Чит кетәк маҗарасы
Әбелмәлихны чит кетәктә тоттылар.
Дөресрәге, шыпан-шыпан гына Сафура исемле тол укытучының ындыр артыннан чыгып килгәндә Хафиза белән йөзгә-йөз очрашты ул. Бозавын мучаклаган, яланга алып баруы иде бугай. Коймадан сикереп төшкән Әбелмәлихны күргәч, күзләре шакайды.
– Әнекәем лә, үләм, – күрегез, үзен кара сыер сөте кебек ап-ак дип йөргән фәрештәбез ничек фарситлый икән, и, тирес бит, тирес бит...
– Чыланылган, чык... – дип мыгырданды Әбелмәлих. Аннан соң ни әйтергә белмичә: «Мин караулда», – дип өстәде.
— Шулай икән шул, күрдек менә кемгә каравыл торганыңны, һе, һе...
Хафиза бозау куып кайтканчы бу хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде инде. Бертөрлелек, торгынлыктан әлсерәгән авылга җан өрделәрмени, кешеләрнең йөзенә елмаю иңде, шуклык вәсвәсәсе кайтты. Бигрәк тә хатын-кызлар үзгәрде, атлауларына кадәр икенчеләнде кәһәрләрнең, керт-керт итеп кенә йөри башладылар. Капка төпләрендә, су юлларында һаман шул хакта гына гәпләштеләр.
Хафиза ахирәтенә барысын да түкми-чәчми җиткерде.
– И, Банаткаем, – дип булганын да, булмаганын да тезеп китте, – оялуларымны күрсәң әгәр, җир тишеккәйләренә төшеп китәрдәй булдым, иртәнге сәгатьтә бит, кояш чыгып килгәндә. Койма артында үбешепме-үбешәләр. Тач кинодагы кебек менә, ул телевизорын әйтер ием, ир-атны шул нәмәстәкәй чыгырдан чыгарып бетерде, борып җибәрүгә, ястык та түшәк... Синеке әйткән була, җаным синнән хушбуй исләре генә килеп тора дигән була, кулларың мамык кебек йомшак, гөлем, дигән була. Шулай булмыйча, укытучы безнең кебек иртә таңнан сыер саварга йөрми лә ул.
Хафиза бер генә секундка тынып калды, ничек, янәсе, сүзләрем урынына ятамы. Ләкин Банат ә дип тә, җә дип тә сүз кыстырмады. Шуңа күрә янә үзе сайрарга тотынды.
– Банаткаем, ул уйнашчының өенә ут төртеп кайт, моннан ары кеше иренә нәфесен сузарлык итмә...
– Йомшагым, матурым, гөлем диме?
– Шулайлар ди шул, ахирәткәем, и, кызгандым инде үзеңне...
Хафиза сөйләгән сүзләренең хаклыгын раслагандай яулык чите белән генә күзләрен сөртеп, астыртын гына Банатка карап алды. Ә тегесе никтер оршынмый да, кычкырмый да, еламый да, еш-еш сулыш алудан күкрәк алмалары гына калкынып-калкынып китә.
– Мин мескен түгел, кызганма мине, – диде ул тамак төбеннән чыккан карлыккан тавыш белән.
Икенче көнне авыл янә гөҗләде. Бу юлы инде мыек астыннан гына елмаеп йөргән ирләр баш кашыды. Чөнки Банат юкка чыккан иде. Әйберләрен дә алмаган, ди, кечкенә улы да өйдә, ди.
Әбелмәлих Хафизага: «Зинһар өчен әйт, Банат кая яшеренде», – дип ялбарды. Ләкин тегесе үзе дә белми иде. Аннан соң ул туган-тумачаларыннан белешеп кайтты. Очына чыга алмагач, хакимияткә, милициягә хәбәр салды.
Шул рәвешле атна үтте, ун көн, унбиш, ай. Әбелмәлих коры сөяккә калды, улы кебек әниләрендә генә яшәр иде дә, мал-туар, кош-корт күп. Ишек алдына чыгар хәле юк, кайсы мөгери, кайсы кыткылдый – барысында да тамак кайгысы. Банаты бар чакта җәннәттә яшәгән икән, кадерен генә белмәгән, ничек җитешкән ул әлеге эшләрнең барысына да?
Өметен өзә башлаган иде инде Әбелмәлих. Ә беркөнне эштән кайтып керсә, ике күзе дүрт булды, өйнең нәкъ түрендә ниндидер хатын утыра. Чәчләре бөдрә, кашлары кыйгач, ымсындыргыч калын иреннәре ярым ачык. Зифа муенын, ачык изүеннән бармак калынлыгы гына чыгып торган күкрәк йомарламнарын назлап та, сөеп тә туймаслык. Тар кыска итәге эченнән шәрә ботларына кадәр күренеп тора.
Әбелмәлих ирексездән үзенең инде күптән сабын тимәгән күлмәк-ыштанына, тузанлы итекләренә күз төшерде, төк баскан битен сыпыргалап алды.
– Җә, Әбелмәлих, исән-сау гына торасыңмы? – дип телгә килде ханым.
Әбелмәлих егылып китмәс өчен ишек яңагына сөялде. Юк, бу мөмкин түгел, тавышы гына охшаштыр, дип пышылдады иреннәре.
– Телеңне йоттыңмы әллә, Әбелмәлих, ник дәшмисең? – Хатын кеткелдәп көлеп алды. Әбелмәлихның икеләнүләре томандай таралды. Бу кеткелдәүне башка кешенеке белән бутап буламы соң? Ул ич бу, Ул!
Әбелмәлих ялагай эт кебек чибәркәйнең аякларына килеп сарылды.
– Банат... Банаткаем...
Хатын иренең күз яшьләренә дә, мыгырдануларына да игътибар итмәде.
– Тотып кара әле, Әбелмәлих, кулларымны йомшакмы?
– Йомшак, бәгърем, йомшак...
– Хушбуй исләре дә килеп торамы?
– Килеп тора Банаткаем, килмәгән кая...
– Үзем гөл кебекме?
– Гөл кебек кенәме соң...
Банат биек үкчәләрен шыкылдатып ишекле-түрле йөрештереп алды да:
– Сиңа шушындый хатын кирәк иде, шулаймы? – дип сорады.
– Шулай...
– Әгәр шулай икән, бүгеннән шундый хатыным бар дип исәплә. Тик шуны колагыңа киртлә, мин мал абзарына таба бүтән борылып та карамаячакмын, йорт-җир шөгыльләрен дә үз җилкәңә аласың, ризамы шуңа?
– Риза, Банаткаем, риза!
Әбелмәлих башка чит кетәкләрдә күренмәде. Хәер, аның инде мондый кырын эшләргә вакыты да, теләге дә юк иде.
Марат ӘМИРХАНОВ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от drobotdean
Комментарийлар