Әбес бабай
«Авылым мәзәкләре».
Әбес бабай үзе бер дөнья иде. Шаяртып хәбәр сөйләргә, кешене төп башына утыртырга ярата иде ул. Шикләнебрәк карап торганыңны сизсә: «Ышанмасаң, әнә, җиңгәңнән кереп сора», – дип җибәрә әле өстәвенә.
Бервакыт шул бабай үзенең урам як эскәмиясендә утыра икән. Янына күршесе Ниязбәк килә. Хәл-әхвәл белешеп, тегесе-монысы турында сөйләшеп утыра болар. Шуннан Ниязбәк: «Әбеснә абзый, йә, бер нык кына итеп алда әле мине», – ди. Әбес бабай бераз эндәшми утырганнан соң әйтә бит: «Әй, Ниязбәк, миндә алдау кайгысы юк әле. Менә әле генә казларны суга төшергән идем, карасам, сузылып яткан бер бозау күзгә чалынды. Янына барсам, малкай бахыр үлеп ята. Менә шуңа, үз малын карап та алмаган хуҗасына җаным көеп утырам». Тамгасы шундый-шундый, дип әйтеп бирә. Ниязбәк тыңлап утыра: тамга бит аның тамгасына туры килә, ә бозау кичтән кайтмаган була. Ниязбәк әйтә: «Ярый, Әбеснә абый, мин кайтыйм әле», – ди. «Ник ул чаклы кабаланасың, утыр азрак», – ди Әбес бабай.
Ниязбәк кайта да тиз генә бакчасы буйлап елгага төшә. Карамаган җире калмый, ә бозау юк. Шунда тегенең исенә төшә «Әбеснә абзый, бер нык кына алда әле» дигәне. Үзе дә көлеп җибәрә: «Вәт, Ниязбәк, Әбес карт сине алдады соң алдады», – ди. Ә «үлеп яткан» бозау кичен акыра-акыра сөт эчәргә кайтып керә.
Марс ЯҺУДИН
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jeswin
«Мәйдан» № 12, 2021 ел
Комментарийлар