Логотип «Мәйдан» журналы

Булдыклы малай

Заманалар үзгәрде, балалар тиз өлгерә.

Менә минем малайны гына алыйк. Мәктәптән кайтып та керде, кесәсеннән шыгырдап торган меңлекне чыгарып, минем борын тирәсендә селкеткәләп, мактанып та алды.
- Нәрсә, әниең бирдеме? Син ялкауны аздырып...
- Бирмәде, - ди, хихылдап көлеп.
- Берәрсенең кесәсен сәрмәмәгәнсеңдер бит? Малай, көлүеннән туктап, миңа гаҗәпләнеп карады.
- Ты что, пап? Үзең әйткән идең бит, что хәзер башың булса, урламыйча да баерга мөмкин, что акча җирдә аунап ята, аны себереп ала белергә генә надо научиться.
Чынлап, күзен дә йоммый минем сүзләрне кабатлый, шельма!
- Себереп алдыңмыни инде? Кайда сибеп ташлаганнар акчаны?
- Мәктәп ихатасында... Директор безнең класс малайларына койма буярга кушты. Завхоз квадрат метрына икешәр йөз грамм исәбеннән кырык килограмм краска бирде. Староста мин булгач, билгеле инде, минем исемгә язды. Ә мин буяуны растворитель белән ныграк сыеклап буяттым да, аның егерме килограммын янга калдырдым, арзанга кызыккан бер дядяны таптым. Все понятно?
- Понятнолыкка понятно да ул. Бу шул ук бурлык булмыймыни?
- Нишләп бурлык булсын, пап! Вазифадан файдалану гына! Син җитәкләгән «Дурремонт»та...
- «Дурремонт» түгел, «Дорремонт», малай актыгы !
- Не один черт? Менә шунда ун чокыр ямыйсыз, йөзгә отчет бирәсез. Эконом ияләнгән асфальтыгыз кайда оча?
Япты авызымны мөртәт. Мөртәт булса да, барыбер башлы. Сигезенче сыйныфта гына бит әле...
Бердән бер көнне «скутер» дип авыз ачты бу. Мин өемдәге финанс министрына мөрәҗәгать иттем.
- Әнисе, бирик булмаса. Күз карабыздай улыбызның аякларын саклыйк. Әйдә атка атланып йөрсен...
- Күпме? - ди хәләл җефетем.
- Күп түгел, егерме биш кенә мең, - ди малай. Бичәмнең йөзе җыерылынкыраганын күреп, мин:
- Йә, йә саранланма, мин оста табам, син төгәл ябасың - дип салпы ягына салам кыстырдым.
Алып кайтты бу әлеге шайтан арбасын.
- Во, пап! - ди. -Умеют чукчи современную технику делать!
- Чукчалар түгел, япуннар...
-Не один ли черт. Тегеләренең дә, боларының да күзләре кысык. Шул чак күзем мопедның рамына ябештерелгән кечкенә кәгазь кисәгенә төште.
- Туктале, тукта, малай актыгы, монда бит егерме мең дип язылган, ә син?
Малаем , кесәсеннән биш меңлек чыгарып, борыныма төртте. Ә монысы, пап, сиңа откат. За посредничество...
Менә шул баланы булдыклы дими, тагы ни дисең инде. Әле сигезенчедә генә укый бит. Унберне бетсә, вузга керсә?!. «Тәү губернатор, аннары президент булам, - ди, - Байлыкка гына күмелеп яшим, - ди. - Үлгәч тә мине гади зыйратка түгел, «новый» урысларның кызларын күмә торган кладбищегә күмәчәкләр, баш очыма һәйкәл куячаклар,» - ди.
- Сиңа үләргә иртәрәк бит әле. Ул нинди зыйрат тагын?.. - Соң, Новодевичье кладбище инде! Әллә булмас дисеңме?!.
...Булыр. Губернаторлар да мөгезле адәмнәр түгел... президентлар да... Булса, дәдәгез бер килделе-киттеле «Дур...» әй лә «Дорремонт» атлы оешманың эчтән әрсез булса да, тыштан тыйнак кына түрәсе булып утырмас иде.
 

Закир ӘКБӘРОВ

 

Фото: https://pixabay.com 

 

Комментарийлар