Логотип «Мәйдан» журналы

Елга балыгы

Пенсиягә чыгуга, Яхъя шәһәр читендәге елгага балыкка йөрергә гадәтләнеп китте.

Бу юлы ул яр буеннан кармак салырга да өлгермәде, калкавыч ике-өч мәртәбә дерелдәп куйды да су астына төшеп югалды. Кармакны тартып чыгаруга, бармак башы хәтле генә шыртлака эләккән булып чыкты. Яхъя: «Нишләргә моның белән», – дип баш ватып торганда, шыртлака, көтмәгәндә, телгә килеп: «Йә, сора тизрәк, нәрсә кирәк, вакытым тар, әнә синең кебекләр яр буенда тезелеп киткән», – дип пышылдады. Яхъя гаҗәпләнүеннән: «Белмим шул, башкалар ни сорый?» – дип, көч-хәл белән телен әйләндерә алды. Шыртлака исә: «Балыкчылар мине эләктерүгә, гадәттә, фатир, машина сорап аптыраталар», – дип, кешечә сөйләшүен дәвам итте. – Тик шуны бел, мин елганыкы, диңгездәге алтын балык кына ни тели, шуны майтара ала, минем мөмкинлекләр чикләнгән, фатирны да бер бүлмәлене, анысын да беренче каттан, машинага килгәндә – җиде-сигез ел йөргән иномарка гына бирә алам, башкасы юк, үпкәләмә. Тормыш хәзер авырайды, синең кебекләр безне адым саен кармак салып, сагалап утыра, аннан ул экологияне әйтер идем, сулап та булмый, халык җыен шакшыны елгага ташларга гадәтләнде». «Ярар, ярар, бик мескенләнмә»,– дип тынычландырды шыртлаканы Яхъя. –  Син әйткәне миндә болай да бар, үземнең дә фатирым бер бүлмәле, җитмәсә, беренче катта, аны сатып та, алыш­ты­рып та бул­мый. Машинам да күптән алынган, нәрсәгә миңа ике иске иномарка. Тик шулай да синнән бер нәрсә сорыйсы килә, башкара алырсыңмы, белмим. Пенсиягә чыкканнан бирле тынычлык күргәнем юк, өйдә утыргач, көне-төне хатын игәүли, тавышыннан гарык, юк-бар лыбырдавын ишетәсем дә килми. Шуны берничә көнгә булса да, берәр кая озатсаң, бик рәхмәтле булыр идем, сиңа балык дус».
Нәкъ шу­шы урын­да Яхъя йо­кы­сын­нан уя­нып кит­те. «Фу-у, кер­сә дә ке­рә бит бу төш ди­гә­не... Дө­рес­тән дә, нәр­сә ту­рын­да уй­лый­сың, шул төш­кә ке­реп ап­ты­ра­та дип бел­ми әйт­миләр». Шул­чак­ны бө­тен фа­тир­га хә­ләл җе­фе­тем­нең: «И­ше­тә­сең­ме, тор ди­ва­ның­нан, бер­ни­чә көн­гә авыл­га, әни яны­на кай­тып то­рам. Мин югын­да, ял­гыз кал­гач, ча­ма­сын бел, ар­ты­гын кы­ла­на күр­мә», – ди­гән әме­ре яң­гы­ра­ды.
