Логотип «Мәйдан» журналы

Гаилә башлыгы

Зариф компьютер каршында утыра.

Җитди кыяфәт белән экранга текәлгән. Уң кулы клавиатура өстендә йөгерә, сулы белән лимонлы чәй ясалган бокалын тоткан.
Әлфинур, идән юып йөргән җиреннән, тураеп, билен язып алды. Ничек тә, иренә комачауламый гына, ул утырган төшне сөртеп аласы иде бит...
– Әтисе... – дип ягымлы гына эндәште яшь хатын. – Аякларыңны күтәреп торсаңчы...
Зариф канәгатьсезлек белдерде:
– Как всегда... – дип мыгырданды ул экраннан күзен алмый гына. – Мин югында ярамый идеме?
– Ярар, бәгърем, ярар... соңрак юармын, – дип шундук чигенде тегесе.
Соңарып кына кияүгә чыкты Әлфинур. Дус кызлары итәк тутырып бала-чага үстергәндә, ул һаман әти-әнисе сыртында яши бирде.
Булачак иренә таләпләре зур түгел иде аның: чибәр, акыллы, зур зарплаталы, машиналы, фатирлы булса – шул җиткән. Шушы биш пунктны контрольдә тоткан Әлфинур өчен кияүле булу срогы никтер кичектерелә килде. Көннәрдән бер көнне кыз утызның аргы ягына аяк басты. Менә шуннан соң теге пунктлар берәм-берәм коела башлады инде. Тора-бара баштагы беренчесе генә калды.
Зарифны көтмәгәндә очратты ул. Апасының балаларын курчак театрына алып барган иде Әлфинур. Шунда таныштылар. Зариф – яшь, өметле актер, Әлфинурның күзенә искиткеч егет булып күренде. Туйны тиз тоттылар. Авылда әнисе белән генә үскән егетнең сукыр бер тиене дә юк иде: туй чыгымнарын Әлфинур ягыныкылар тулысынча үзләре күтәрде – төпчек кызлары, ниһаять, башлы-күзле булды бит! Әлфинурга әтисе алып биргән «Лада-Гранта» ачкычы да шул ук көнне Зарифның кесәсенә күчте.
– Ашарга берәр нәрсә бармы? – яшь ир эшеннән аерылмый гына кухняда кайнашкан хатынына кычкырды.
Тегесе шундук ире янына йөгереп чыкты:
– Син яраткан балык ашы, җаным. Второйга макарон белән кәтлит.
– Кәтлит туйдырды инде. Кичкә пицца яки суши заказать итик.
– Ярар, бәгърем...
Әлфинур кер үтүкләргә тотынды. Һай, нинди бәхетле ул! Янәшәсендә терәк булырлык акыллы, чибәр ире бар! Гаилә башлыгы! Шартласыннар ахирәтләре көнләшеп! Ул арттан килеп, шыпырт кына Зарифын кочып алды. Тегесенә бу ошамады бугай, «комачаулыйсың...» дип мыгырданып хатынының кулын читкә алып куйды.
Беразга тынлык урнашты: һәрберсе үз эше белән мәшгуль иде.
– Машинаны яңартасы иде... – дип тынлыкны бозды Зариф экраннан күзен алмый гына. – Механика туйдырды. Автомат кирәк.
– Әтигә әйтеп карармын, – диде Әлфинур наз тулы күзләре белән иренә төбәлеп. – Дачаны сатарга җыеналар иде. Биреп торырлар.
– Һы... Биреп торырлар... Ә ничек түлибез аннары?
– Берәр ничек түләрбез әле, җаным... икебез дә эшләп торабыз бит!
– Һы...
Зариф бүтән сүз әйтмәде. Яшь ир дөньясын онытып экранга төбәлгән иде. Менә ул гәүдәсен турайтты, компьютер тычканын оста гына итеп бөтереп алды да, зур көпшәсен төбәп, ыжгырып үзенә таба килгән танкка атып та җибәрде! Танк бер урында зырлап әйләнеп торганнан соң дөрләп яна башлады. Зариф урыныннан сикереп торып «урра!» кычкырды.
 

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ


 
Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Биектау районы Зур Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетында югары белем ала.
1991–96 елларда «Сабантуй» балалар газетасының әдәбият бүлегендә эшли. 1996–97 елларда Әтнә районы администрациясендә культура бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1997–2014 елларда – «Казан утлары» журналында җаваплы секретарь. Бүгенге көндә ул «Акчарлак» газетасының баш редакторы.
Үткән гасырның 90 елларыннан башлап А. Гыймадиевның балалар, үсмерләр өчен язылган хикәяләре, повестьлары, мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә. «Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр», «Хуш, Тамчыгөл!», «Без андый малай түгел!», «Ниязның рекордлар китабы», «Телефонлы кәҗә», «Селфи таягы», «Юләрләр авылы» исемле китаплары дөнья күрә.
А. Гыймадиев 1995 елдан Татарстан Журналистлар берлеге һәм 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ш. Маннур, А Алиш, Ш. Галиев исемендәге әдәби премияләр иясе.
 
 

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/candy'>Candy фото создан(а) user18526052 - ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» №07, 2022 ел

 

Комментарийлар