Бар, Сабира, бар
– Ял йортына барам дисеңме, Сабира? Бар, бар. Җибәргәндә бар, кусалар кайт. Үзеңнең барганың булдымы, дисеңме? Булды, нишләп булмасын.
Эшләмәгән нәрсәм калмады минем. Ирләр кебек, техникасын да йөрттем. Искрасын эзләп, тракторны кыйный-кыйный елаганнарым әле дә булса истә. Гомернең калганы ферма маллары арасында үтте. Хезмәт юлым авыр шартларда дәвам итсә дә, һәрвакыт алдынгы булдым. Шуның өчен мине ял йортына җибәрделәр дә инде. Нәрсә киеп бардың, дисеңме? Сорама, малайкаем, ул чордагы авыл кешесенең киемен дә, кыяфәтен дә. Чемоданга бер күлмәк, тарак, халат салдым да чыгып киттем. Путевка биргәч, карышып тормадым.
Бардым, урнаштым. Әллә соңга калганмын, әллә бик зурлаулары булды, берүземне бер бүлмәгә урнаштырдылар.
Ял йортлары су буена урнаша икән ул. Сабира, ә син йөзә беләсеңме соң? Ярый әле мин Ык буенда үскән кыз идем. Ыкта без үзебезчә киенеп су керә идек. Монда да шул гадәт буенча кердем. Җитәкче кебек йөргән бер марҗа миңа нидер аңлатты, ә мин бер кәлимә сүзен дә аңламадым. Безнең аңлашканны бер ир-ат күзәтеп торган икән. Ул да үзенчә аңлатып маташты. Аның «плавки» дигән сүзе бик тә таныш булып чыкты. Әһә, мин әйтәм, бу үзенчә мине кисәтә инде. Янәсе, суга кергәч, эчке киемнең кереше җебеп китсә, плавки кирәк. Кем инде авылда булавка дип сөйләшә, моның «плавки»ен мин үзебезчә аңладым. Кайттым да бүлмәмә, киенеп чыгып киттем, бик күп итеп булавка (бүген шулай дип сөйләшәм) сатып алдым. Бик юмарт бит мин, сорасалар, башкаларга да бирермен, дидем. Икенче көнне булавкаларны эчке киемгә тезеп чыктым, су буена килеп чишендем. Бот чабып, ике симез марҗа миңа төрә-төртә шаркылдыйлар бит. Зрә дә ачуым чыкты, су коену костюмының әнә шундый яңа модалысын ял йортында күрсәтеп, адәм көлкесенә калдым.
Күрәселәрем алда булган икән әле. Инде кайтыр чак та җитте. Бөтен авыл хатыннарын сыйларлык күчтәнәчне чемоданга тутырдым. Ниһаять, мин авылда. Кайтып кергәндә каенанам өйдә үзе генә иде.
– Исәнме, әнкәй! – дип кулымны сузам. Юк, алмый. Танымый. Аның каршысында чәчләрен бөдрәләткән, ирененә иннек сөрткән, матур күлмәк, биек үкчәле түфли кигән килене басып тора.
– Кем син, нишләп йөрисең? – ди бу миңа, шаккатып.
– Син, әнкәй, игътибар белән кара әле, мин бит киленең Рәхилә, малаең Хәлилнең хатыны, – дим.
Юк, ышанмады. Чемоданымны кулыма тоттырды да чыгарып җибәрде. Эчтән ишекне элде. Хәлил әле эштән кайтып җитмәгән. Нишләргә? Кая барырга? Тукта әле, мин әйтәм, мине бит совхоз директоры Гаязов мәҗбүриләп җибәрде, инде хәзер үзе чарасын тапсын. Киттем кантурга. Барып кердем директор бүлмәсенә. Ул газета-журналлар укып утыра. Мине күргәч, җәһәт кенә урыныннан торып каршыма килде дә:
– Бик вакытлы килдегез, Римма Нәҗиповна. Сез киләм дип шалтыраткач, беркая да чыгып китмичә сезне көтеп утырдым, – ди. Яңа инструктор киләсе икән, шуны көтеп утыруы. Мин ни көләргә, ни еларга белмим. Әллә танымый, әллә мыскыл итә.
– Нинди Римма Нәҗиповна булыйм мин, сыер савучы Рәхилә бит. Танымасаң, кулымны кара, – дип, ялда чакта агара, ярыклары төзәлә башлаган кулымны суздым. Ул урынына утырып, эченә кату чыкканчы көлде. Кемнән, дисеңме, Сабира? Миннән, әлбәттә. Кайсы җитәкченең үзеннән көлгәне бар?
Инде көн кичкә авышты. Хәлилнең дә эштән кайтыр чагы җитте. Курка-өркә өйгә таба атладым. Ирем кайткан. Вакыт та байтак. Тукайның Былтыры һәм Шүрәлесе кебек күзгә-күз карашып торгач, эндәшми генә мине берничә тапкыр әйләнеп чыккач, таныды бит Хәлилем, ни әйтсәң дә, хәләлем шул.
Менә шулай, Сабира, авыл хатыннарын киендереп, бизәндереп җибәрсәң, ял бирсәң, тудырган әниең дә танымый торыр. Нәрсә, куркып калдым дисеңме? Юләрләнмә, җибәргәндә бар. Бүген бит күп кеше бертөсле киенә, аның ирме, хатынмы икәнен дә аеруы кыен. Бар, бар, Сабира, әйбәтләп ял ит. Авыл кешесенең йөзен күрсәтеп кайт әле. Күчтәнәчең булса, кайткач чәй эчәрбез, Алла боерса. Хәерле юл, Сабира!
(Бу язма тормышның үзеннән алынып язылды, бары исемнәр генә үзгәртелде).
Гөлзәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №7, 2020 ел.
Комментарийлар