Депутат – авылда
Шаян хикәя.
Думада язгы сессия эше төгәлләнгәч, депутат Вәли авылга – туганы Галиләргә кайтты. Энесе күптәннән кунакка чакыра иде инде. Вәли башкала мәшәкатьләрен, баш ватуны таләп иткән авыр эшен онытып, берничә көн рәхәтләнеп ял итте, тансык милли ризыклар белән сыйланды, сала тормышы белән танышып, кешеләрнең сүзләренә колак салды, фикер туплады.
Санаулы көн тиз уза шул ул. Озакламый кадерле кунак яңадан башкалага юл тотачак. Китәр көн алдыннан ике туган таллык буена чыгып учак якты. Алар тал яфракларын сыйпап аккан елгада су коенып, җәйге табигатьнең матурлыгына соклана-соклана сыйланып утырды. Энесе ат ярата иде – юртакларда җилдерделәр. Истә калырлык ял буласы иде ул... Бөтен нәрсәгә шул аракы гаепле инде. Кызып алган Гали депутат туганының кәефен бозды.
– Менә син дә, абый, депутат булып утырасың инде, – диде ул. – Син безне – авыл кешеләрен яклап сүз әйтер идең. Утырышларда берәр тапкыр чыгыш ясаганың булдымы? Нигәдер, хәтерләмим. Әллә син бар анда, әллә юк. Исәпкә бар, санга юк, дигәндәй. Ичмасам телевизорга якынрак утыр әле. «Әнә, әнә, безнең туган», – дип, бармак төртеп күрсәтер идек, – диде.
– Без бит үз фиркабез белән законнар өстендә эшлибез, шуңа күренмибез, – дип акланган булды депутат.
– Закуннар өстендә эшлисеңме, әллә астындамы – анысы мине кызыксындырмый, – диде энесе. – Иң мөһиме – син мөнбәргә күтәрел дә авыл кешесен яклап өч сүз әйт.
Вәли сер бирмәсә дә, күңеленә тиде энекәшенең сүзләре.
– Кара син аларны, – дип кайнарланды ул, – һаман яклау сорыйлар. Үзләре алпавыт кебек яши. Һәрберсендә машина, йортларында икешәр-өчәр ат, сыер, бозау... Ашаулары – бал да май. Корсаклары депутатларныкыннан зуррак. Рәхәтләренә чыдый алмыйлар икән. Боларның күңелләренә берәр борчу салмый булмас, ахры.
...Һәм ул, көзге сессиядә, энесенә «ат җене» кагылганын күздә тотып, машина йөртүчеләрдән тыш, ат җигүче-иярләүчеләрнең дә правасы булырга тиеш, дигән канун кертү башлангычы белән чыкты. Янәсе, ат, җан иясе булса да, урам хәрәкәтендә кешеләргә куркыныч тудыра торган хайван. Аның белән бик сак һәм кагыйдәләрне белеп идарә итәргә кирәк. Ә авылларда күпчелек ир-ат дилбегәне исерек килеш тота... Ул көннәрдә, бу тәкъдимнең язмышы ничек булыр икән, дип, авылдагылар – борчылып, шәһәрдәгеләр кызыксынып телевизор экраннарыннан күзләрен алмады. Мөнбәргә менеп баскан абыйсына Гали сүгенә-сүгенә йодрык селкеде. «Авылдашлардан оят!» – диде. Ярый әле, Вәлинең бу тәкъдимен хупламаска күпчелек депутатның башы җитте. Гаҗәпләнерлек тә: алар арасында ат яратучылар шулай ук хәйран күп икән. Әлбәттә, Гали моны онытмады, үпкәләп, абыйсын бүтән кунакка чакырмаска ант итте.
Менә тагын бер җәй җитте. Депутат Вәли бу юлысы энесе Галим янына кайтты. Галим дә абыйсын берничә көн бик зурлап кунак итте.
Ә саубуллашыр алдыннан ике туган күл буена куелган палаткада җырлый-җырлый кәеф-сафа корды. Аннары суга кармак салдылар. Ни хикмәт, Вәли сәгатьләр буе калкавычка текәлеп утырса да, балык эләкмәде. Җитмәсә, энесе: «Балык депутатны яратмый ул», – дип утырган була.
