Логотип «Мәйдан» журналы

Бүлешегез!

Шаян хикәя.

Югары оч Наһар малае Гомәрнең төрмәдән кайтуы авыл халкына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Казна йортында еш «кунак» булгангамы, халык Гомәрнең соңгысында ни өчен утырганын юньләп хәтерләми. Ләкин шактый югалып торуына карамастан, бу егетнең үзәккә үткеч бәйләнчек холкын күпләр яхшы хәтерли иде. Алай гынамы соң?! Авылда Гомәр тарафыннан җәбер күргәннәр, аның исемен ишетүгә, әле дә булса «дерт» итеп, сискәнеп китә. Заманында ярты авыл егете аның йодрыгын татып карады, дисәң, һич тә ялгыш булмас. Гомәр кайтып төшүгә, тыныч кына яшәп яткан авылның яме бетте. Почмак саен, Ходаем, инде ниләр булыр, дип, карчыклар пышылдаша башлады. Җиткән кызларны аналары кичләрен урамга чыгудан тыйды, кайбер ирләр бер сәбәпсезгә эчүгә сабышты. Куркып калган халык өмет белән сильсәвит башлыгы һәм участковый яшәгән йортларга караштырып алды. Әмма сильсәвит Бәшәр:
– Мин ул малайны бәләкәйдән беләм, аның кайтуы юньлегә китерми, – дип, язвасы кузгалуына зарланып, тизрәк район бүлнисенә кереп ятты. Участковый Хәбируллин исә, бәладән баш-аяк дип, бөтенләй запойга китте.
Тик шунысы гаҗәп, Гомәрнең элеккечә аракы чөмереп, тукмашып йөрергә исәбе юк иде кебек. Киресенчә, бер көнне ул капкасыннан чыкты да тыныч кына күршедәге Габдерәшитләр йорты нигезен үлчәп йөри башлады. Берни аңламаган Габдерәшит, гаҗәпләнүеннән күзләрен шарландырып, урамга атылып чыкты.
– Син, Әптер, бурычыңны кайчан түлисең? – диде Гомәр, метр таягын күршесенең корсагына терәп. – Бабайның кибетен сүтеп фундаментка ташыганыңны белмәсләр, дип уйладың бугай. «Тегендә» утырганда акыллы башлар өйрәтте, элек таланган малны хуҗаларына яңадан кайтырып бирә башлаганнар. Давай, бүлеш!
Агарынып киткән Габдерәшит шундук ишегалдына кереп югалды. Тора-бара, якындагы тагын берничә йортның Гомәр бабасы кибетен талауда турыдан-туры катнашы барлыгы ачыкланды. Кибет сүткәндә чыккан ташны алар да чәлдергән икән. «Бүлешегез, ату ут төртәм», – дип, Гомәр аларны да кисәтеп куйды. Туксан ике яшьлек Бәдернисәттәйнең:
– Ул ристан малай дөрес сөйли. Наһарлар нәселе авылның беренче байлары иде, – дип әйтүе утка керосин сипкәндәй булды.
Күпләр, Гомәрнең үченнән куркып, капкасын эчтән терәтеп, урамга чыкмас булды. Югары оч бушап калды. Авыл халкы бу вакыйганың ничек бетәчәген юрап баш ватканда, мәсьәлә үзеннән-үзе чишелеш тапты. Кайсыдыр куштаны төрмәдән исән-сау кайту хөрмәтенә Гомәргә аракы тәкъдим иткән. Тегесе лыкынганчы эчкән дә, гадәтенчә, сыйлаучысын тотып ярган. Ачудан түгел, аракы котыртканга гына. Җитмәсә, бу бичара өенә кайтканда, ташка абынып маңгаен җимергән. Кара канга батып кайтып кергән ирен күрүгә, хатыны, кем кыйнаганын сорап та тормыйча, шундук телефонга йөгергән.
– Биш елдан ким бирмәсләр моңа, – диде районнан килгән милиционер, ләх исерек Гомәрнең кулларына богау кидерткәндә.
Хәзер югары очта берәү дә йорт салмый, акча юклыктан түгел, сәбәбе башкада. Бәдернисәттәй сөйләвенчә, Наһарлар нәселе авылда берничә кибет тоткан икән. Ул кибетләрнең кайсы тирәдә булуын берәү дә хәтерләми. Йорт җиткерүе озак эш түгел. Әгәр менә Гомәр кайтып: «Бу минем урын, давай бүлеш», – дип, бугазыңа ябышса, нишләрсең?! Аптырашмы? Аптырарсың шул.
 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: ru.freepik.com

 

Комментарийлар