Логотип «Мәйдан» журналы

Габделбөке

Чын исемем Габделбарый булса да, мине «Бөке» дип кенә йөртәләр.

Өлкәнрәкләр зурлап «Бөке-Барый», дип тә атыйлар.

Колхоз рәисе үзе дә берничә тапкыр «Габделбөке иптәш» дип җиффәргәч, үземнең законлы Бөке икәнлегемә энә очы кадәр дә шигем калмады. Алай гына да түгел, бу кушаматка шулкадәр ияләндем ки, әгәр исемем белән генә дәшсәләр, ачуым килә, саруым кайный башлый, профессиональ атамамны юри төшереп калдыралар сыман тоела.

 

Профессия дигәннән, дөрес, эш кенәгәмдә бары бер генә сүз – колхозчы! Ә чынында исә, ай-һай, минем белән кем генә тиңләшә алыр икән: спортсмен (спорт төрләрен санап та тормыйм әле), рационализатор, җырчы, биюче, табигатьне саклау оешмасы җитәкчесе, гражданнар оборонасы штабы нәчәлниге, китап сөючеләр оешмасы… Кыскасы, Бөке мин! Колхозга нинди генә күрсәтмә килсә дә, ул башта хуҗага, аннары аның резолюциясе белән миңа килеп керә. Резолюцияләр кыска һәм җитди: «Бу тишекне дә томаларга!»

 

Һәм томалыйм да…

 

Әле күптән түгел генә үзешчәннәрнең район смотрында катнаштым. Биюче булып. Кырыкка җитеп, аяк чалыштырганым да юк иде. Хәтта теге… ни… хәрәм суга туры караган елларда да…

 

– Булмый, булдыралмыйм, – дидем, хуҗа белән гомеремдә беренче тапкыр килешмичә.

 

– Була! Өйрән! – ди теге.

 

– Башка теләсә нинди эшкә риза, – мин әйтәм, – монысын булдыралмыйм.

 

– Бөкеме син, түгелме? – дип авырткан сөялгә басты бит, малакаем.

 

Тәки ризалаштырды. Ике атна өйдә бикләнеп биергә өйрәндем. Имән төбе кебек нык бәдәнле гармун тартучы Гаптери түзми, әлсерәп төшә. Ә мин тегенең тамагын майлап алам да тагын тотынам биергә. Ат кебек ул Гаптери, авызыннан өзмәсәң, тәүлек буе тарта.

 

Ышанасызмы-юкмы, биш биюне бишлегә биеп, диплом алып кайтты бит абзагыз смотрдан.

 

Былтыр Казанга барып, гражданнар оборонасы курсларында укып кайттым. Авыл картларын жыеп (яшьләр бездә бармак белән генә санарлык, шәһәргә китәләр), бер лекция укыган идем, икенчесенә килүче дә булмады.

 

– Казыйлар! – диде клуб мөдире. – Бомбоубежище казыйлар, тәмам котын алдың халыкның. Туксан яше дә тулмаган Бибиҗамал карчык казып та бетерә алмаган, әнә, безгә казырга калдырган…

 

Мондый хәлләр мине беркавым чыгырдан чыгарса да, озакка бармый, кабаттан тәнгә көч, җанга теләк кайта.

 

Бу атнада рационализаторлар киңәшмәсендә булдым. Үземнең бер ай баш ватканнан соң уйлап тапкан куян куркыткыч җайланмам турында сөйләдем.

 

Урак өстендә комбайнга кысылып куян үлмәгән ел сирәк, мин әйтәм. Техникадан курыкмый башладылар, чукынмышлар. Бигрәк тә «Ну, погоди!»  мультфильмнарыннан соң аздылар. Ә җайланма бик гади. Комбайн саен тасмасына рок-музыка, поп-музыка һәм башка шуның ише шатыр-дөбер язылган магнитофон куеп чыгасың да, вәссәлам. Кнопкасына басуың була, озынколактан җилләр исә. Һич югында, чиләк, таз каккан тавышлар да ярап куярга мөмкин. Әмма бу очракта комбайнер битлек киеп эшләргә тиеш, югыйсә, корт күче саруы ихтимал…

 

Шаулатып кул чаптылар. Район вәкиле, әллә куяннарын жәлләп елап   утырган инде. Бичара, күзләрен   сөртә-сөртә:

 

– Атказанган артист… тфү! Атказанган рационализатор исеме бирергә кирәк моңа, – ди.

 

Шулай итеп, кушаматыма тамчы да хыянәт итмичә эшләп йөри идем, колхоз рәисе тагын пошаманга салды:

 

– Гәҗитәгә материал сораганнар, – ди.

– Получка алган вакыттан гайре кулга каләм тотканым юк шул…
Тыңлап та бетермичә:
– Тотарсың, Бөке иптәш, тотарсың! – дигәч, башка әмәл калмады.
Әле менә гәҗиткә материал өстендә эшләп утыру…

 

 

Данис ХӘЙРУЛЛИН
 
Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар