Логотип «Мәйдан» журналы

Батырлык

Юмореска.

Мин аны үлеп яратам. Ләкин аның гына миңа исе китми. Ялкынлы мәхәббәтемне тезләнеп аңлатулар, үгетләүләр дисеңме, берсе дә калмады.

Соңгы чара нинди дә булса батырлык кылу иде. Тик дөньялар тыныч вакытта нинди батырлык кылырга?

Бервакыт кочегарканың биек торбасына күзем төште. Ну, мин әйтәм, шушы торба башына менеп, Зөлфия дип язып төшсәм, яратмый калмас.

Тәвәккәләдем. Торбага төнлә менеп киттем. Кулда – чиләк белән кызыл буяу, авызда – пумала. Менгән саен аска карыйм.

– Һай, аллам! – дип ыңгырашам. – Бу биеклек мәхәббәттән дә катырак башны әйләндерә икән!

Иң очка менеп җиткәч, чәчләрем үрә торды. Аяклар дер-дер калтырый. Кулдагы пумала буяулы чиләккә шыкы-шыкы бәрелә. Әйтерсең, мин кочегарка торбасында түгел, айның үзенә менеп басканмын.

Акыл әйтә:

– Сау бул инде, мәхәббәтем, синең өчен генә корбан булам, – ди.

Аяк әйтә:

– Исән чакта тизрәк таярга кирәк! – ди.

Йөрәк исә бөтенләй киресен сукалый:

– Зөлфия, мин сине яратам! Шәкүр, дип язмыйча төшмибез, – ди.

– Төшик, — ди аягым, дерелдәп. – Язмыйча гына төшик. Ике кулыңда да әйбер, мәтәлләвебез бар.

– Куркак булмыйк инде! – ди акыл, һаман бирешергә теләмичә.

Аякларым да үзенекен тукый:

– Һи, әгәр егылып төшсәк, сине түгел, ә мине гипслап куячаклар! Аннан соң мин өйдә саргаеп ятканда, син типтереп йөрер идең бугай!

– Тфу! – дип әйтәм, түзәр хәл калмагач. – Йөрәк! Син дә берәр сүз әйт әле шул кире беткән аякка!

– Миңа барыбер инде! – дип сыкрап җавап бирә мескен йөрәгем.

Көчкә үгетләдем мин боларны. Шулай итеп, теләгемә ирештем. «Зөлфия, мин сине яратам! Шәкүр», – дип язып төштем тәки.

... Икенче көнне бик яхшы кәеф белән уяндым. Бөтен халык шаулыйдыр минем батырлык турында, Зөлфия дә күргәндер.

Урамга чыктым. Күкрәгемне киереп атлыйм. Күз кырые белән генә кочегарка түбәсенә карыйм. Анда ... беләк буе хәрефләр белән:

– Мин дә үлеп яратам сине, юләрем!, – дип язып куелган иде.

Менә бу ичмаса батырлык!

 

Заһид МӘХМҮДИ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Racool_studio на Freepik

 

Комментарийлар