Авылым мәзәкләре
Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылы фольклорыннан.
Җәяү йөрсәң, шулай да була
Укытучы Айрат турында авылдашлары: «Ул бит патша җәяү йөри торган җиргә дә машина белән генә бара», – диләр. Бервакыт Айрат, машинасын район үзәгендә ремонтта калдыра да авылга кайтыр өчен олы юлга чыгып баса. Күп тә үтми яныннан бер машина үтеп китә. Айрат аптырашта: машинада Күгәрчен кешеләре иде бугай бит.
Шунда ук башка бер машина килеп туктый һәм алып та китә моны. Бу кеше әйтә: «Нигә утыртмады икән тегеләр?» Айрат әйтә: «Үзем дә аңламадым. Авылдашлар югыйсә, рульдәгесе минем укучы әле җитмәсә». «Бу ни дигән сүз! Моны болай калдырырга ярамый!» Бар ачуына газга баса бу һәм куып та китә. Куып җитеп юлларын кисә дә туктата.
– Син нәрсә, маңка малай! Укытучыңны танымаска! – ди машинадан чыккан егеткә. Егетнең әтисе Нургата да килеп чыга, Айрат та чыгып баса.
– Айрат абый? – ди егет. – Әйттем мин әтигә, Айрат абый түгелме, дип. Әти әйтә, кит, Айрат абыйның кайчан җәяү йөргәне бар, ди.
Көлешә-көлешә Айратны утырталар да, кайтып китәләр Күгәрченгә.
Бозау хакы
Агроном иген басуына кергән малларны куып алып китеп, совхоз үзәге Мәксүткә илтеп япкан. Якиев Радикның да ике бозавы эләккән. Аңа хәбәр итәләр: штраф биш мең сум. Нишләргә? Ике бозау өчен ун мең була. Сатып алганнан да кыйммәткә төшмиме? Ярар, бер бозауны булса да алырга кирәк инде, дип, китә бу. Барса – ике бозау өчен биш мең сум икән. Шулкадәр куанган Радик, авылга кайткач: «Бер бозау бушка килгән кебек булды да куйды әй», – дип, кош тоткандай сөйләп йөргән, ди.
Танкка каршы
Ишбулды абый сөйли торган күпсанлы мәзәкләрнең берсе:
– Окопта ятам. Бервакыт немец танклары килә. Граната юк, ничек туктатырга боларны? Бер танк инде минем өстән үтеп бара. Кардан валына ябыштым тегенең, танк шып туктады. Үкерә бу, артка-алга талпынып карый, урыныннан кузгала алмый, нык тотканмын. Бервакыт танкның люгы ачылып китте дә, немец офицеры башын чыгарып: «Ишбулды, отпусти кардан!» – дип кычкыра.
Үз юлы
Батыршин Урал абый «Белорус» тракторы белән урманга китеп бара. Бәла шунда – күзләр тонык. Беренче Дәүләткол авылы янында кечкенә инеш аркылы чыгарга. Аның тар гына күпере икәү булып күренә моңа. Кайсысыннан үтәргә? Уң яктагысы яңарак күренә...
Шайтан алгыры! Сазлык бит бу!..
Ат белән урманнан кайтып баручы кеше аркылы әйтеп җибәреп, укытучы Моратов Кәрим мәктәп тракторы белән килә. Тартып чыгара моны. Әйтә:
– Урал абый, ничек монда килеп кердең соң син, менә бит ике генә адымда күпер.
Урал абый, чайкала биреп Кәрим янына килә дә, аның җилкәсенә кулын салып:
– Энем, һәркемнең үз юлы була ул, – ди.
Кәрим аны, урманда болай йөри алмассың, дип, кире борылырга күнектерә. Кузгалып та китә теге, шул ук чокырга тагын барып чума.
Марс ЯҺУДИН
Фото: vk.com
«Мәйдан» №2, 2022 ел.
Комментарийлар