Логотип «Мәйдан» журналы

Чирлибез!

Дәваханә коридоры халык белән шыгрым тулган.

Кайсы табиб бүлмәсе төбендә чират көтеп утыра, кайсы хәлсезләнеп стенага сөялгән. Андый чакта авырулар үз чирләре турында акыл сатарга ярата. Ара-тирә табиблар тарафына ачулы сүзләр дә ишетелгәли.
– Белмим, нәрсә генә ярамагандыр, төне буе эчем авыртып чыкты. Врач, корсакка баскалагач, артыгын ашадыгызмы әллә, ди. Минем өчен унике өчпочмак күпмени ул! Дөрес, соңыннан литр ярым кефир каплап куйган идем, шунысы искергән булды, ахры...
– Алар бөтен чирне ризыктан гына күрә. Ирем хәлсезләнгәч тә, нәрсә ашады, дип сорадылар. Нәрсә ашасын, ди, атна буе берни пешергәнем юк, менә ышан син аларга...
– Ышана ди хәзер, белмим, ничек чыдагандыр йөрәгем шул тикле мыскыллауга... Минем алда гына шушы врач анадан тума калдырып бер яшь кызны карады. Теге төшен тоткалый, бу җиренә баскалый. Ярар, мине дә шулай яхшылап карарсыз әле, дигәнием, сезнең чирегез болай да күренеп тора, телегезне күрсәтсәгез шул җитә, диде. Я, әйтегез, кайда дөреслек?
– Юк, ышанмыйм мин аларга, башым авырта, дип зарлангач, сидегеңне анализга тапшыр, ди. И-и-и, энем, причум монда сидек, минем ул җирем авыртмый бит, дим. Юкны сөйләмәгез, алар тыгыз бәйләнештә, ди, адәм көлкесе.
– Ышанасызмы, минем белән дә нәкъ шундый ук хәл. Колак шаулый дип килдем, хатын-кыз врачына җибәрделәр. Карагыз әле, колак икенче урында бит, дип тә карадым, юк, тыңламадылар.!
– Юк, җәмәгать, алай да иң кызыгы минем белән булгандыр. Шушы духтырга, бөтен тәнем сызлый дим, ә ул кайда авыртканын төртеп күрсәт, ди. Каян белим, сез шуңа укыган кеше, үзегез белергә тиеш, дигәнием, шул ярамады. Хәзер үк хирургка бар, алар синең кебек көйсез картларны бик тиз терелтә дигән була. Юк инде энем, барып йөрмим, артык-портык җирләремне бәләкәй чакта ук кисеп ыргыттылар, дидем...
Шулчакны табиб кабинетыннан кемнедер култыклап алып чыктылар. Авырулар арасында тагын пышылдау китте:
– Күрдегезме? Бая гына үз аягы белән кереп киткән иде, шул арада нишләтергә өлгергәннәр!
– Нәрсә булган моңа?! Чырае мәетнеке кебек, уф, йөрәгемә ябышты! Юк, мин хәзер үк түләүлегә керәм, анда, ичмасам, яхшырак карыйлар...
– Карый, ди, пычагым! Анда да, монда да, шул бер үк врач. Бар, акчаң күп булса...
Кичкә таба дәваханә коридорында урындыгында йоклап киткән бер ирдән башка кеше калмады.
– Зинһар, уятмагыз, йокысызлыктан интегә ул, – дип ялварды авыруның хатыны, тыз-быз килеп йөрүче шәфкать туташларына. Күрәсең, мондагы Ÿава шифалыдыр. Ярар, йокласын рәхәтләнеп...
 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) wayhomestudio - ru.freepik.com

 

Комментарийлар