А-ля-Шэр туны
Яшьләрне үлеп яратам мин.
Чалбар кигән кыз-кыркыннан, биленә кадәр сакал үстергән егет-җиләннән көлеп йөрүче катып калган ата-аналарны җенем сөйми. Үзем менә дигән модный, современный кыз белән малай үстерәм. Икесе дә урта белемле. Малаем былтыр бетерде унны, ә кызым – быел. «Дүртле»-«бишле»ләре булмаса да, өчлегә ерып чыктылар. Анысына да рәхмәт. Мәктәпләрдәге ул яңа программаларга бала-чаганың түгел, минем үземнең дә теш үтми әле. Унны тәмамлагач, балаларымны кайбер рәхимсез ата-аналар кебек завод-фабрикага да кумадым. Вуз дип тә котырынмадым. Ун ел буе газапланып, арып-талып белем алганнар икән, инде бер-ике ел ял итсеннәр, киләчәккә көч тупласыннар. Үзем эшләп торам, хатын эшләп тора, хөкүмәткә рәхмәт, каерып акчасын алабыз, рәхәтләнеп ныгысын балаларыбыз.
Көннәр буе өйдә утырып ялыкмасыннар, күңелсезләнмәсеннәр дип, унбиш төрле мода журналы яздырдык үзләренә, ике көн саен бер журнал килеп кенә тора. Теләкләренә каршы төшкән юк, нәрсә телиләр, шуны кияләр, кая телиләр, шунда баралар, кайчан телиләр, шунда өйгә кайталар. Төнге бердә дә, икедә дә, өчтә дә. Кайберәүләрнең балалары кебек көне-төне йокы симертмиләр, йөрсеннәр, яшь чаклары, безнең кебек картаеп буыннары каткач та өлгерерләр әле йокларга.
Ә без үзебез хатын белән шул балаларга куанып яшибез инде. Заман дип алай бик алга да чапмыйбыз, заманасыннан бик алай артка да каласы килми. Эштән бушаган арада китаплар да укыштырабыз. Икебез дә бәләкәйдән үк Тукайның «Шүрәле»сенә гашыйкбыз. Бала чакларны, авылны, туган-үскән урман-кырларны искә төшерә, рәхәт хатирәләр дөньясына алып китә шул шигырь. Әле менә «Шүрәле»нең яна басмасы чыккан икән, китап кибетендә күрү белән сатып алып кайттым. Тышына зур итеп шүрәле рәсеме төшереп куйганнар, эчендә дә матур-матур рәсемнәр. Хатын белән бергәләп укып чыктык, рәсемнәрен карап ләззәтләндек. Ул да булмады, шау-гөр килеп балалар кинодан кайтып керде. Кызым чалбарын сала алмыйча зарланып алды – балагы тар, ботына сыймый. Малай көзге каршына килеп басты да утыз-кырык бөртек кенә булса да беләк буе үстергән сакалын сыпыра-сыпыра кара кайгыга батты – сөйгән кызы Мэри-шадэ (Мөршидә дигәне) муенына аскан медальонына салыр өчен малай сакалының өч бөртек йонын йолкып алган, кадерләп үстергән сакалны сирәгәйткән. Кызыйның хоббие шул икән, йөргән егетләренең сакал йонын медальонына җыя.
И, балалар, балалар, безнең дә бит сабый чакта сезнең кебек юктан гына зар елаган вакытлар бар иде. Чабата киндерәсе өзелсә дә, утын ярганда балта сабы сынса да зарлана идек. Һәр заманның үз мәшәкате, үз зары шул.
Чишенеп ташладылар да бүген килгән мода журналларына ябырылдылар. Әнкәләре белән без, балаларга комачауламас өчен, кухняга чыгып чәй әзерли башладык. Үзебез чәй әзерлибез, үзебез шыпырт кына тегеләр сөйләшкәнгә колак салабыз. Чаштыр-чоштыр журнал актардылар да кинәт туктап калдылар. Бераз тын гына торганнан соң малай нәрсәгәдер сокланып:
– Вот это да-а-а! – дип сузды. – Смотри, Фрейд-а (кызым Фәридәне иптәшләре шулай дип йөртәләр), вот это шуба!