Әллә шаярта, әллә мыскыллый – аңламассың. Ә үзе кармак салырга да өлгерми, балык тартып чыгара. Шулай берүзе ике чиләкне тутырып куйды. Аннары тәмле уха белән сыйландылар. «Кара син боларны, нинди рәхәт тормышта яшиләр», – дип эчен корт кимерде депутатның. – Мин балыкны кибеттән сатып алам. Болар исә бушлай ашап яталар – казнага бер тиен акча керми. Юк, моңа чик куярга кирәк. Дәүләт күленнән балык тоталар икән, акча түләсеннәр.»
Һәм ул, көзге сессиядә, казнаны баету максатыннан, балык тотарга теләүчеләр дәүләткә акча түләсеннәр, дигән канун кертү башлангычы белән чыкты. Ә бездә, белгәнегезчә, ил халкының кимендә чиреге балыкчы – барысы да дүрт күз белән дума тарафыннан хәбәр көтте. Ни хикмәт, депутатлар тиз арада әлеге тәкъдимне канун итеп теркәп тә куйды. Ашыксаң – ашка пешәсең икән. Шуннан соң... кайбер төбәкләрдә балыкчылар мәйданнарга чыкты, ил киңлекләрендә шау-шу купты. Депутатлар, канунга бераз үзгәрешләр кертергә кирәк дигән сылтау белән, яңа канунны тиз арада кире чакыртып алырга мәҗбүр булды. Балыкчы Галим дә абыйсына үпкәләгән иде, аны бүтән кунакка чакырмаска ант итте.
Өченче җәйдә дә Вәли авылга – сеңелесе Наҗияләргә кайтты. Иң башта Наҗия абыйсын ярты көн үз биләмәләре белән таныштырып йөрде. Йөз баш умарта оясы, ун баш сыерлары, атлары, печәнлек җирләре, илле төп алмагачлары һәм башка байлыклары бар икән аларның. Депутатны монда да бик яхшы кунак иттеләр. Сеңелесенең ире кызган баштан үз гаиләләренең айлык кереме турындагы санны ычкындыргач, кунакның кабат кәефе кырылды. «Кара әле, бал, ит-сөт сатып, миннән күбрәк акча эшлиләр һәм дәүләткә бер тиен салым түләмиләр, – дип борчылды Вәли. – Никадәр акча казнадан читкә китә. Депутат буларак, бу кимчелекне төзәтүгә үз өлешемне кертергә кирәк.»
Һәм ул көзге сессиядә хуҗалыкларда бердән артып киткән ат-сыердан, умарта оясыннан, һәр төп алмагачтан салым алу зарури дигән канун кертү башлангычы белән чыкты. Ярый әле башка депутатларның башы җитте – алар моны кире какты.
Авылдагы туганнары «ярдәмендә» депутат Вәли шулай үзенә дан яулады, аның исеме сайлаучылар теленнән төшмәде. Мөнбәрләргә чыгып сөйләү Вәлинең үзенә дә ошап китте – ул танылуга ирешүнең серенә төшенгән иде инде. Депутат берсеннән-берсе кызыклы башлангычларны сиптерде генә. Аның чыгышларын тыңлаган саен, халыкның бер өлеше үзара кызып-кызып бәхәсләште, икенче өлеше депутатларны сүкте яки, киресенчә, мактады. Әйтик, илдәге демографик вазгыятьне яхшытуны күздә тотып, депутат, һәр кызны бала тапканнан соң гына югары уку йортына кабул итү мәслихәт булыр, диде. Һаман акча арттыруны сорап даулаган шәһәр пенсионерларын исә авылга озатырга кирәк. Авылда аз акчага да яшәргә була. Әнә, җирдә казынсыннар, җирдә эшләгән кеше ачка үлми, авыллар да бетмәс, диде. Тик Вәлинең бу башлангычлары да депутатлар тарафыннан хупланмады, чөнки сайлаулар якынлашып килә иде...
...Һәм алар узып та китте. Ни хикмәт, Вәлинең һәр тәкъдимен «яндырып утырган» депутатларның күпчелеге думага кабат сайланмаган иде.
Ә менә Вәли... күп тавыш җыеп, думага җырлап үтте. Ул хәзер халыкның яраткан депутаты. Бүген олысы-кечесе түземсезләнеп аның чыгышларын көтә. Вәлинең кызыклы да, сәер дә тәкъдимнәре кабул ителәме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Иң мөһиме – халыкка мондый кәмит ошый. Ә нәрсә? Бушлай бит! Өстәвенә, вакыйгалар бөтен ил күз алдында – дума сәхнәсендә бара.
Рәфкать БИКЧУРОВ
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 7, 2024 ел
Комментарийлар