Пен­си­я­гә чык­кан­чы, Яхъя на­чар яшә­мә­де. Ав­то­сер­вис­та эш­лә­гән­дә бал­да-май­да йөз­гән чак­ла­рын әле дә оны­та ал­мый. Бү­ген урам­га чык­саң, адым са­ен ки­бет, шу­ның ике­се­нең бер­сен­дә ма­ши­на ки­рәк-ярак­ла­ры са­та­лар. Элек, ва­тыл­гач, зап­часть та­ба ал­мый­ча ни­чек ин­тек­кән­нә­рен, ир­ләр үз­лә­ре ге­нә бе­лә. Эш­лә­гән ва­кыт­та, Яхъ­я­ның ку­лын­да бар нәр­сә дә бул­ды, шу­ңа сый-хөр­мәт­тә ге­нә яшә­де. Пен­си­я­гә ки­тү бе­лән, бо­лар ба­ры­сы да юк­ка чык­ты. Хә­лен­нән кил­сә, ха­ты­ны ире­нең бер­дән­бер юа­ны­чы – ба­лык­ка йө­рү­дән дә тук­та­тыр иде.
Сө­ек­ле­се авыл­га ки­теп, ял­гы­зы кал­гач, Яхъя ди­ван­га ят­кан ки­леш, рә­хәт­лә­неп те­ле­ви­зор­дан бан­дит­лар һәм по­ли­ция ту­рын­да ка­ра­ды. Шул­чак­ны аны бе­рәү дә: «Җит­те, се­ри­ал­га кү­чер», – дип бор­чы­ма­ды. Га­дәт­тә­ге­чә, янын­да: «Юк, аяк та ат­ла­мый­сың», – дип ты­еп то­ру­чы бул­ма­гач, ты­шау­дан ыч­кын­ган ир, дус­ла­ры бе­лән ир­тән то­рып, ба­лык­ка йөр­де, шә­һәр чи­тен­дә­ге ка­ен­лык­та шу­лар бе­лән үк шаш­лык кыз­ды­рып, кү­ңел ач­ты. Әм­ма һәр рә­хәт­нең аза­гы бу­ла, бер ат­на ва­кыт си­зел­ми дә үтеп кит­те, аның хә­лә­ле һич көт­мә­гән­дә кай­тып та кер­де. «Нәр­сә, ары­дың­мы, ял итеп? Җит­те, ялың бет­те дип чут­ла, – дип кыч­кыр­ды ул, ишек­тән ке­рә-ке­реш­ли үк. – Яңа за­кун бу­ен­ча, хә­зер ир­ләр пен­си­я­гә алт­мыш биш­тән чы­гар­га ти­еш, дип ишет­тем. Алт­мыш яңа ту­лып кит­те, эш­ли­се дә, эш­ли­се әле си­ңа. Көн­дез үзе­мә ге­нә яман­су бул­ма­сын­га, авыл­дан әни­не дә алып кил­дем, ул ял­гыз ка­лып ку­рык­ма­сын өчен, сең­ле­сен дә кал­дыр­ма­дык».
Шул­чак­ны Яхъя үзе­нең диң­гез бу­ен­да яшә­мә­ве­нә үке­неп куй­ды. Әки­ят­тә бул­са да, диң­гез­дә то­тыл­ган ал­тын ба­лык ба­ры­сын да бул­ды­ра ала, дип сөй­ли­ләр. Ни әйт­сәң дә, ел­га шырт­ла­ка­сы ел­га­ны­кы шул, мөм­кин­ле­гем чик­ле дип тик­мә­гә әйт­мә­гән ул.
Хә­зер Яхъя ба­лык­ка бө­тен­ләй йөр­ми баш­ла­ды, яңа­дан  эш­кә чык­ты. Ха­ты­ны­ның әни­се: «Шә­һәр­дә яшә­ве кү­ңел­сез», – дип, сең­ле­сен ияр­теп, ки­ре авы­лы­на сы­пырт­ты. Кич­лә­рен алар фа­ти­рын­да тып-ты­ныч, шылт ит­кән та­выш та ише­тел­ми. Эшен­нән арып-та­лып кайт­кан ир, та­ма­гын туй­ды­рып, ди­ван­га ятып, фут­бол ка­рый. Хә­ләл җе­фе­те, ирен бор­чы­мас өчен, хәт­та ярат­кан се­ри­а­лын ка­рау­ны да оныт­ты. Ди­мәк, төш­тә­ге шырт­ла­ка ба­лы­гы Яхъ­я­ның те­лә­ген үтә­гән бу­лып чы­га тү­гел­ме?! Бер уй­ла­саң, алт­мыш­тан уз­ган ир­гә ни ки­рәк та­гын?..
 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com


 

 

 

 

 

 

Комментарийлар