Логотип «Мәйдан» журналы

Баланс

Корысаз – кечкенә авыл. Төтен чыгарган егерме дүрт өйдә җәмгысе утыз өч Алла бәндәсе көн күрә.

Кечкенә булса да, ул элекке тормышта «Полет» колхозының алдынгы бригадасы иде. Хәтта монда башлангыч мәктәп белән райпо кибете дә эшләде. Хәзер инде алары сагынып сөйләр истәлек кенә булып калды. Заман җилләре «Очу» хуҗалыгын каядыр очырып алып киткәч, яшьрәкләр эш эзләп төрлесе-төрле якка таралды, мәктәп белән кибет «оптимизация» атлы афәткә тарыды.
Калган халык ни эшләр иде икән, ярый әле, Ходайның рәхмәте, таркалган колхозның штаттан тыш калган шоферы Сәүбән бичәсе, таркалган колхозның штаттан тыш калган бозау караучысы, Сафура белән кибет ачып җибәрделәр. Алар ачмый, кемнәр ачсын соң инде, Корысазның ике генә бөртек эшкә яраклы кешесе ич Сәүбән белән Сафура. Калганнары барысы да карт-коры. Бу игелекле бәндәләр булмаса, аларның кибете көне-төне дигәндәй эшләп тормаса, ничек көн күрерләр иде мескеннәр. Ә болай… Сәүбән «Нива»сында ташып тора, Сафура, күптән түгел гараждан кибеткә әйләндерелгән бинада, ташыганны сатып тора. Шомарып алды. Әйтерсең, гомере буе бозау карамаган, дәрәҗәле конторда утырып акча санаган.
Илебездә бәйрәмнәр бихисап. Кайсыбер исәпкә оста бәндәләр, без инде бәйрәмнәр саны буенча дөньяда беренче урынга чыктык, дип лаф ора. Әмма, ул бәйрәмнәрнең берсенең дә шаукымы Корысазга килеп җиткәне юк. Монда тантаналы кичәләр, митинглар, демонстрацияләр үтми. Бар бәйрәмнәрне дә һәр айның бер генә көне – алтынчы числосы – алыштыра. Бу көнне авылга район почтамтыннан машина килә, машинада Ленара атлы кызыкай, кызыкайның күн токчаенда акча – барлык утыз бер пенсионерга пенсия. Бу көнне бәйрәм дип атасак артык булыр, шул истәлекле даталарның берсенә генә тиңләсәк инде… Әйтик, Екатерина патшабикәнең, ясалма авыллар белән сокланып үтеп, Кырымга килеп җитү көне белән. Бәйрәмме, истәлекле көн генәме, Корысазда алтысында берәү дә дөнья мәшәкате, вак-төяк эше белән урам кыдырмый, тәрәзәгә карап, зарыгып, өендә генә утыра.
Ленара – ачык кызыкай. Картларның кулына айлык керемнәрен тоттырып, рәсми кәгазьгә кулларын куйдыргач, һәрберсенә күңел җылытырлык сүз таба белә. Менә әле бүген дә җаваплылардан-җаваплы эшен ике сәгать эчендә тәмамлап чыкты. Бу юлы ул хәтта элеккедән күңеллерәк тә башкарылды. Күптән түгел әллә хөкүмәт башында, әллә Думаның үзендә үк утырган игелекле бәндәләр, юмартланып китеп, картларның пенсиясен җиде процентка күтәреп ташлаган иделәр. Ленара Корысаз ветераннарына менә шушы куанычлы хәбәрне җиткерде, киләсе айның артымы кемнеке өч йөз, кемнеке аннан да күбрәк булачагын белдерде. Шатландылар мескеннәр, ничек шатланмасыннар инде. Өч йөз бит ул җәмгыятебездә артык үрчеп киткән сорыкортларга гына акча түгел, ә Корысаз картларына унбиш буханка икмәк алыр капитал.
Ленара, картларның күңелен күреп беткәч, айлык гадәтенчә, әти-әнисенә хәл белергә сугылды. Сәүбән белән Сафураның уртанчы кызы ул, район үзәгендә яши, почтада эшли.
