Файдалы карак
Хәйдәр Гәрәичнең кабинетына проходнойда торучы Оркыя карчык атылып керде.
Кулында уклау хәтле колбаса моның. Сүзен башлауга ук сизелде – каны кызган, сулышы капланган.
– Менә, күр бу колбасаны, Хәйдәр энем!.. Мин вахтада өч ел утырып та күрелмәгән хәлгә тап булдым бүген. Әйтәдериең бит, кешеләрне тикшереп чыгармыйсың, ахры, беркемне дә тотканың юк, дип... Менә бүген эләктердем берсен!.. Менә шушы колбасаны, эт авызыннан сөякне тартып алгандай, каерып алдым Шәркәйнең ыштан бөрмәсеннән...
Хәйдәр Гәрәич, ягъни, шушы «Кызыл Мәшрикъ» дигән колбаса заводының хуҗасы, сөенечле дә, кызыклы да хәбәр ишеткәндәй, башта киң елмаеп тыңлады сакчы карчыкны, аннары, күзләрен нурландырып, көлә башлады:
– Ачыклабрак сөйлә әле, апа. Хәзер дә бөрмәле ыштан киеп йөрүче ирләр бармыни соң бу дөньяда?
– Тотмаганда ачуланадырыең, энем, инде дә тоткач, көлеп утырасың. Коточкыч хәл бит бу! Тентеп тә, капшап та дистә меңләп кенә кеше үткәрмәгәнмендер ул әйләнчек капкадан, иллә дә мәгәр бер генә урлашкан кешегә дә тап булмаган идем. Ыштан дигәнем – чалбар, бөрмә дигәнем – каеш инде, кәнишне. Шулай сөйләшеп өйрәнелгән инде... Корсагы шикле күренгәч, пинжәк чабуын ачып карамый булдыра алмадым мөртәтнең. Ачып карасам... күзем шар булды: чалбар каешы астына ике таяк колбасаны кыстырып куйган!
– Кулыңда берәү генә түгелме соң? Икенчесен йотып җибәрдеме әллә?
– Көләсең дә көләсең әле син, энем. Малыңны ташыйлар бит! Чаң сугарга кирәк! Дәүләт заводы түгел бит бу – үзеңнеке!.. Икенче таягын алып калу хәлемнән килмәде шул, капкага кысыла-бәрелә чыгып ычкынды.
– Тәк-тәк... – дип куйды кояштай балкыган хуҗа, ниндидер исемлеккә күз салып алгач. – Димәк, электрик Шәрифҗан Мөхәммәтҗанов була бит инде ул, әйеме. Я-рый... Күзеңә күренү белән әйт – монда керсен. – Аннары чыгып баручы сакчы карчыкка тагын бер-ике сүз өстәде. – Рәхмәт, апа, һәрвакыт сизгер бул. Бу хәбәрең өчен генә дә ике йөз сум премия булыр сиңа.
Карчык чыгып китүгә үк, якын дусларының берсенә, дөресрәге, бизнес эшләре буенча сердәшенә шылтыратмый түзмәде Хәйдәр Гәрәич:
– Котлый аласың, дустым, минем заводтан колбаса урладылар! Үзең дә беләсең, мин бит элек колбасага егерме биш кенә процент ит куштыра идем. Сатып алучылар бетә язган иде... Заводымда эшләүчеләр дә урламый иде хәтта. Шуларны истә тотып, үткән атнада утызга җиткергән идем процентны. Менә бүген берәүне эләктерделәр. Ура! Димәк, колбасам үз эшчеләрем дә кызыгып ашарлык булган. Сәүдә эшләре дә әйбәт барыр, болай булса! Каракны әйтәсеңме?.. Болай гына калдырмыйм, әлбәттә. Файдага җигәчәкмен мин аның караклыгын! Бик шәп идея туды миндә...
Төрепкәне куйгач та, кулларын уа-уа, эчтән генә куануын дәвам итте: «Димәк, үз каракларыбыз да барлыкка килә башлады! Һәйбәт, бик һәйбәт!»
