кисәгенә караганда, матуррак басып тора иде!
 

Шамил САГАУТДИНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар