Логотип «Мәйдан» журналы

Газиз абзыйның шәһәрдә күргәннәре

Хикәя.

«Бәхет чокыры» тирәсенә еш кына Газиз абзый да килеп чыга. Яше белән ул шактый олы, әмма аны яшьрәкләр үз итәләр, илтифат күрсәтеп, урын бирәләр. Сәбәбе дә бар – саран түгел.

– Рәтең юкмы, Газизҗан абзый? – дип сораганда, карчыгыннан әллә кайларга яшергән бөгәрләнеп беткән акчасын сыйпаштыргалап чыгарып бирә. Шуңа күрә кибеттән «утлы су» алып чыккан мәлләрдә иң беренче өлеш аңа тия.

«Печтек кенә» кабып алгач, ул кайтырга җыена башлый.

– Җарар, оланнар, сезнең эш беткән. Менә мине анда... Фәхрия җиңгәгез көтә торгандыр, зар-интизар булып.

Чокыр тирәсендәгеләр белә – аның бер дә китәсе килми. Үтә күренмәле булса да, нәни генә хәйлә бу. Ул игътибар көтә. Яшьләр моны белә, шунда ук күтәреп ала.

– Җә инде, Газизҗан абзый, бу юлы безгә бернинди дә гыйбрәтле хәл сөйләми китәргә җыенасыңмыни? – дип кыстарга керешәләр.

– Минем биштәр бушады лабаса, җегетләр. Аннары, сез бит инде минем баштан үткәннәрнең барын да беләсез, – ди абзый.

– Кем белә, кем юк. Менә монда Илгизәр шикелле малакусуслар да бар бит әле. Алар белми. Ә без сине кат-кат тыңларга да риза.

Газизҗан абзый утыра. Тамырлары кызарып торган күз карашын мәчет күле янындагы өянкеләргә юнәлтеп, тынып кала. Аннары:

– Дөнья сезнеке хәзер. Үзегез әйтмешли, малакусусларныкы. Бездән узды, узды инде, – дип кыстатып торган була.

– Йә инде, Газизҗан абзый, йә инде. Теге, Казанда сыйланып йөргәнеңне сөйлә инде.

Яшьләр ул хәлләрне белә, белә. Тик «Казан хәлләрен» кабат сөйләтәселәре килә, чөнки...

– Һәй, сезгә көләргә генә булсын, ерык авызлар. – Абзый сөйләргә риза, тик әле «мотор кабынмый» тора.

Менә шунда инде берәрсе:

– Мә әле, Газизҗан абзый, тагын берәрне йотып куй әле, сөйли башлаганчы, – дип, стакан суза.

Газизҗан абзый ашыкмый, шатырдап торган ике-өч көнлек сакалын саргайган куллары белән сыпырып, күзләрен дә учлары белән угалагач кына, стаканны алып, эчемлекне йотып куя. Аннары прәннекме, печеньемы сындырып каба.

– Сез менә сөйлә, сөйлә, дисез, – дип куя. – Ә менә тозлы балык ашагач, салкын су эчәргә ярамаганны беләсезме? Белмисез шул. Ә ул эш ярамый. Кавын ашагач та, минирал су, кайнамаган су эчмә икән.

– Һе!

– Һе, шул. Ахыры начар бетә аның. Мин моны үз башымнан узгач кына белдем.

– Теге, Казанда инде ул?

– Суң. Улым чакырып аптыраткач, бардым бер елны. Аның хәзер бик шәп йорты бар – кәтиж, диләр. Шәһәр читендә. Әй сыйлады, әй сыйлады. Хәзер үзегез беләсез, Казанның кибетләрендә генә түгел, урамнарында да юк нәрсә юк. Мәхшәр.

Минем кавын яратканны белә бу. Менә дигән, хуш исле зурдан-зур кавын алып кайткан. Ун гына кило булмас. Тирестә үскән кабак хәтле бардыр. Җыктым мин моны ашап. Бермәлне бик эчәсе килеп китте. Теге зур шешәдән минирал суны рәхәтләнеп эчтем дә малайга әйтәм:

– Мин чыгып керим әле. Трамвай белән апаңнарга барып килим, – дим.

– Үзем машина белән генә озатып куям, – ди малай. – Трамвайда нинди такыр-токыр йөрү ул.

Шәһәргә баргач, мин җә трамвайга, җә троллейбуска утырып, урам карап йөрергә яратам. Күчеп утыра-утыра, шәһәрне әйләнеп кайтам. Әй, андагы үзгәрешләр, андагы төзелеш хәзер.

Менә шулай чыгып киттем. Трамвайга утырдым, карап барам. Казанның яртысы хәзер өр-яңа икән, ә яртысын кырык бишенче елгы Берлин диярсең. Җимереп баралар, төзеп баралар. Барам шулай гаҗәпләнеп, тик берзаман сизәм, минем эчтә хәрәкәт башланды. Бүлк-бүлк итә дә тына, бүлк-бүлк итә дә бетә.

Шул чакта төшеп калып, борылып кайтасы гына бит кана! Бара торгач сизәм, минем эчтә Үктәбер эрволюсиясе башлана бит, җегетләр. Кыса бит бу, кыса. Әһә... Анда да төшеп калмыйм әле, барам. Берзаман шундый итеп китереп кысты, күздән утлар күренде. Китте тир, китте тир. Ике калак сөяге уртасыннан елга булып ага. Әһә... Нишләргә, малай. Инде аңладым, төшәргә кирәк. Берәр җаен табарга кирәк.

Ярар, ничек кирәк алай төштем төшүен. Тик атларга бирми генә бит, каһәре. Бераз кысмый торган була, шул арада мин кеше-кара күрмәслек урын эзлим.

– Шәһәр уртасында!

– Суң! Тик аны каян табасың. Кая карама кеше – олысы, кечесе. Урам тулы. Киче дә бик җылы, ял итәләр. Каян шулхәтле халык килә бу шәһәргә, дип ачуым да чыкты. Менә кайчан ул авылның кычыткан баскан почмакларын сагынасың икән... Әһә... Атлап куям да бик кысылгач туктам торам. Бермәлне каршыга очраган кешеләрнең миңа борылып карый башлаганын абайладым. Мин, кып-кызыл булып кызарып-пешеп, ташбака шикелле генә сөйрәләм икән ләбаса. Тизрәк барырга – Үктәбер кыса.

Тиктомалдан гына туктап калганны күргәч, кешеләр гаҗәпләнәләр бугай. Ә минем үз хәлем хәл. Алар игътибар иткәндә, мин бер күккә, бер йортларга карап сызгыргалап торам. Эшем юк, ял итеп йөрим, янәсе.

Бермәлне бөтенләй аяк атлап булмаслык хәлгә килдем. Атладыңмы, менә ычкынам, менә ычкынам, дип тора, каһәре. Нишләргә соң инде! Эш харап бит. Гел генә басып торыр идең, урам уртасы димәс идең, тик күпме түзәргә була! Теге дөньялар күзгә күренә башлагач, башка җиңелрәк уй килеп китте:

– Монда мине кем белә...

Алай да әле түзәм. Кояшы да бит баемый аның. Эчтән генә:

– Әй, кояш, баюын да баерсың. Тик мин үлгәчтен баерсың, күрәсең, – дим.

Инде, кысылып басып тора-тора, аяклар тимергә әйләнде, атлый алмас хәлгә килде. Тәки теге уй җиңде:

– Мине монда кем белә...

Бик каты бер атакадан соң, түзәр хәл беткәч:

– Китсәң кит инде, – дидем дә ирек куйдым каһәргә... Әй, малайлар... Чалбар балакларының хәлен күрсәгез... Инде хәзер башка ничек кайтырга дигән уй төште. Бу хәлеңдә трамвайга ничек утырасың? Киттем җәяү. Барам-барам да... Кыскасы, хәлдән таеп, караңгы капкач кына, кешесез урамнар гына эзләп кайтып кердем.

Кердем, – дип. Званукларына баскач, ишекне килен килеп ачты.

– Кит, – мин әйтәм, – үз бүлмәгезгә кереп, ишегегезне яп, дим.

– Нәрсә булды? – ди бу.

– Аннары, аннары. Зинһар, кит кенә.

– Анда да бетмәгән икән әле, каһәре. Ванныйларына кереп, чишеним дигәндә, тагын ычкынды.

Ишекне бикләп, идәннәрен җуарга дисәм, идән чүпрәкләрен таба алмыйм! Майкам белән идәннәрен генә түгел, стеналарын да җуып чыгардым.

Улым үзенең күлмәк-ыштанын китереп биргәч тә, ванныйларыннан чыгарга оялып тордым. Алар һаман кызыксына: нәрсә булды, нәрсә булды?

Аңлатмый булмады инде. Китте көлеш, китте көлеш. Үзем дә елый-елый көлдем. Ходай моны явыз дошманыңа да күрсәтмәсен. Шуннан бирле ул кавын дигәннәренә әйләнеп тә карамыйм. Минирал суларын әйтмим дә инде. Чәй эчәргә кирәк, җегетләр, чәй эчәргә. Җә, ярап торыр бүгенгә. Фәхрия җиңгәгезнең сөмсере коелуы бар... Җыеп бетереп булмас. Кһе...

 

Әнәс ХӘСӘНОВ

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар