Гадәт
Күптән түгел бергә мәктәп тәмамлаган сыйныфташым Хәлилне очраттым.
Була бит шундый бәхетле очраклар! Олыгайган Хәлил. Әмма үсмер чактагы җитезлеген, тымызыклыгын җуймаган. Иләмсез илне иңгә-буйга иңләп бәхет эзләп арыгач, күрше өлкәдәге бер татар авылына кайтып төпләнгән икән. Аның җимеш бакчасы уртасына салынган иркен агач йортына кайттык. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкәнебез юк бит – хатирәләр яңарды, бер-беребезне бүлешеп сораулар китте. Искә алып көлешәбез, нәрсәгәдер моңланабыз. Күңелләр соң чиккә җитеп нечкәргән, менә-менә өзелеп китәр кебек.
Менә Хәлил йөгерә-йөгерә табын әзерләп йөрүче хәләле Миңсылуга мөрәҗәгать итеп сорап куйды:
– Чәең өлгерәме инде, анасы?
Шушы «анасы» дигән сүзне ишетеп, мин үзем дә сизмәстән көлеп җибәрәм. Хәлилнең бер сәер гадәте бар. Ул үтә хисләнгән-гаҗәпләнгән вакытта «Эх, анасы!» дип куя. Менә сыйныфташына аңламаган теореманы аңлата. Тегесе аңламагач: «Ничек шуны да аңламыйсың инде, эх, анасы!» – дип ачулана. Физкультура дәресе. Таудан рәхәтләнеп чаңгы шуабыз. Тауның нәкъ уртасындагы сикәлтәне узганда, Хәлил егылып тәгәрәп китә, аның сыңар чаңгысы чатнап сына. Хәлил торып, як-ягына каранып каккаланып ала да: «Чаңгы жалкы, эх анасы!» дип көрсенә...
Гадәттә, бу сүз аның ачуланганын, канәгатьсезлеген белдерә, кайчакта хәтта сүгенү кебек яңгырый. Ә менә хәзер хәләленә эндәшкәндә ул бөтенләй башкача – иркәләнү, ярату булып ишетелде миңа. Минем көлүемә гаҗәпсенеп калган хуҗаларга хатирәләрне сөйлим. Алар да көлешеп, елмаеп куя.
– Олыгайдык шул, классташ, олыгайдык... Эх, анасы! – дип йомгаклый хатирәләрне Хәлил моңсу гына.
Еллар үткән, әлеге гадәте онытылмаган Хәлилнең. Чир китә, гадәт кала, диләр бит. Шулайдыр, мөгаен.
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН
Фото: https://ru.freepik.com/photos/man'>Man фото создан(а) andreas - ru.freepik.com
Комментарийлар