Ә инде чалбар бөрмәсенә килгәндә, ризыкларны аңа кыстырып урлауларны күрмәгән кеше түгел завод хуҗасы. Әле яшь чакта ук ит комбинатында директор урынбасары булып йөргән иде ул. Анда да урлашмаган кеше юк. Әйтик, ит эшкәртүдә эшләүче һәр кеше, смена ахыры якынлашып килгәндә, өйгә алып кайту өчен үзенә ошаган түшкәдән күңеленә хуш килердәй калҗаны чабып, төреп куя... Шулай, бервакыт, итен әзерләп куйгач, ит чабучыларның Әхмәй дигәне кул юарга кереп китә. Чыкса, ни күрсен:, итеннән җилләр искән – кемдер үзенеке иткән теге кисәкне. Кешеләр дә китеп өлгергәннәр. Җитмәсә, цехтагы бөтен итне конвейерга салып агызганнар. Калай өстәлдә ике-өч сыер җилене генә калган. Ит комбинатында эшләп-эшләп тә, ничек инде ул буш кул белән кайтсын өенә?! Була алмый андый нәрсә! Аптырап тормый Әхмәй, дүрт имчәкле зур гына җиленне чалбар каешына кыстыра да кайтып китә. Троллейбуска утырган бу. Кайтып бара шулай, каршысында утырган марҗа әбекәй әйтә моңа: улым, ди, болай кайтуың неприлично, ди, чалбар кашагаңны эләктереп куй, ди. Иелеп караса, үзе дә аптырап китә ит чабучы. Чалбар кашагасын эләктерергә оныткан икән ләбаса теге җиленне кыстырган чакта. Менә шул ачык кашагадан бер имчәк тырпаеп чыккан. Имчәкне чалбар эченә тыгып, кашагасын сәдәпләмәкче була инде бу. Имчәк бирешми – аяк терәп, дигәндәй, карыша, җанлы нәмәкәй шикелле яңадан тырпаеп килеп чыга. Аптырап калмый Әхмәй, кесәсеннән пәке чыгара да – «кых» теге имчәкне төбеннән! – кисә дә троллейбус тәрәзәсеннән атып та бәрә. Әби исә өзгәләнә: «И, улыкаем, әрәмнәр иттең бит, хатының белән ничекләр генә көн итәрсең инде моннан соң», – ди. Әхмәйнең үзенә килсәк, көлә-көлә кул гына селти: «Бер дә кайгырма, әби, калганнары да җитәр хатынга, анда әле тагын дүртәү калды минем», – ди. Әби һуштан язып егыла. Куркынган күзләрен, уң кулының имән бармагын Әхмәйгә төбәгән хәлдә: «Ах, боже мой, урыс белән яшәп гомерем әрәмгә үткән, татарга чыгасы калган икән!» – ди-ди идәндә саташып ята икән... Сыер җилене ярата торган әби булгандыр инде, күрәмсең. Ул чакта бит акча белән дә табып булмый иде ит, җилен кебек деликатесларны – дефицит!!!
Хәер, аңа кадәр кош фабрикасында да эшләгән иде бит әле Хәйдәр Гәрәич бер-ике ел чамасы. Күкәй сала торган тавыклар иде анда. Шуңа күрә тавык урлау бик сирәк хәл иде. Иллә дә мәгәр йомырканы кай җирләренә генә тутырмыйлар иде эшчеләр! Каравыл башлыгы буларак, Хәйдәр аларны әледән-әле кызык итә иде. «Урлагансыңдыр, алгансыңдыр» дип бәйләнү юк, кесәләрен яки сумкаларын тентү юк. Кешеләр эштән чыгуга, капкага илтә торган юлга чыгып баса. Кайтучыларның шиклеләрен елмаеп кына туктата. Хәл-әхвәл белешә. Хәтта бер-ике кызык сүз дә кыстырып куя. Шулчак теге эшче яки хезмәткәр көлеп җибәрә. Шуны гына көткән Хәйдәр: «Карале, юморны бик шәп аңлыйсың икән син, сабакы!» дигән булып, шаярган кебек итеп, тегенең эшләпәсенә саллы кулын куеп ала. Ә аннан соң йомырка урлаганның йөзе, чигәләре буйлап якасына аклы-сарылы йомырка «чишмәсе» ага. Хатын-кызларны эләктерү тагын да кызыграк. Бер-ике җылы сүз әйтәсең дә, «ну, матур да инде үзең, чукынмыш, яратам синең кебекләрне!» дигән булып, кочакка кысасың. Мондый чакта инде йомырка, еш кына, ботлар буйлап агып, итекләр эченә тула...