– Я, кызым, – диде Сафура, чынаякларга чәй ясый-ясый. – Эшең ипле барамы, тормышыгыз иминме?
Әтисе бу әңгәмәне шаян сукмакка борырга уйлады:
– Аныкы ничек ипле бармасын. Токчай тутырып акча ташый…
– Токчай буш инде, – диде кыз, өстәлдәге затлы ризыклардан авыз итүеннән туктап. – Таратып бетердем картларыгызга. Әле йөз сиксән биш мең тараттым, киләсе айда, пенсияләр җиде процентка арта, йөз туксан сигез мең чамасы булачак...
– Унөч мең, – диде әти кеше, казыга майланган бармакларын ялый-ялый. – Анысы да акча...
Сәүдәгәрнең кызы озак утырмады, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә сылтанып, юлында булды. Ә Сәүбән фикерен дәвам итте.
– Унөч мең, әнисе!..
– Шуннан, әтисе, – диде хуҗабикә, чәй урынын җыештыра-җыештыра.
– Утырган да шуган, – дип әйтсәм үпкәләрсең инде. Син бит минем кече предприятиемнең коммерческий директоры. Әйт әле, узган айда авылыбызның карт-корысы кибетебездә күпме акча калдырды?
– Һи, әтисе. Күпме калдырды дип, аларның бит район үзәгенә генә түгел, күрше авыл кибетенә барырга да хәлләре юк. Тапкан-таянганнары безгә керә инде, – диде бичәкәй, мендәр астыннан амбар кенәгәсе тартып чыгарып. – Менә: биш йөз дә алтмыш буханка икмәк сатканбыз. Өч йөз килограмм он. Илле алты килограмм ярма. Ике йөз илле килограмм шикәр. Алтмыш тугыз кап чәй, калган вак-төяге – барысы җитмеш алты меңлек товар...
– Сизәсеңме, әнисе, – диде сәүдәгәр хәйләкәр елмаеп, – бу айда төшемебез унөч меңгә артыграк булырга тиеш...
– Кайдан артсын инде ул? – диде Сафурасы, йөзенә хафалану хисе чыгарып. – Авылда халык артмый ич? Узган айда Хәләф картны җирләдек, өченче көн генә Сәхипьямал карчыкны куйдык...
– Халык артмаса, акча арта, – диде хуҗа, йөзенә усал төс чыгарып. – Ул акча читләр кесәсенә барып чумарга тиеш түгел. Менә монда калырга тиеш! Утыр да, бар азык-төлеккә, тормыш кирәк-ярагына хак арттырып чык. Әйтик, икмәккә бишәр тәңкә өстибез, менә сиңа ике мең сигез йөз! Онның килограммына – унарны, монысы өч мең дигән сүз. Корылык елында, бар дөньяда мировой кризис хакимлек иткән чорда, азык-төлекне элекке хак белән сатып яталмыйбыз инде ич без! Ярмалар хакын икеләтә арттыр – бер мең алты йөз сиксән сум өстәмә. Шикәргә унбиш тәңкә өстә – барыбер алачаклар, шикәрсез чәй эчәрләр дә иде, көмешкәсез авылда тормыш юк. Табышы өч мең җиде йөз илле сум тәшкил итәчәк. – Сәүбән калькулятор төймәләренә баскалап маташкан бичәсенә мыскыллы караш ташлады, тәрәзәдән төшкән кояш яктысында кояштай ялтыраган пеләшенә чәпәп алды. – Ярар, ул келтифуның белән изаланып утырма. Менә бу калькулятор тизрәк һәм төгәлрәк эшли: унбер мең ике йөз утыз сум җыелды. Җитмәгән бер мең җиде йөз җитмеш тәңкәсен калган вак-төяккә өстәп җиткерерсең.
– Ярар, әтисе, ярар, – диде бичә, амбар кенәгәсе белән калькуляторын караватка ташлап. – Җиткерермен, Аллаһы боерса.
– Тик кара аны, арттырып җибәрмә. Балансың төгәл чыксын. Без бит синең белән кан эчүче иксплататор түгел, намуслы сәүдәгәрләр...
 

Закир ӘКБӘРОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» № 2, 2021 ел

 

Комментарийлар