– Ой, Браун (монысы улым Борһан була инде), это же натуральный мех! – дип чәрелдәде кызым. – Это макси-шуба, с ног до головы! Без пуговиц, вот это шуба!
Бетте баш! Яңа килгән журналдан тун модасы күреп алдылар болар. Җитмәсә, натураль мех ди бит әле. Хәзер үк тун сорап җанга тия башлаячаклар, биш-алты йөз сумсыз котылырга уйлама да. Ул да булмады, сөекле Браунымның тавышы ишетелде:
– Атькай, киль але.
Олы якка чыксам, кызым белән улым өстәл өстендәге «Шүрәле» китабының тышына карап катканнар. Икесенең дә күзләрендә очкыннар ялтырый. Мин керүгә улым тезеп тә китте:
– Атькай, бу дядя Тукай шундый шуба киеп йөргәнме? Дядя Тукай бик модный поэт булган, да? Уже ул заманда ук булган безнең мода, да? Дядя Тукайны шушындый шуба киеп йөргәнгә, оригинально киенгәнгә яратмаганнар, да? Атькай, джаным, мин дә хочу шундый шуба кияргә.
Кызым да абыйсыннан калышмаска теләп:
– Мин тоже хочу шундый шуба, минга да купи! – дип, муеныма килеп асылындылар.
Мин кинәт көлеп җибәрдем:
– Һай, балакайларым, һай, сабыйларым, һай, гөнаһсызларым! Нинди шуба булсын ди бу! Бу бит Шүрәле, Тукай абыегыз язган пәри, җен...
Улым кинәт уйга калды.
– Как это джин? – диде ул аннары. – Джин – эчемлек, мин аны белям. Ә бу шуба, тун! Тун а-ля Шэр, да? То есть, Шэр-а-ля.
– Шэр-а-ля түгел, Шүрәле, – дип төзәттем мин.
Кызым беравык Шүрәленең койрыгына карап торды да:
– А что это за пояс? – дип сорады.
– Пояс түгел ул, кызым, койрык ул.
– А нәрсә ул курик?
– Сыерда, ишәктә була торган бер әгъза, хвост.
Улым койрыкка кул гына селтәде:
– Курик не надо, я хочу шубу без курика. Курик утырырга мешать итәр.
Шуннан соң мин балаларга Шүрәленең бернинди дә мода түгеллеген, аның әкияти бер персонаж, әдәби әсәр персонажы икәнлеген аңлаттым. Башсыз түгелләр бит, аңладылар. Шундый кызыклы образ сурәтләгән өчен Тукайга сокландылар. Ләкин аларның күңелендә бер генә нәрсә үзгәрешсез калды – ул да булса, А-ля-Шэр тибындагы тун киясе килү теләге. Мин аларның бу теләген берничек тә үзгәртә алмадым. Нишлисең, газиз балаларымның теләгенә каршы төшеп булмый, мең җәфа белән кәҗә тиресе табып (кәҗә тиресенең йоннары шүрәленеке кебек эленке-салынкы тора), икесенә дә пардан тире чалбар һәм изүләре молния белән каптырмалы тире тужуркалар тектердем. Балаларымның дус-ишләре, бу киемнәрне күреп, көнләшүдән шартлый яздылар. Барысы да ата-аналарыннан шундый тун дауладылар. Озакламый шәһәрдә һәр өч кешенең берсе кәҗә тиресеннән теккән чалбар һәм тужурка киеп йөри башласа, гаҗәпләнмәгез: бу – минем сөекле балаларым уйлап тапкан А-ля-Шэр тибындагы тун булыр.
Гәрәй РӘХИМ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар