Бүлмә саен шул Сәлимыч...
Соңгы айларда әллә нәрсә булды әле Әкраметдингә: гомер борчымаган йөрәге чыгымчылый башлады. Гәзит укыса да, телевизор караса да сул күкрәген угалый-угалый диванга ав...
Соңгы айларда әллә нәрсә булды әле Әкраметдингә: гомер борчымаган йөрәге чыгымчылый башлады. Гәзит укыса да, телевизор караса да сул күкрәген угалый-угалый диванга аварга гадәтләнде. Нәҗибәсе, дару эзләп чабасы урынга, үзен пыр туздыра:
– Ниемә дип карыйсыңдыр шул тилебәдәрне, инфаркт алып туктыйсың бит инде, җан көеге. Андагы мәхшәрне күреп йөрәк туздырганчы, балконның идән тактасын алыштырсаң, ике кулыңа бер эш булырые. Анда суйган, монда шартлаган, иликтрга бәя арткан – сәгать саен шуны ишетеп торсаң, йөрәгең түгел, әллә кай җирләрең ярылыр, Алла сакласын…
Үз хәлен үзе белгән карты, бәйләнмәсәнә дигәндәй кул гына селтәде дә, иртә таңнан җыенып бүлнискә юл тотты.
«Кардиолог Сәлим Сәлимыч» дигәннәренең ишеге төбендә өч сәгать чират торганнан соң, ниһаять, табибның нурлы, гафу итегез, нурсыз йөзен күрү бәхетенә иреште. Калын кашлары икесе дә көянтә кебек бөгелгән, ул кашлар астыннан сөзеп карый торган күзләр болай да авырткан йөрәгеңне табаныңа төшерер дәрәҗәдә салкын иде.
– Минем монда кабул итү сәгате беткәндә йөрисез шунда… – Табиб, борын астыннан шулай дип мыгырдана-мыгырдана, Әкраметдиннең аркасына суккалагандай итте, авызын ачтырып карады. – Үлгәнче яшисең әле. Сукыр кычыткан, песи борчагы, камырлык – көндәлек рационда. Следующий!
Шәфкать туташы шундый ук нурсыз, канәгатьсез чырай белән:
– Пенсионер? – дип сорауга охшаш кәлимә ыргытты. Аннан Әкраметдингәбер генә адәми зат та укый алмаслык рәвештә кәгазьгә нидер сызгалап тоттырды да этеп-төртеп дигәндәй кабинеттан озатты.
Ни ә, ни җә дияргә өлгермәгән Әкраметдин бертын коридорда аңгы-миңге кыяфәттә басып торды. Әле дә булса табибка эләгеп, аның нурлы, гафу итегез, нурсыз чыраен күрергә өметләнеп чиратта утырган өч-дүрт кеше, картны кызганып:
– Нәрсә, әллә өметсез үк дидеме? – дип кызыксынырга тотынды.
– Үлгәнче яшисең, диде. – Әкраметдин ничарадан бичара кыяфәттә табибның диагнозын кабатлады.
– Мондагы бырачлар чуртым да белми, лутчы скурыйныкына барырга кирәк, андагыны мактыйлар.
Әллә соң анысына да барып карасын микән? Бер-бер дару бирмәсләрме, рәхмәт төшкерләре…
Әкраметдин, тыпырчынырга иткән йөрәк турын сыпыра-сыпыра, әкрен адымнар белән автобус тукталышына чыгып китте. Маршрут таксилары, ялтыравык автобуслар пенсионер карт яныннан чыжылдап кына уза бирде. Ярыйсы гына көтеп торганнан соң калтырча бер автобус туктады туктавын.
«Ашыгыч ярдәм» бүлнисенә Әкраметдин үз аягы белән килгәч, хәлен куркынычка санамадылар, сәгать икегә талон язып бирделәр.
Кардиолог ишеге төбендә кеше юклыкка сөенеп, ярты сәгатьләп утырды карт. Кергән-чыккан зат күренмәгәч, тәвәккәлләп, ишекне ачты. Башын тыгарга өлгермәде, эчтән, котсыз тавыш тавыш белән:
– Әле ике тулмаган! – дип акырдылар.
Каушап калган Әкраметдин әле кулындагы, әле стенадагы алагаем зур сәгатькә күз төшерде: чыннан да, ике минут бар икән шул әле.
– Ни, иптәш… ике минут…
Аның мыгырдануын тагын котсыз тавыш бүлде:
– Менә шул ике минуттан соң керерсең!
«Шулай инде, без пенсионерларны кем көтеп торсын», дип үзалдына көрсенеп, бераздан соң кабинетка кергән Әкраметдин үз күзләренә үзе ышанмады. Өстәл артында кем утыра дисез? – Иртәнге якта гына аны «караган» көянтә каш! Әлбәттә, Әкраметдиннең чырае инде Сәлим Сәлимычның ике ятып бер төшенә дә керми иде.
– Ну?
– Йөрәк…
– Кемдә юк инде ул йөрәк. Телеңне чыгар. Борылып бас. Песи борчагы, сукыр кычыткан, камырлык – көндәлек рационда. Следующий!
…Соңгы өмет – Әкраметдин яшәгән урам чатында күптән түгел ачылган түләүле клиника иде. Анысында йөрәк бырачы сәгать биштән соң гына кабул итә икән, нишләсен карт, бер килгән-килгән, сабыр гына көтәргә карар кылды. Менә монда ярый ичмаса! Ак халатлы туташларның хур кызлары кебек балкып торуын күр әле син! Берсе иртәнге якта Әкраметдингә таракан йөгергән язу тоттырган кызга коеп куйгандай охшаган, тик тегесенең чырае әрем капкандай булса, монысы кояшның үзе булып елмая.
Әкраметдин, пыяла касәгә өеп куелган кәнфитне суыра-суыра (бушлай!), йомшак кәнәфигә сыенып йокымсыраганын сизми дә калган икән. Иңбашына йомшак кына кагылып:
– Табиб сезне күптәннән көтә, уятырга гына кызгандык, – дигән сүзләрне ишеткәч, күзләрен ачты. Мондагы җылы карашлардан гәүдәсенә рәхәтлек таралган, йөрәге дә егетләрнекедәй тибә иде. Тик… каршысына ике куллап күрешергә килгән табибны күргәч, аяк астында җир тирбәлгәндәй булды, йөрәге таган атына башлады. Аның алдында май кояшыдай йөзен балкытып:
– Нинди аһ-зарларыгыз бар? Хәзер башта УЗИда тикшерербез, аннан томография ясарбыз, сезгә генә туры килә торган даруларны карарбыз, – дип, көянтә кашлары тәмам язылган Сәлим Сәлимыч басып тора иде…
Комментарийлар