Әйе, бу илдә караклык гомер-бакый абруйлы гамәл булды. Әйтик, трамвайда утырып барганда «әнә, бер кесә карагы керде трамвайга!» дип әйтеп кара син – бөтен халык дәррәү син күрсәткән якка төбәлә. Алай-болай: «Әнә, танылган язучы керде!» дисәң, беркемнең дә исе китми...
Шулчак, Гәрәичне уйларыннан айнытып, ишек шакыдылар. Кабинетка Шәркәй... ә, Шәрифҗан килеп кермәсенме! Шул инде, шул – каракның үзе! Чырае менә-менә елап җибәрер баланыкы кебек йончыган, көн кызу булмаса да, йөзеннән бәреп чыккан тир муены буйлап ага. Кулында гәзиткә рулондай төрелгән төргәк. Килеп керүгә үк, шул төргәген сүтә-сүтә, бик тә үкенгән тавыш белән:
– Ярый, болай булгач, эштән куасыз да куасыз инде, Хәйдәр Гәрәич... Эшкә алганда ук урлашмаска ант иттергән идегез бит... Бурычлы килеш китәсем килми. Бу колбасаның берсе Оркыя түтәйдә калды, монысын кире китердем, – ди-ди, төргәктән чыккан колбасаны өстәлгә салды.
–Ярар инде, сафсата сатып торма, – диде Гәрәич сузып кына, аннары каракка урындык күрсәтте. – Утырып сөйләш. Анысын да кистереп әйтәм, кумыйм мин сине эштән. Ә менә судка бирәчәкмен! Суд хәл итәр.
Шәркәй мескен бөтенләй тынсыз калды. Аннары, шөпшә кугандай, берьюлы ике кулын селти башлады.
– Бирмәгез судка, кирәк икән, урлаган ике таяк колбаса урынына йөзне китереп бирәм. Судка кергәнче, мин...
– Юк, анысына кертмибез... сасытмыйбыз. Ә судка керәчәксең! Төрмәгә япмаячаклар сине, мең сум чамасы штраф кына түләячәксең и вәссәлам...
– Нәрсә?! Мең сум дисезме?! Әгәр шул көнгә калгансыз икән инде... – Шәркәй, еш-еш сулыш алып, ашыга-кабалана күкрәк кесәсен каезлый башлады. Аннан чыккан акчалар арасыннан мең сумлыкны шудырып алды да хуҗаның өстәленә чәпәде. – ...алыгыз, Хәйдәр Гәрәич. Судсыз да кайтарам мин аны. Ләкин мине суд белән пычратмагыз!
Гәрәич исә, аның сүзен дә ишетмәгән, кызып китүен дә шәйләмәгән сыман, сорап куйды:
– Нигә соң син бу колбасаны кире алып килдең әле? Ашарга иде тәмләп. Завод аннан гына бөлмәс иде әле...
– Юк-юк... Кирәкми миңа бу колбаса! Аның кеше ашарлык түгелен үзегез дә белмисез түгелдер. Сеңер дә крахмал, эчәге дә биз генә бит аның эчендә. Эткә, песигә күчтәнәч булыр дип алып кайткан идем мин аны. Эт иснәп кенә карады, песи, иснәүгә үк, мыраулап читкә сикерде.
– Акчаңны ал, – дип елмайды хуҗа. – Миңа кирәкми ул...
Аннары, урыныннан торып, ял бүлмәсенә кереп китте, бераздан тавышы килде:
– Монда кер, Шәрифҗан! Иркенләп сөйләшәсе сүз бар.
Бокалларга агызган шампанны чәкәшкәндә, сабыр гына тавыш белән болай диде хуҗа:
– Дуслар, сердәшләр булыйк, кайнарланмыйк әле без, бер-беребезне аңларга тырышыйк, Шәрифҗан. Яшермим, синнән миңа зур ярдәм кирәк. Синнән мин бары тик ун минут чамасы судта утыруыңны үтенәм. Ни өчен дисеңме? Аптырама, игътибар белән тыңлап утыр... Мин дә буш итмәм – өр-яңа «Ока» бүләк итәрмен...
Алар караңгы төшкәнче гөрләштеләр. Ишек алдына да кочаклашып чыктылар. Аннан соң Хәйдәр Гәрәич аны, үз джибына утыртып, өенә озатып куйды. Подъездга керер алдыннан Шәркәй, бертуктаусыз:
– Барысы да сез әйткәнчә булыр, Гәрәич! Барысын да төгәл үтәрмен, Гәрәич! Менә күрерсең, артистлык та бар миндә, Гәрәич. Авыл сәхнәсендә Галиябану артыннан йөргән Исмәгыйльне уйнаган кеше мин заманында, бик беләсең килсә... Ә колбасаңны берчакта да урламаячакмын. «Вәгъдә – иман!» кебегрәк кәлимәләрне, юлын саташтырган пластинкалы патефон кебек, кат-кат кабатлап торды.
...Ике атнадан телевизор экранына Хәйдәр Гәрәич зарыгып көткән «Мәхкәмә хәлләре» исемле унбиш минутлык тапшыру чыкты. Шул унбиш минутлык тапшыруның бары тик ике минут та егерме җиде секунды гына кызыксындыра иде «Кызыл Мәшрикъ» хуҗасын. Әнә, диктор сөйләвен дәвам итә: «Сатып алучылар арасында үзенең тәмле продукциясе белән дан казанган «Кызыл Мәшрикъ» колбаса заводында да гыйбрәтле хәл булды. Шунда эшләүче Шәрифҗан Мөхәммәтҗанов дигән бер эшче заводтан колбаса урлап чыкмакчы булган. Ләкин сизгер сакчылар тарафыннан тотылган. Кичә район судында аның эше дә каралды».
Шушы сүзләрдән соң суд барышыннан өзек күрсәтә башладылар. Әнә, башын иеп, дымлы күзләрен сөлгедәй зур кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, Шәркәй басып тора. Кырыс судья моңа бер-бер артлы сораулар яудыра:
– Подсудимый, җавап бир: ни өчен андый җинаятькә җөрьәт иттең? Әллә ач идеңме?
– Ач түгел идем... – ди Шәркәй, авыр сулап һәм башын күтәрә төшеп. – Шайтан котыртты инде... Нәфес хикмәте...
– Нәфес хикмәте, имеш! Кибетләрдә кырыкмаса-кырык төрле колбаса тулып ята бит. Шуннан гына сатып алган булсаң, суд каршына басмаган булыр идең...
– Миңа кырык төрле колбаса кирәкми! Юк-бар колбасалар ашап, агуланып үләсем килми минем. Мин бары тик үзебезнең «Кызыл Мәшрикъ» заводының колбасасын гына яратам! – дип кырт кисте Шәркәй, судья сүзләренә үртәлгән кебек.
– Нәрсә? Алтын колбасалар ясап ятасызмы әллә анда? – диде судья, мыскыллы карашын гаеплегә текәп.
– Алтын да түгел, көмеш тә түгел. Высший сорт итләрдән, затлы составлардан эшлибез без колбасаны үзебезнең «Кызыл Мәшрикъ»тә! Башка заводларда эшләсәм, урламас та идем әле...
– Димәк, намуслырак булыр идем, димәкче? – дип, судья агулы елмайды. – Судны алдый алмассыз, гражданин Мөхәммәтҗанов!
– «Намуслырак булыр идем» димим бит әле... Урларга да җирәнер идем аларның колбасаларын – шул гына...
...Судья белән Шәркәй арасындагы кыска диалогтан соң, тапшыруның бу өлешен диктор мондыйрак җөмлә белән тәмамлады: «Караклык бер чакта да юньлегә алып бармый. Шәрифҗан Әхмәтҗанов урлаган икейөз дә җиде сумлык колбаса аның кесәсенә мең сум штраф булып сукты. Үз заводының колбасасын гына ярата, имеш-ш-ш! Аласы, ашыйсы килгән кешегә, белүебезчә, абруй казанган «Кызыл Мәшрикъ» колбасалары да бетеп тормый кибетләрдә. Урлап кына ашарга димәгән бит!»
Тапшыру тәмамлангач, Хәйдәр Гәрәич, йодрыкларын югары күтәреп, бөтен куәтенә: «Гго-о-л!» – дип кычкыруын үзе дә сизми калды. Аш-су бүлмәсеннән йөгереп чыккан хатыны телевизор экранына күз төшереп алды да сәерсенгән карашын иренә төбәде:
– Нишләвең бу, Хәйдәр? Саташып киттеңме әллә? Футбол юк бит бүген... Нинди гол булсын?!
– Булды, хатын, булды! – диде дә Гәрәич, тагын кычкырып җибәрде. – Го-о-лл!
– Кем кертте?
– Шәрифҗан Мөхәммәтҗанов кертте, хатын!
– Кем капкасына?
– Минем көндәшләр капкасына!
Шушы кичтән соң телевизор әлеге судны «Мәхкәмә хәлләре» дигән программада атна буе көнгә өчәр мәртәбә кабатлап торды. Аннары Шәркәйне хөкем итү күренеше «Сәер угрылар», «Каракның бүреге яна», «Урлап кына яшәп булмый», «Суд гыйбрәтләре», «Судка кергәнче, утка кер», «Гадел хөкемнән котылу юк» дигән программалар буйлап айлар буе «гүләйт» итә башлады. «Кызыл Мәшрикъ» заводы продукция җитештерүне өчләтә-дүртләтә арттырды. Әйтеп тә торасы юктыр, Шәркәй кебекләргә, кызыктыргыч рекламаларга ышанучы сарык-халык заводның колбасаларын кырылып ала. Тик менә... йорт яннарындагы бихисап чүплекләрдән шәһәр свалкасына чүп ташучы шоферлар хәлдән тая, имеш, бу заводның чүплекләргә түгелгән колбасалары рейслар санын икеләтә арттырырга мәҗбүр иткән... Әлеге колбасаларны эт һәм мәчеләр дә, каргалар да ашамый икән ичмасам! Хуҗа исә ахмак түгел – яхшы белә: халык, бер көн килеп, бу колбасаны барыбер алмый башлаячак. Планы да әзер: ул инде заводын итсез пилмәннәр җитештерү заводы итеп үзгәртәчәк. «Кызыл Мәшрикъ» урынына яңа исем дә уйлап куелган – «Алсу Мәгърип»...
Ә Шәркәйгә нәрсә? Аның эше беткән, киндере сугылган – елмаеп кына яңа «Ока»да җилдертә. Ул «Кызыл Мәшрикъ»тә, Хәйдәр Гәрәичтән кала, иң кадерле кеше хәзер. Эшкә соңга калса да, сүз әйтүче юк, атна буе килмәсә дә, хезмәт хакын вакытында ала. Машинасын завод цистернасыннан бушлай заправить итә. Сер итеп кенә әйтүенә караганда, Гәрәич аңа «Ауди» алып бирмәкче икән әле...
Фәнзаман БАТТАЛ
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар